Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Гыйнвар хәвефле ай

Озакка сузылган яллар гадәттән тыш хәлләрсез генә узып китми.

 

Ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләрен тревога буенча чакыртулар берничә тапкыр­га арта.

Быел, алдагыларыннан аермалы буларак Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре өчен тынычрак узды. Әгәр былтыр беренче тугыз көндә янгын сагы бүлекчәләре 20 тапкыр чакырылса, быел – 11. Дүрт чакыруга «04»хезмәте белән бергә баралар. Газ исе килү турында өч хәбәр расланмый. Ә менә Бело-Безводноеда җылылык казаныннан мичкә тоташкан торбадан газ чыгып тору аркасында йорт хуҗасы һәм аның хатыны ис газыннан агуланып үлә.
 

Ел башыннан районда өч янгын чыга. Иң резонанслысы – Васильево бистәсендәгесе. Анда күп балалы гаилә йортсыз кала. Бәхеткә, анда кешеләр булмый. Сәбәбе – электр җиһазының төзексезлеге.
5 гыйнварда Әйшә авылында да янгын шул сәбәп белән чыга. Бу юлы торак йортны уттан саклап калалар, җәйге веранда гына яна. Хуҗалар сүзләренчә, ут майлы электр җылыткычыннан чыккан.


Соңгысы 8 гыйнварда – Яңа Төзелеш урамында. Монда шулай ук җылыту приборы – «буржуйка» дип аталган кулдан эшләнгән мич сәбәп була. Ут ялмап алган төзелеш вагоныннан кыйммәтле электр генераторын һәм электр пычкысын чыгарыр өчен кергән ир-ат тән пешүләре ала.


– Тулаем вәзгыятьне тотрыклы дип бәяләргә була, – дип шәрехли 8нче янгын-коткару отряды җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин. – 2022 елда 4 янгын теркәлсә, быел – 3. Кызганычка, һәлак булучылар узган елдагы кебек. Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны бүлекчәләре һәрдаим тәүлек буе хәрби әзерлектә тора. Әгәр дә кешеләр үзләре куркынычсызлык чараларын истә тотып, хуҗалыкларын күзәтеп торса, җаваплы һәм уяу булса, фаҗигаләр азрак булачак.


Янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре шәһәр һәм район халкын сак булырга чакыра. Электр чыбыклары, җылыту приборлары, мичләр – болар барысы да игътибар таләп итә! Кечкенә балаларны караучысыз калдырмагыз! Иминлек максатларында үз өегездә автоном янгын хәбәрчеләре куегыз, алар куркыныч турында сигнал бирәчәк.
Резидә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев