Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Һөнәре шундый: хата ясарга хакы юк…

Сапер – бик кирәкле хәрби һөнәр.

Ул шартлаткыч җайланмаларны урнаштыру һәм зарарсызландыру кебек бурычларны үти.Эшендәге куркыныч башка сапер яшергән миналарны табуга бәйле. Нәкъ менә шул сәбәптән, ул бер тапкыр да ялгыша алмый. Кечкенә генә төгәлсезлек тә үлемгә китерергә мөмкин.

Украинадагы махсус хәрби операциядә Яшел Үзән районыннан якташларыбыз актив катнаша. Араларында үз теләкләре белән дә, йөрәк кушуы буенча китүчеләре дә, мобилизацияләнүчеләр дә бар. Көн саен алар үлем белән очрашканда, безнең дә күңелләр тыныч түгел. Аларга битараф булмаган кешеләр җыйнаган гуманитар ярдәм озатылып тора, әлбәттә, әмма җылы сүз дә бик кирәк. Яңа елны каршылаганда да ил-көнебезгә иминлек, ир-егетләрнең җиңү яулап исән-сау әйләнеп кайтуларын теләмес калучы булмагандыр.

Бу көннәрдә редакция­дә мобилизация буенча хезмәт итүче Альфред Ганиев булып китте.

 Ул тумышы белән Акъегет авылыннан. Шунда үскән һәм укыган. 2010 елда хатынының туган ягы Биектауга күченгәннәр. Әти-әнисе – Әлфия һәм Госман Ганиевлар Акъегеттә яши. Махсус хәрби операция­гә киткәнче бер предприятиедә электропогрузчикта булып эшли ул. Үзенең беренче чиратта алыначагын Президент Указга кул кую белән аңлый. Чөнки белгечлеге буенча сапер.

– Саперлар белән медиклар анда бик нык таләп ителә, – ди Альфред. – Армиядә танклар гаскәренең саперлар взводында хезмәт иттем. Махсус хәрби операциягә, әти-әниләрне борчымас өчен, өйрәнергә генә киттем дидем.

Аларны башта Казанда өйрәтәләр. Файдасы тидеме, дип сорыйм.

Булды, әлбәттә! Күптән хезмәт иткән бит инде, онытылган, – ди Альфред (аңа 38 яшь). – Бер айдан соң безне поездга утыртып җибәрделәр, кая барасыбызны башта белмәдек. Сватово юнәлеше буенча урнаш­тык. Беренче көннәрдә билгесезлек куркытты. Аннан күнегәсең. Җир астында яшәячәксез, диделәр. Ә җир казылмаган. Материаллар китерделәр, казыдык. Анда һава торышы бик үзгәрүчән, дымлы. Окопта башта 23 кеше яшәдек, аннан соң тагын 4 блиндаж ясалды. Казаннан китүчеләр барыбыз да бергә, бер гаилә кебек, шуңа күрә Аллаһ сакласын, югалтулар булса, кичерүе бик авыр була. Үлем-китемнәр бер елга кадәр аз булды. Хәзер дөньялар үзгәрде, тегендә-монда йөртәләр. Беренче көннән «кызыл зонада» без. 10 көннән 10 көнгә алгы сызыкта булырга туры килә.

Дошман белән Альфред үзе күзгә-күз очрашмаса да, аларның калдырган «иҗат җимешләрен» көн саен «татырга» туры килә.

Сапер ул экстремаль шартларда эшли, аңа бер тапкыр да ялгышырга ярамый. Моннан тыш, яхшы хәтер – бу һөнәрнең нигезе. Чөнки ул булмаса, детонаторларны зарарсызландыру өчен кирәкле булган мәгълүматны истә калдыру мөмкин түгел. Кулларның ныклыгы – тагын бер мөһим сыйфат. Монда, хирург кебек үк, теләсә нинди дөрес булмаган хәрәкәт үлемгә китерергә мөмкин. Аналитик акыл. Еш кына саперга проблеманы хәл итү юлларын үзенә эзләргә кирәк.

Көтелмәгән моментлар гел чыгып тора. Альфредның үзенә дә берничә тапкыр «растяжкага» ( бауга яисә чыбыкка беркетелгән граната яисә шартлаткыч. Аны, гадәттә, аяк астына куялар) эләгү куркынычы булган. Нацистларның шартлаткыч «лепестокларны» да еш куллануы билгеле. Андый яфракларга ялгыш бастыңмы, беттең дигән сүз. Кыскасы, саперга сугыш кырында эш җитәрлек. Тылсымлы таяк – мино-эзләгеч аның эш коралы. Минаны табу белән эш бетми әле, аны юкка чыгара да белергә кирәк.

Аларның урнашкан урыны Сватоводан берничә чакрым ераклык­та. Әмма бу шәһәрне дә, авылларны да ВСУ тынычлыкта тотмый, өстәвенә, якын-тирә кыр­лар мина белән шып­лап тулган. Шуңа карамастан, хәзер кире әйләнеп кайтучы халык күбәйгән, балалар укыр­га йөри. Өч кенә кеше яшәгән авыллар да бар. Альфред сөйләвенчә, җирле халыкның карашы нинди булуга карамастан, аларга ярдәм күрсәтергә тырышалар. Шуңа күрә алар: «Сез китсәгез, без нишләрбез?» – дип борчылалар. Снаряд шартлауларына күнеккән балаларга күчтәчәнәчләр дә өләшәләр. Сугыштан соң бу урыннарны миналардан азат итү өчен ун еллап вакыт кирәк булачак әле, ди Альфред. Алар килгәндә, көз көне басуларда арыш-бодай, көнбагыш урылмаган булган. Алар хәзер дә эшкәртелмәгән.

Татарстаннан аларга гуманитар ярдәмне даими китерәләр, моңа солдатларның рәхмәте чиксез, әмма атап әйбер сораганнары булмаган. Кирәк-яракны кибетләрдән үзләре барып алып кайта. Хәзер окопларны «буржуйкалар» белән җылыталар. Кичтән ягып җылытсалар, шул иртәнгә кадәр җитә. Көнкүреш мәсьәләләрен мөмкинлекләреннән чыгып хәл итәләр. Ә миналар куярга теләсә-кайсы вакытта, әйтик, атышлар барганда, чыгарга ярамый. Шуңа күрә тыныч сәгатьләрдә, бигрәк тә таң белән эшкә тотыналар.

Альфред Ганиев ялга кайтуы турында гаиләсе белән шатлыгын уртаклашуга ук, балалары аны көтә дә башлаган. Әмма улы түзми, төн урталарында: «Әти кайткач уятыгыз!» – дип, йоклап киткән. 8 гыйнварда таң белән кайтып төшә әтиләре. Сагыналар (кызы – 7нчедә, улы 5нче сыйныфта укый) әтиләрен, бик сагыналар. Аңлыйлар да. Әмма аларның үскәнен күрми калу да сугышчы атаның йөрәген әрнетә. Хәзер менә кире китәргә, Аллаһ Тәгаләдән көн саен улларының исәнлеген сораган әти-әниләрен тынычландырырга һәм тагын саубуллашырга кирәк булачак.

Рядовой Альфред Ганиев куелган бурычын үтәргә, җиңү белән исән-имин әйләнеп кайтырга сүз бирә. Күрешергә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев