Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Гүзәллек өләшүче гүзәл

Мин – һөнәрем буенча китапханәче.

Кемнәр генә килми безнең китапханәгә. Нинди генә чаралар үтми бездә. Яшел Үзән районының Бузай авылы кызы белән дә язмыш мине шушы чараларның берсендә якыннан таныштырды.

Һәркемгә, эшендә уңышка ирешү өчен, дөньяга, кешеләргә карата уңай карашта булып, яхшы якларын күреп, аларны бәяли белү кирәктер. Һәр кылган гамәл-хезмәтең, беренче чиратта, башкаларга файда китерерлек булсын. Менә шул вакытта эшең дә гөрләп барачак, уңыш та китерәчәк. Яр Чаллы шәһәре үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә ике мөлаем ханымның шәхси күргәзмәләрен ачу тантанасы булды. Әлфия һәм Гүзәл өч дистәдән артык еллар дәвамында, берсен-берсе тулыландырып, шәһәребезнең «Энергетик» мәдәният сараенда рәссам бизәүче булып эшли.

ТАЛАНТЛЫ ЯКТАШЫМ


Талантлы кызларның берсе Гүзәл Әдиятуллина Яшел Үзән районының Бузай авылында туа. Әтисе Әнвәр Ярулла улы шул елларда Чабаксарда ике еллык югары партия мәктәбен тәмамлап кайта. Гаилә башлыгы булган ата кешегә туган авылын, эшен алыштырып, гаиләсе белән күрше Норлат авылына яшәргә күченергә туры килә. Ул елларда Гүзәлгә 3 яшь була. Әнвәр абый СМУда кранда да, тракторчы булып та, ә әнисе Фәридә Габделхак кызы совхозда, аннан ятимнәр йортында 30 ел дәвамында пешекче булып эшли. Әдиятуллиннар гаиләсендә ике бала үсә – Гүзәл һәм энесе Радик. Радик бүгенге көндә гаиләсе белән Яшел Үзәндә яши, ике бала үстерә. Фәридә апа да ире мәрхүм булганнан соң, улы янына якынрак булырга теләп, Яшел Үзәнгә күченә.


Гүзәл Норлат авылындагы балалар бакчасына йөри, аннан урта мәктәпнең беренче сыйныфына укырга керә. Ул үзенең беренче укытучысы Римма Салихованы бүген дә сагынып, яратып искә ала. Балалар бакчасына йөргәндә үк рәсем ясау белән мавыга, кулыннан пумала, буяуларын төшерми. Югары сыйныфларда укыганда мәктәп газетасы чыгару, төрле бәйрәмнәр уңаеннан открыткалар ясау белән шөгыльләнеп, мәктәп редколлегия әгъзасы булып тора. Дүртенче сыйныфтан алып Гүзәлнең сыйныф җитәкчесе Рәфисә Шәрип кызы була. Шул елларда, яңа гына югары уку йортын тәмамлап, мәктәпкә Роза Ягудина кайта. Яшь белгеч «Чайка» («Акчарлак») исемле әдәби түгәрәк оештырып җибәрә. Гүзәл дә бу түгәрәккә йөри. Биредә укучылар шигырьләрне эчтәлекле, матур башкарырга өйрәнә, әти-әниләр җыелышында, мәктәп укучылары алдында концертлар куя. Бу чараларның һәрберсендә сәхнә бизәлеше өчен укытучы белән берлектә Гүзәл җавап бирә һәм үзенә кушылган эшне тиешенчә башкарып та чыга. Чыгышларның уңышлы үтүендә Гүзәлнең дә өлеше зурдан була.
Рәсем сәнгатенә мәхәббәт әтиемнән күчкән булса кирәк,ди Гүзәл. – Хәзер дә хәтеремдә, әтинең солдат хезмәтеннән алып кайткан фотоальбомы үз куллары белән бик матур итеп эшләнгән иде. Әтием рәсемне ачык, якты төсләр белән ясый иде. Әтинең шулай ук, агачтан уеп, фоторамкалар ясаганын хәтерлим әле, диеп искә ала ул.


Мәктәп елларында аның иң яраткан дәресләреннән беренчесе рәсем дәресе булса, икенчедән, ул химия, математика, алгебра, геометрия кебек төгәл фәннәрне ярата. Алар аңа бик җиңел бирелә. Алгебра дәресе укытучысы Клара Юныс кызының: «Әдиятуллина, мин контроль эшне синең үзеңә шәхси эшләтәм», – дигәнен әле дә хәтерли Гүзәл. Чөнки ул контроль эшен башта үз төркеме өчен эшләп, дәфтәрен ачып, уң ягына алып куя, ә аннары икенче төркем эшен башкара. Барлык укучылар аңардан күчерә, барысында да бертөрле хата була. Укытучы апа эшне бик тиз аңлап ала. Һәм, искәртеп куйганча, Гүзәлнең үзенә генә аерым контроль эш башкарырга да туры килә. Кыз Норлат урта мәктәбен «4»ле, «5»ле билгеләренә «ударник» булып тәмамлый. Аның теләге – рәсем укытучысы булу.

Хыялын тормышка ашырырга теләп, ул Пермь шәһәре педагогия көллиятенең сәнгать факультетына укырга керергә китә. Ни өчен Пермь шәһәре, дигән сорауга, Гүзәл: «Бу шәһәрдә әтиемнең апасы яши иде», дип җавап бирә.

Ләкин ул елны әлеге факультетка килүчеләр саны күп булганлыктан, гади авыл кызына укырга керергә насыйп булмый. Ул төшенкелеккә бирелми генә, Норлатка әйләнеп кайта. Авылдагы ятим балалар йортында тәрбияче ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Рәсем ясау сәләте монда да үзенең кирәклеген сиздерә. Балалар йортының директоры Антонина

Афанасьевна Гүзәлнең үз төркемен ничек итеп бизәгәнен күзәтеп йөри. Ул аңардан балалар йортының рәссамы Витяга булышуын сорый. Витя үзе дә шул балалар йортында тәрбияләнгән егет була. Кыз рәхәтләнеп риза була, алар бергәләп бинаның тышкы ягына матур итеп рәсемнәр төшерәләр.

КАЛӘМ КӨЧЕН ЮГАЛТМЫЙ...


Бер ел балалар йортында эшләгәннән соң, Гүзәл яңадан үзенең бәхетен сынап карарга тели. Бу юлы укытучысы Рәфисә Шәрип кызы тәкъдиме белән Чаллы педагогия институтының сәнгать факультетына укырга керергә документлар тапшыра. 1984 елда аңа бәхет елмая. Тулай торакта яшәп, рәсем сәнгатенең барлык серләренә төшенеп, биш ел уку вакыты үтеп тә китә. Югары белемле яшь белгеч үзенең хезмәт юлын Чаллы шәһәренең 6нчы гомум белем бирү мәктәбендә рәсем укытучысы буларак башлап җибәрә. 1988 елда Чаллының «Рябинушка» бистәсендә яшәп, озак еллар ДОМКОР төзүчеләр оешмасында эшләүче керәшен егете Сергей Колчеринга кияүгә чыга. Гүзәл бәхетле хатын, аның янәшәсендә яраткан кешесе, тормыш юлыннан бергә атлаучы ышанычлы ире бар. Тырыш, һәрвакыт үз иңен куючы беренче тәнкыйтьчесе янәшәдә булу аны сөендерә. Хатын-кызның бәхете, әлбәттә, гаилә бөтенлегендә, балаларда. Аларның кызлары Әнисә бүгенге көндә инде үзе дә ике бала анасы. Ул – әнисе эшен дәвам итүче, рәсем сәнгатенә гашыйк кыз. Нәкъ әнисе кебек Педагогия институтының сәнгать факультетын тәмамлаган. Бүгенге көндә ирекле рәссам, танылган язучыларның китапларын бизәү эше белән дә шөгыльләнә. Гүзәл кызы өчен сөенеп: «Киявебез Айгиз үзебезгә охшап, уңган, тырыш булып чыкты. Ул агачтан уеп ясаган урындыклар, төрледән-төрле такталар күз явын алырлык матурлар», – дип, соклану хисләре кичереп сөйли. Гүзәл Колчерина инде менә өч дистәдән артык Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда баш рәссам вазифасында.


Мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренең эше бик үзенчәлекле, кызыклы, ул кешеләр тормышындагы зур вакыйгалар белән бәйләнгән. Монда шәһәр, рес публикакүләм төрледән-төрле чаралар: бәби туе, никахлашу, юбилейлар... Санап китсәң, алар бихисап, шуларга өстәп, хәтта матәм туйлары да биредә уза. Ә һәрбер чара үтәчәк залны тиешле итеп, темасына туры китереп бизәү баш рәссамның төп вазифасы да инде. Гүзәл акварель буяу һәм декоратив сәнгать техникасында эшли, үз эшен бик яратып башкара, шулай булмаса мәдәният өлкәсендә 30 ел хезмәт куя алмас иде. Мәдәният сараеның зәвыклы бизәлеше ишек төбеннән бинага аяк басу белән үк сизелеп тора. Бу аның үз эшенең остасы булуын тагын бер кат дәлилли.


Гүзәл Әнвәр кызының тырыш хезмә тен күреп, җитәкчеләр дә тиеш ле бәяләрен бирә. Ул шәһәркүләм, Бөтенроссия, Бөтендөнья, халыкара бәй ге ләрдә үз сәнгать бизәкләре белән катнашып җиңүче була. 2009 елда «Ел рәссаме» номинациясендә җиңү яулый. 2011 елда Чаллы шәһәре мэрының премиясе белән бүләкләнә. Татарстан Республикасының «Мәдәният тәге уңышлары өчен» дигән күкрәк билгесенә лаек була. Гүзәл Колчерина 2021 елдан «Татарстан Респуб ликасының рәссамнәр берлеге әгъзасы» дигән дәрәҗәле исемне йөртә.


Гүзәл һәр эшләгән гамәленә игътибарлы, үз-үзенә тәнкыйть күзлеген нән карап эшли. Ул, ирешелгән уңыш ларына яңаларын өстәп, үткән һәрбер чарада үзенең каләм көчен югалтмый эшләвен дәвам итә.
Үземнең якташымның яшьтән сайлаган һөнәренә хыянәт итми, үз алдына куйган максатына ирешү өчен, гел эзләнеп алга баруы миндә горурлык хисләре уята. Киләчәктә дә шулай сәламәт булып эшләргә, иҗат итәргә насыйп булсын.


Роза Гыйззәтуллина-Хәмидуллина.
Яшел Үзән – Яр Чаллы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев