Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Гомере буе хыялына тугры калып

Белем көне кеше тормышындагы иң зур, дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе ул.

Шул көннән яңа уку елы гына түгел, ә кем өчендер яңа хезмәт юлы да башлана.

Норлат урта мәктәбе укытучысы Гөлнур Харис кызы Хәйруллина өчен 1982 елда башланган гаять җаваплы, тынгысыз һәм шул ук вакытта мавыктыргыч, кызыклы булган хезмәт юлының кырыгынчы елы. 60 ел гомеренең 40 елын ул балалар тәрбияләүгә һәм укытуга багышлаган. Аз вакыт түгел...


Үзенең педагогик юлын Гөлнур ханым Олы Ачасыр урта мәктәбендә пионервожатый булып башлый. Зифа буйлы, чибәр, тыйнак кызны балалар да, ата-аналар да, хезмәттәшләре дә бик тиз үз итә. Кечкенәдән ул биергә, җырларга, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләргә ярата иде, аның бу сәләтләре эшендә кирәк булып чыкты. Шул вакытта ук югары белемле укытучы булырга хыялланды.
Аның тормыш иптәше Илшат Хәйруллин шул мәктәптә физика һәм математика укытты, хатынының хыялын тормышка ашырырга булышты. Гөлнур читтән торып педагогик белем алды, дипломлы белгеч булды. Олы Ачасыр мәктәбендә 8 ел эшләгәннән соң Хәйруллиннар гаиләсе Норлатка, туган авылларына күченеп кайтты. Гөлнур 2нче Норлат балалар бакчасына тәрбияче булып урнашты, яңа эшен дә бик яратып башкарды.


Балачак – кеше тормышының иң мөһим чоры. Шуңа күрә дә тәрбияче балаларны яратырга, алар тормышы белән, уй-хыяллары белән янып яши белергә тиеш. Тәрбия эше зур сабырлык, күңел юмартлыгы таләп итә. Шунлыктан, ул бик күп белергә, балалар өчен һәрчак кызыклы, кабатланмас булырга тиеш. Сигез ел дәверендә Гөлнур үз эшенең чын остасына әйләнде. 1998 елда аны Норлат урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп чакырдылар. Шулай итеп, ул үзенең яраткан туган мәктәбендә балаларга ана телен укыта башлады. Һәр дәрескә, класстан тыш чараларга ул төпләп әзерләнә, үзенә дә, укучыларына да шатлык китерерлек итеп үткәрә белә, җырларга, биергә, спектакльләрдә уйнарга, татар халкының гореф-гадәтләрен, туган якның тарихын белергә өйрәтә.


Кызы Гөлшат укытучылар династиясен дәвам итеп, бүгенге көндә Яшел Үзән шәһәренең 1нче лицеенда биология фәнен укыта.
Менә инде 24 ел сизелмичә узып та киткән. Гөлнур Харис кызы дүрт класста сыйныф җитәкчесе булды. Укучылары аны яраткан остаз, якын киңәшче, мәрхәмәтле ярдәмче булганы өчен хөрмәт итә. Ә хезмәттәшләре ышанычлы, кешелекле булганы өчен 15 ел буена профсоюз оешмасы җитәкчесе итеп сайлады. Хезмәтендә ирешкән уңышлары өчен 2021 елда Гөлнур Хәйруллина Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


Гөлнур – сөйкемле, тырыш, уңган, сабыр, үрнәк булырлык чын татар хатын-кызы, өч баланың әнисе, гаиләне саклау чы, нурландыручы хуҗабикә. Ул үзен бик бәхетле кеше диеп саный, чөнки аның нык гаиләсе, ышанычлы дуслары, яраткан эше, горурланырлык балалары һәм оныклары, бик күп рәхмәтле укучылары бар.
Күптән түгел Гөлнур Харис кызы үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтте. Хөрмәтле авылдашыбызга, коллегабызга бәхетле озын гомер, нык сәламәтлек, яңа иҗади уңышлар, гаилә иминлеге телибез.
Шулай ук, бүген һөнәри бәйрәмебез – Укытучылар көне. Барлык коллегаларымны котлап, сабырлык, катлаулы, әмма җаваплы хезмәтебездә уңышлар телим. Җырдагыча, гүзәл, гадел, күркәм кеше булып калыйк!


Роза Ягудина.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев