Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яңа ел, бәйрәм дибез инде, көтәбез, ә ул күз йомганчы уза да китә

Бишнә авылы мәдәният йортында Яңа ел бәйрәмнәре бик күңелле узды.

30 декабрь көнне бал-маскарад, лотерея концерт номерлары, уеннар белән үрелеп барса, 31 көнне инде рәхәтләнеп биедек, дискотека оештырдык. Ә менә беренче гыйнвар, авылыбыздагы физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны да игътибарсыз калдырмыйча, аларны да котлап чыктык. Каникуллар вакытында да балалар өчен бик күп мавыктыргыч чаралар оештырылды. Менә шулай шау-гөр килеп яңа ел бәйрәмнәре узып та китте. Имин булсын елларыбыз, Яңа ел бары иминлек, тынычлык алып килсен, - ди Бишнә мәдәният йорты җитәкчесе Илфат Сабиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев