Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Гөлшат Шакирҗанова: «Авырлыклар мине чыныктырды»

38 ел авыл Советы рәисе булып эшләгән җитәкче хезмәт елларын бүген дә сагына

Киләсе атнада районыбызның авыл җирлекләрендә хисап сессияләре
башланачак. Үзебезчә генә гадиләштереп әйтсәк, авыл җыеннары инде
ул. Без бу җыелышларга аеруча яратып йөрибез. Чөнки анда саланың барлык проблемалары, уңышлары, гомумән, яшәеше ярылып ята.

 

Гадәттә, авыл кешесе җитәкчеләр алдында әйтәсе килгән сүзен дә яңгыратырга кыенсына. Әмма һәр авылда диярлек, күңелен борчыган мәсьәләне курыкмыйча җиткерүче, «кайчан», «нигә», «ни өчен» дигән мең  өрлесораулар яудыручылар була ул. Андый җыеннар аеруча күңелле, җанлы уза. Без, журналистлар да, канәгать булып, күпмедер азык туплап кайтабыз. Аннан, авылның бүгенгесе һәм киләчәге өчен битараф булмаган, җан атып яшәүчеләр һәр җирлектә булсын иде әле ул!
Өч авылны берләштерүче Күгеш җирлегенә без гел ашкынып киләбез.

 

Беренчедән, биредә «Яшел Үзән»гә язылучыларыбыз күп. Аннан, монда булсын дип тырышып, мал-туар асрап көн күрүчеләр дә
бихисап.  Әлбәттә, җыеннар да бик эчтәлекле уза. Актив авыл халкы мөмкинлектән файдаланып, күңелен тырнаган
мәсьәләләрне күтәрергә тырыша. Гөлшат апа Шакирҗанова шундый тынгысыз кешеләрнең берсе. 38 елдан артык авыл Советы рәисе булып эшләгән җитәкченең башкача булуы мөмкин дә түгел инде. Гомере буе авылның үсеше өчен хәленнән килгән кадәр тырышкан ханым бүгенге тормышны читтән генә күзәтеп утырсынмы?! Юк, авыл проблемаларын күтәреп, чишү юлларын эзләү аның канына сеңгән.
 

Гөлшат апа Күгәй авылында өч балалы гаиләдә уртанчы кыз булып туа.
Күгәй сигезьеллык мәктәбен тәмамлау белән Буага юл тота. Теләге медицина училищесына укырга керү була. Әмма имтиханнарны уза алмый. Әлбәттә, авылга кайтып киттем юк, «кеше ни әйтер» дигән
курку да бар бит әле. Үзе кебек Чүпрәле кызлары белән югалып калмыйлар, ветеринария техникумына юл тоталар. Әтисе Самат бик таләпчән кеше була. Тулай торакта яшәргә дә рөхсәт бирми, уку йорты каршында гына фатирда бер әбидә яшәп, дүрт ел белем ала.
 

Ул чакта яшь белгечләрне юллама белән эшкә җибәрәләр. Гөлшат апа иң ерак районнарның берсе – Әгерҗегә кайтырга тиеш була. Тик Күгәйнең колхоз рәисе Галим абый Гайнуллин ходатайство язып, яшь белгечне үз авылларында калдыру әмәлен таба. Гөлшат Шакирҗанованың хезмәт юлы Күгәй колхозында зоотехник буларак башлана.
 

Терлекләрне дөрес тукландыру, симертү, иткә озату кебек мөһим эшләряшь кызга йөкләнә. 1969 елны, алдынгы хезмәткәр буларак, 3нче Бөтенсоюз съездында делегат буларак катнашу бәхетенә ия була. Буа ветеринария техникумында укыган чакта, студент буларак, Күгеш колхозында практика узарга туры килә. Нәкъ менә монда ул колхозның алдынгы шоферы, үзеннән 7 яшькә олы Фиргать белән таныша. 

 

Малларда тилчә (ящур) авыруының таралган чагы. Бәлки кызга авылга кайтырга да ярамаган булгандыр. Үз кулында машинасы булган шофер егет Гөлшатны Күгәйгә кайтарып куя. Менә шулай 2-3 ел очрашып, бер-берсен ныклап сынагач кына яшьләр гаилә кора. Шакирҗановлар гаиләсе Әрәдә төпләнә. Гөлшат апа үз эшен Күгеш колхозында дәвам итә.
Беренче кызлары тугач та, декрет ялында озак утырмый. Аны баш  зоотехник итеп билгелиләр. Чая, үз фикерен курыкмыйча җиткерүче, теләсә нинди проблема алдында югалып калмаучы белгечне өстәгеләр дә күреп ала, авыл хуҗалыгы өлкәсеннән җирле үзидарәгә рәис итеп күчерәләр. Әлбәттә, гаиләсе, ире Фиргать бу тәкъдимне хуплап, Гөлшат апага теләктәшлек белдерә.

38 ел авыл Советы рәисе булып эшләдем. Әйе, аз гомер түгел, төрле чак булды. Әмма мине авырлыклар чыныктырды гына. Ниләр генә күрмәдек, барыбер шул эшләгән елларны бүген сагынып, искә алып утырам. Колхоз
белән бер казанда кайнап эшләдек. Иртән эш сәгате планеркада катнашудан башланды. Ул бюджет хезмәткәрләренә коммуналь хезмәтләр өчен утын әзерләгән чаклар үзе бер вакыйга иде. Утын кисүчене табасы, кискән утынын кабул итеп, транспорт артыннан чабып, алып кайтып тапшырасы. Менә шундый чорларны да кичердек. Колхозга гел ярдәм сорап ялындык. Сөт җыю үзе бер тарих булды. Районда кайсы авыл күбрәк һәм сыйфатлырак сөт тапшыра, барысы да исәптә иде. Без гел алдынгылар рәтендә тордык. Максатчан салым акчасын йорт саен үзебез җыйдык, тик ул бүгенге программалар кебек дүрткә тапкырланмады, шуңа да суммасы аз булды. Аңа нинди эшләр башкарасың? Шулюлларны  тәртиптә тотарга куллана идек. Эшләмәгән эш калмады инде, газ да керттек, сулар да, Әрәдә мәчет салдык. Шул Әрә белән Күгеш арасындагы юлны гына тиешенчә ясата алмадык
, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
 

Әрә кечкенә авыл дип гел читтә кала. Газ керткәндә дә Президент Минтимер Шәймиевкә хат язгач кына боз кузгала. Ә инде ике авыл арасындагы бер чакрымга якын юлны төзекләндерү мәсьәләсе, «була, була» дип ышандырсалар да, уңай хәл ителми. Әмма бу карар белән Гөлшат апа лаеклы ялга чыккач та килешә алмый. Ничарадан бичара дигәндәй, таш җәйдерү эшенә халык көче белән керешәләр.
Һәр авыл мәчетенә ярдәм сорап хат яздым, каршы килмәделәр,
рәхмәт. Халыктан акча җыйдык, техникасын таптык, чаптык, ничек тә куйган максатыбызга ирештек.

- Авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин да булышты, барысын да контрольдә тотты. Һәм бердәм көч белән күләмле эшне башкарып чыктык. Иң ныклы терәгем – ирем Фиргать булды. Әрәдә мәчет салдырганда да, юл төзеткәндә дә, теләктәшлек белдереп, минем чабып йөрүемне күреп, сөенеп кенә торды. Гомумән, гаиләң синең хезмәтеңне төптән аңламаса, хатын-кызга җитәкче урында эшләве җиңел түгел. Мин ул яктан бәхетле булдым, дип сөйли Гөлшат апа Шакирҗанова.

Шакирҗановлар ике кыз, бер ул үстерәләр. Балаларны тәрбияләргә каенанасы Халидә апаның ярдәме зур була. Якыннарыннан кадер-хөрмәт күреп, 92 яшендә бакыйлыкка күчә ул. Яшьлек мәхәббәте, гомер буе терәк булган пар канаты Фиргать абый да якты дөньядан китеп барган. 

Бүген Гөлшат апа кызы Ландыш белән яши. Катлаулы операция кичергәннән соң, сәламәтлегенә сөенеп, һәр көнгә, Аллаһка шөкер кылып гомер кичерә. Ял саен төп йорттан балалар, оныклар өзелми. Менә шушы бәхеттән генә аермасын, кылган игелекле гамәлләрегезнең рәхәтен күреп, саулыкта яшәргә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев