Һәр кеше укылмаган китап кебек (Рабит Батулла)
Үҗәт, тырыш, максатчан, шул ук вакытта сабыр, ягымлы...
Фикер сөреше дә башкача, планнары да бар. Үзе турында сөйләргә дә, башкаларга бәя бирергә дә курыкмый. Сүзем Миңниса Фәсхетдинова турында. Ул Яңа Чишмә районының Чаллы Башы авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә.
Мәктәп елларымның күпчелеге Саба районы Килдебәк авылында узды. Ул мәктәпне хәзер дә сагынып искә алам. Бүгенге көндә без укыган бинаны сүтеп, яңа күп профильле, бассейнлы мәктәп төзегәннәр. Авылга кайткач, кызыгып карап китәм. Тик хикмәт мәктәпнең яңа булуында түгел, ә анда эшләүче укытучыларда икән бит!
Узган еллар аша хәзер дә зур хөрмәт белән укытучыларымны: Фәрит абый, Мөкәррәмә апа, Сания апа, Абдулла абыйларны искә алам. Искиткеч укытучылар укыткан икән бит безне! – дип хәтирәләрен яңарта Миңниса ханым.
Ә өлгергәнлек аттестатын яшь кыз Чистай районының Шахмай урта мәктәбендә ала. Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Югары уку йортыннан ул икътисадчы белгечлеге алып чыга. 1978 елда Әмир Фәсхетдинов белән тормыш корып җибәрәләр. Яшь гаилә Васильево бистәсендә яши башлый. Хезмәт эшчәнлеген дә Васильево ит комбинатында хисапчы булып башлый. Аннары пыяла заводында, соңрак кассир булып хезмәт итә. Ә 1981 елда Фәсхетдиновлар Түбән Урысбага авылына күченеп кайта. Миңниса Нәҗип кызы 17 ел Тукай исемендәге колхозда икътисадчы булып эшли. Бер-бер артлы балалар дөньяга килә. Ә инде соңгы игезәк кызлары тугач, аның тормыш юлы 180 градуска борыла.
Ни хикмәттер, мәктәп директоры Миңниса ханымны китапханәгә эшкә чакыра һәм ул берсүзсез ризалаша. Читтән торып педагогия көллиятен тәмамлап, технология укытучысы булып эшли. Билгеле, баштарак икътисадчы эшен ташлап, ялгышмадыммы икән, дигән сораулар да борчый. Ләкин бик тиз дөрес юлда икәнлеген аңлый һәм баштанаяк мәктәп дөньясына чума. 10нчы сыйныфның җитәкчесе декрет ялына киткәч, аның урынына билгелиләр. Бу сыйныф укучылары аны бик тиз кабул итә. Күп экскурсияләр оештырыла, Казанның бөтен театрларына йөреп чыгалар, күп кенә музейларда булалар. Сыйныф соңга таба бер йодрык булып берләшә.
«Укучыларым әле дә үземне хөрмәт итеп, хәл белешеп тора», – диеп горурлана язмам герое.
Мәктәптә эшләгән елларда соңгы 5 ел тарих дәресләрен дә алып барырга туры килә аңа. Туган як тарихын өйрәнеп, соңыннан укучылар белән бик күп тарихи урыннарны барлый: экскурсия белән Зөя утравында, Казанның бик күп тарихи урыннарында, Болгар музей-тыюлыгында булалар. Шул эзләнүләрнең нәтиҗәсендә шактый гына иҗади эшләр хәзерләп, төрле иҗади бәйгеләрдә дә катнашалар.
– Төрле категорияләр биргәндә, аттестация уздырганда ниндидер критерийлар буенча укытучыны бәяләргә тырышсалар да, аның хезмәтен бәяләү өчен үлчәү берәмлеге әлегә уйлап табылмаган. Биш баланың әнисе һәм үзем шул хезмәтне яратып эшләүче буларак та курыкмыйча әйтә алам: УКЫТУЧЫны бер яклап кына, бер төрле үлчәм белән үлчәү, бәяләү дөрес түгел! Әгәр син эшеңне яратып эшләсәң, иң мөһиме балаларны тигез күрсәң, укучыларың сине искә төшереп бәйрәмнәрдә котласа, очраганда туктап хәл сорашса, һаман да яратып «Апа!» дип эндәшсә, «өчкә», «дүрткә» укысалар да, тормышта үзләренең урыннарын табып, чын кеше булып калсалар – бу очракта укытучы мөгаен чын остаз буладыр. Тик бу саналып үткән билгеләр, очраклар да укытучыга бәя бирү өчен бик аздыр әле. Үземнең балаларым барысы да мәктәптә яратып укыды. Аларны кечкенәдән укытучыларны хөрмәт итәргә өйрәттем. Без өйдә беркайчан да: «Нинди билге алдың?» – дип түгел, ә «Нәрсә өйрәндегез?» – дип сорый идек.
Балалар һәрберсе үзләренең күңелләре яткан белгечлекләр алып, тормышта үз урыннарын табып көн күрә, шөкер. Ике балам минем кебек укытучы. Тагын бер кызым фән юлыннан китте: кандидатлык диссертациясен яклап, бүгенге көндә фән өлкәсендә эшен дәвам итә. Шөкер, авыл мәктәбендә укысалар да, балаларым берсе дә югалып калмады. Моның өчен үзем дә, балаларым да Түбән Урысбага мәктәбенең укытучыларына рәхмәтле, – диеп, фикерләрен җиткерә хәзер инде чал чәчле мөгаллимә.
Миңниса Фәсхетдинова – «Ана даны» медале иясе. Кызганыч, улы Айзат кына вакытыннан алда фаҗигале төстә вафат булды. Ләкин ул сынмады, сыгылмады, эче тулы бала хәсрәтен йотып, үзендә яшәргә көч тапты. Миңниса ханым бик күп кешеләр арасыннан үзенең мөлаемлеге һәм кешелекле булуы белән аерылып тора. Ул һаман да хәрәкәттә, тик торырга бер дә яратмый. Һаман матурлык эзләүдә: тегә, чигә, төрле чәчәкләр ясый, аш-суга оста, бик күп укый. Кулыннан килмәгән эше юк. Үзен дингә багышлап, белгәннәрен кешеләргә тарата, савап җыя. Шул ук вакытта оныкларын карарга да бик ярдәм итә. Ә мин исә, Миңниса Нәҗип кызын олы юбилее белән ихластан котлап, бары тик сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, балаларының, оныкларының рәхәтен күреп, уңышларына сөенеп, озын-озак гомер итүен теләп калам.
Әлфия Рухина,
Түбән Урысбага мәктәбенең профсоюз оешмасы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев