Гомерем буе көттем, кайтмады
Карагуҗа авылында яшәүче Рабига апа Хәбибуллина белән дөнья хәлләрен, үткән яшьлек елларын, гөрләп эшләгән чакларын искә алып, бер рәхәт итеп утырдык әле.
Яратабыз да инде күпне кичергән ак яулыклы әбиләребез белән сөйләшергә. Алар чын, ихлас, самими. Тормышның әчесен-төчесен татысалар да, зарлана белмиләр, ә бар тормышларына шөкер итеп, башкаларга да үрнәк күрсәтеп яши бирәләр.
Без килгән көнне дә, җәйнең кадерен белеп калыйк әле дип, мунча себеркесе бәйләп утыруы иде. Килгән кеше эш куа дигәндәй, Рабига апа, сез дә аптыратып йөрисез инде димәде, киресенчә, туганнарын күргәндәй, безне шатланып каршы алды. Бакчада хуш исле миннекләр арасында, саф һавада аралашулары үзенә күрә бер рәхәт иде.
Карагуҗа кызы Рабига мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Өч ел белем алгач, укуын Казанда дәвам итә, һөнәре буенча зоотехник, ветеринар ул.
– Миңа 4 яшь чакта 1942 елны әтиемне сугышка алдылар. Ул мине бик ярата иде, гел алдында утырганым хәтердә. Авылдан ир-атларны җыеп алып киттеләр. Капка төбендә машина туктап торды, мин елап калдым, ә әти; «Елама, кызым, кайтам!» – диде. Гомерем буе көттем, кайтмады. «Хәтер китабы»нда кайда үлеп, кая күмелгәне турында мәгълүмат бар. Без өч бала калдык, – дип күз яшьләре белән искә ала Рабига апа шушы елларны.
Рабига апа Габдрахман исемле егеткә кияүгә чыга. Разыйм исемле уллары туа. Әмма гаилә бәхетенә төренеп яшәргә насыйп булмый. Ире икенче кешегә өйләнә, аерылышалар һәм улларының да гомере кыска була. Менә шулай, балачактан югалту ачысын кичергән язмам героена сынауларны бихисап үтәргә туры килә. Ярый әле олыгайган көнендә терәк булырлык, тәрбия кылырлык якын кешесе – сеңлесенең кызы Люциясе бар. «Ул минем улым һәм кызым урынына да калган кеше, бик карый, рәхмәт яусын», – дип сөйли Рабига апа.
Яшьтән тырыш була Рабига апа, шуңа да бернинди авыр эштән дә читенсенми. Бервакыт үзен Карагуҗа җирлегенә авыл Советы рәисе итеп билгелиләр. Һәм шушы җаваплы, үтә катлаулы хезмәткә 18 ел гомерен багышлый.
– Иң авыр еллар мин җитәкчелек иткән чорга туры килгәндер, мөгаен. Газ кертү, колонкаларга су сузу, юлларны рәткә китерү... Үзәк урамны ком белән таш җәеп булса да тигезләдек. Авыл Советында бер тиен акча юк. Төп терәгем – өлкән яшьтәгеләр булды. Алар белән сөйләшеп, уртак фикергә килеп, зират коймасын әйләндереп алдык. Мәчетебез дә шушы елларда төзелде. Кулда транспорт юк, биш авыл арасын шактый йөрергә туры килде. Иртән чыгып китәм, кич кайтып керәм, өйдәгесен әни карый иде. Язга керсәк, янгын куркынычсызлыгы өчен буа ясау, көтү чыгару мәсьәләсе килеп баса. Кыскасы, бер эш икенчесенә ялгана, гел халык белән эшләдем һәм мин аларга бердәм булганнары өчен рәхмәтлемен, – дип искә ала ул әлеге тынгысыз елларны.
Гомере буе «булсын» дип тырышып яшәгән Рабига апа бүген дә хәрәкәттә – бәрәкәт, дигән девиз белән гомер кичерә. Мунча себеркесен дә гади итеп кенә түгел, ә мәтрүшкә, юкә чәчәкләре кушып бәйли һәм кышын чабынып, тәнгә шифа, җанга дәва ала. Аллаһ кушып, киләсе елның гыйнварында 85 яшьлек юбилеен каршыларга әзерләнүче акъәби газета килгәнне көтеп ала, «Яшел Үзән»не дә яратып укый һәм эчтәлекле язмаларыбыз өчен рәхмәтен дә җиткерде. Алай гына да түгел, үзе иҗат иткән шигырен дә бүләк итте ул безгә:
Картаелды инде,
еллар хезмәт белән үтте,
Маңгай чәчләрен дә аклады.
Ләкин йөрәк һаман әле
Яшьлектәге рухын саклады.
Менә шулай, олыгайдым инде дисә дә, Рабига апаның күңеле көр, уй-зиһене ачык, яшәү дәртен яшьләргә үрнәк итеп куярлык әле. Кызы кебек якын булган Люция тәрбиясендә Аллаһка шөкер итеп яши ул. Тормышын сагынып сөйләрлек күркәм эш-гамәлләре бизи һәм киләчәктә дә бәхетле картлык кичерергә насыйп булса иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев