Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Гомер уза, йөрәкләрдә кала ярасы

Кайвакыт кеше язмыш­лары, без яратып карый торган сериаллардан бер дә ким түгел.

Фильм­нардагы сюжетлар тормыштан алына дип, юкка гына әйтмиләр. Карагуҗада гомер итүче Мәүлия әби Гарәфиева белән танышкач та, шулай да була икән дип, озак уйланып йөрдем. Бүген мин бәян итәчәк гыйбрәтле язмыш күпләрне уйландырыр...

Ак яулыклы Мәүлия әби

Карагуҗаның хан сарайлары кебек төзелгән зур, матур йортларына гаҗәп­ләнә-гаҗәпләнә, язмабыз геройлары яшәгән өйне дә эзләп таптык. Яңа танышларыбыз да, сөбеһан­Аллаһ, бик күркәм, мул тормышта яши. Безне ак яулыгын туздырып бәйләгән, үзенә күрә бер җылылык бөркелеп торган Мәүлия әби Гарәфиева каршы алды.

Мәүлия әби тумышы белән Синтәк авылыннан. Күрше Карагуҗадан Искәндәр белән танышкач, егет вакытны озакка сузмый, яучы җибәрә. Кыз да ризалык бирә, төп йортка килен булып төшә. Соңрак күрше урамда гына ике яклы үз йортларын салып чыгалар. Совхозда яшелчәчелектә эшли, Искәндәр абый гомере буе фермада ат җигә. Өч балалары – ике кыз, бер уллары туа. Олы кызлары Резидә шәһәргә укырга китә, кияүгә чыгып, Себер якларына барып урнашалар, балалар үстереп, гомер иткәч, туган як үзенә тарта күрәсең, Казанга кайтып төпләнәләр. Уллары Рөстәм Зөлфия исемле Минзәлә кызына өйләнеп, төп йортта кала. Төпчекләре Роза Казанда заводта эшли. Менә шулай, һәр көн үз агымы буйлап ага да ага. Көн-төн совхозда хезмәт кую, балалар үстерү, хуҗалыкны алып бару, күп итеп мал-туар тоту, сөт ризык­ларын Казанга алып барып сату, оныклар тууына шатлану... Кем уйлаган бит, бер көндә тормышның асты өскә килер дип.

Китте ул ашыгып...

Зөлфия белән Рөстәм гаиләсен бәхеткә күмеп кызлары Альбина дөньяга килә. Озак та үтми, икенче сабыйларын каршы алырга әзерләнәләр. Яшь ана йөклелек чорын әйбәт кичерә. Көтеп алынган уллары Альфред тугач, тормышлары тагын да түгәрәкләнеп китә.

– Барысы да әйбәт кебек иде. Киленебез Зөлфия бала тудыру йортыннан кайткач, азрак сәламәтлегенә зарланды, аяк авырта диде. Әмма, хастаханәгә бармады. Баласын ашатып, залдагы диванга чыгып ятты да, үлде. Табиблар каны оешкан, тромб диде. Бу вакытта олысына бер яшь тә өч ай, бәләкәченә 29 көн иде. Мондый кайгыны берәүгә дә күрергә язмасын. Югалып калдык, нишләргә дә белмәдек. Балалар бәхетен тоя алмаган, яшьли гомере өзелгән Зөлфиябез, кулында әни назын күрергә дә өлгермәгән ике сабые белән ялгыз калган Рөстәмебез... Боларны уйлый башласаң, шашарлык иде. Тик күпме елап, хәсрәт утында янсак та, язмышның ачы сынавын үзгәртер хәлдә түгел идек шул без. Балаларны үстерәсе бар, дип үзем эштән туктадым, кызым Роза ярдәм итәргә Казаннан авылга кайтты. Иии, ул чакларны искә алсаң, исең китәрлек. Пыяла шешәләргә салып ашату, керләр юу, кайнату. Хәзерге кебек техника заманы түгел, күпкә авыр иде. Миһербанлы, шәфкатьле булып үссеннәр дип тырыштык, ятимлек ачысын сиздермәдек. Балаларны карарга килгән табиблар да, бу йортта әллә ничә бала үстерә аласыз әле, дия иде, – дип искә ала Мәүлия апа.

«Балагызны алдырсагыз да була, ирегез үлә»

Альбина белән Альфред әниләрен иртә югалтса да, Аллаһ Тәгалә аларга ана назын һәм яратуын бүләк итәрлек кешене насыйп итә. Берәүнең дә сандыгы буш түгел диләрме, шул ук авылда яшәүче Фирдисә апа яшьли өч баласы белән тол кала.

– Без ирем Илфат белән алты ел гына яшәп калдык, өч балам белән ялгыз калдырып китеп барды ул. Бик матур яши идек, бервакыт бөерләре эшләми башлады. Абыем Казан табибларына, 6нчы хастаханәгә барырга үгетләде. Ризалашмады, Ключида гына ятам дип, шунда дәваланды. Кан басымы югары булган, магнезия кадаганнар. Ә бөерләре авырткан кешегә бу дару ярамый икән. Ключидан Яшел Үзәнгә алып киттеләр, анда килүгә, ничек дәваладылар, дип сораганнар. Шуннан кичекмәстән Казанга юлладылар. Минем өченче балам белән авырлы чагым. Икенче көнне табиб чакыртып алды. Бала көтүемне белгәч: «Алдырсагыз да була, ирегез үлә!» – димәсенме! Ел ярым яшәде, донор буларак якыннарым барып карады. Ул чак бөерне Мәскәүдә генә күчереп утырталар иде, берсе дә туры килмәде. Малай таптым. 29 яшьлек Илфатым якты дөньядан киткәндә олы кызым Гөлиягә – биш, Алиягә – ике, төпчек улым Илшатка 8 ай иде. Әле дә ярый әнием, туганнарым янәшә булды. Ничекләр җан асраган булыр идем, – дип сөйли күз яшьләрен сөртеп Фирдисә апа.

Ике гаилә бер булды.

Карагуҗа авылына кайгы-хәсрәт бер-бер артлы килә: 1990 елда Илфат, 1992 елда Зөлфиянең чәчәк кебек яшьли гомере өзелә. Нәни сабыйлары белән тол калган Рөстәм фермада ат җигә, өч баласын ялгызы аякка бастыручы Фирдисә апа мөдир була. Тормышны җигелеп тартырга туры килә аңа. Дүрт сыер асрый. Ир-ат ярдәменең юклыгы үзен аеруча сиздерә. Менә шул чакта Рөстәм абый булыша. Соңрак ул аңа тәкъдим ясый.

– Әле дә хәтерлим, югалып һәм куркып калдым. Авылда үзегез беләсез, кеше ни әйтер, дип тә уйлыйсың бит әле. «Үз балаларын да карамый, кешенекен түгел», дигән сүзләр ишетелеп, йөрәкне телгәләде. 1993 елның авгус­тында кавыштык, шулай итеп, ике гаилә бер булды. Әүвәл ике катлы йорттагы фатирда яшәдек. Авылда бер әбинең йорты сатыла дигәч, кызыктык инде, алырга бер тиен акча юк. Совхозда бушка эшләп йөргән чаклар. Өй сатучы Мөнир абый бик әйбәт кеше булды. Ятим балалар хакына дип, бушлай бирде. Акчасын ничә елдан соң гына кайтардык. Җиде елдан соң уртак улыбыз Рәсим туды. Хәзер мин бик бәхетле ана һәм хатын-кыз, Аллаһка шөкер, алты балам бар, дип сөенеп яшим. Күптән түгел 60 яшьлек юбилеем узды, бик зурладылар. Рөстәмнекеләр «әнием» дип кенә тора. Беренче ирем Арча районыннан иде, анда да кайтабыз. Аннан, Зөлфия­нең әнисе миңа, гомерең буе рәхәт яшә дип, рәхмәтләрен укый иде. Алар белән дә аралаштык, ковид дигән авыру гына гомерләрен алды, – ди Фирдисә апа.

Әни диеп әйтер кешең булу, нинди бәхет

Чынлап та, бу тормышта әни диеп әйтер кешең булу зур бәхет. Ярый ла, язмам геройларының балаларына ана һәм ата җылысын бүләк итәрлек, олы йөрәкле кешеләр очраган. Мәүлия апа олы яшьтә булса да, язмыш сынауларын бүгенгедәй күз алдыннан кичереп сөйли. Ире Искәндәр дә яшьли якты дөнья белән хушлаша. Әле дә ярый янәшәсендә терәк булырлык кызы Роза була. Роза апа Синтәк авылыннан Ринат абыйга кияүгә чыгып, әнисе янында яшәүләрен дәвам итәләр. Кызлары Камилә туа. Ире бик тырыш, уңган була. Йорт-җирне төзекләндерүдә, яңартуда зур көч куя. Үткән заманда язуымның сәбәбе – әле ике ай элек кенә авырудан соң Ринат абый бакыйлык­ка күчә. Тиздән, Аллаһ кушып, бабай буласы иде дә бит... Ни кызганыч, Роза апага пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәү 23 ел гына насыйп була. Югалтулар белән гомер уза, тик йөрәк ярасы гына төзәлми.

Оныкларымның һәрберсе йөрәгемә якын. Зур гаилә булып, дус-тату яшибез. Кайтып, хәлләремне белеп, аркамнан сөеп, кочып китәләр, елап озатып калам. Барысының да үз тормышы, Рәсимебез генә өйләнмәгән, аңа 23 яшь. Бу – без узасы тормыш юлы, ә язмыштан узмыш юк диләр. Бар теләгем шул: иманлы, бәхетле булып яшәсеннәр. Бар хәсрәтләр артта калсын, – дип сүзен тәмамлады Мәүлия апа.

Бу урында язмама нокта куеп: «Амин!» – дип кенә әйтәсем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев