Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Гөлзарифә апа Җамалиева 95 яшьлеген каршы алды

Бүген үзенең 95 яшьлек олы юбилеен Кече Ачасыр авылында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Гөлзарифә апа Җамалиева билгели.

Ул күпчелек гомер елларын колхозда эшләп үткәрә, бервакытта да тик тормый, яратып, җылы оекбашлар, бияләйләр бәйли.

Хәзерге вакытта Гөлзарифә апа картлыгын туганнары тәрбиясендә кичерә.

Гөлзарифә Җамалиеваны, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы теләп, район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән Түбән Урысбага җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин котлады.

Без дә хөрмәтле юбилярны тормыш бәйрәме белән тәбрик итәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев