Җиңү көне алдыннан Мулла Иле мәдәният йорты хезмәткәрләре «Георгий лентасы» акциясенә кушылды
Акциянең максаты — Җиңү бәйрәме символын авылдашларга бүләк итү.
Георгий лентасы – сугыш кырларында башларын салган солдатларны хәтергә алу, безгә тыныч тормыш бүләк иткән ветераннарыбызны хөрмәтләү билгесе. Бу көнне кулларына Георгий лентасы алган һәрбер кеше үзләренең сугышта катнашкан бабаларын, әтиләрен туганнарын, якыннарын искә алганнардыр дип уйлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев