Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Гөлнара Шакирова: «Кызым диеп яшим»

Дөм сукыр кызын тәрбияләүче якташыбыз авырлыкларны горур күтәрә. Районыбызда гыйбрәтле, ачы язмышлы гаиләләр бихисап. Аларның һәрберсенең дә үз тарихы, үз тормышы, үз кыйбласы. Язмыш дигәннәре кырыс сынаулары белән әле утта көйдереп, әле бозлы суларга салгандай итеп сындырырга теләсә дә, авырлыкларга йөз белән басып, башын имичә, рухын сындырмыйча кыенлыкларны җиңеп, үргә күтәрелергә көч табучылар, шөкер, арабызда бар.

И, язмышым, канатымны өзеп,
Сынасаң да, түздем... сынмадым.
Кара төндә мендәремне алып,
«Балам», - диеп кочып еладым.


Р.Габбасова

Районыбызда гыйбрәтле, ачы язмышлы гаиләләр бихисап. Аларның һәрберсенең дә үз тарихы, үз тормышы, үз кыйбласы. Язмыш дигәннәре кырыс сынаулары белән әле утта көйдереп, әле бозлы суларга салгандай итеп сындырырга теләсә дә, авырлыкларга йөз белән басып, башын имичә, рухын сындырмыйча кыенлыкларны җиңеп, үргә күтәрелергә көч табучылар, шөкер, арабызда бар.


Хәтерлисездер: Мулла Иле кызы Гөлнара Шакированың дөм сукыр кыз табуы, шул берничә көнлек сабые белән тол калуы районыбызны гына түгел, республика халкын да тетрәндергән иде.

 

Ул чакта табиблар операция ясатырга кирәк, бәлки күрер, дигән өмет барлыгын әйткәч, акча җыю өчен халык та, хәйриячеләр дә, танылган журналистлар да ярдәмгә ашыкты. Санкт-Петербург шәһәрендә генә дә Айгөлнең күзенә 7 операция ясалды. Әмма барысы да нәтиҗәсез... Инде күпме еллар үтте, сулар акты.

Айгөл әнисе Гөлнара белән бүгенге көндә ничек яши? Көчле рухлы Шакировалар янына юлга кузгалдык.


 

«Теләгем бәхетле булу иде»

Мулла Иле авылының бик матур гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә Гөлнара. Төпчек булса да, авыл җирендә иркәләнеп үсәргә мөмкинлек булмый, кечкенәдән эш рәтен белеп, чыныгып үсә ул. Мәктәп тәмамлагач, пешекче һөнәрен алу өчен Казанга укырга керә, аннан авылга кайтып ашханәдә хезмәт юлын башлый, кызы Илнараны таба. Соңрак Гөлнараны шәһәр үзенә тарта, Серго исемендәге заводка эшкә керә һәм шул вакытта сөйгән яры белән таныша.

Олы Ачасыр егете Зөлфәт белән 2005 елда зурлап туй үткәрдек. Күпләр кебек теләгем бәхетле булу иде, артыгын өмет итмәдем. 8 ай ярымнан соң җитлекмичә Айгөл туды. Баламның сукыр туачагын миңа табиблар алдан әйтмәде. Йөклелекнең 16 атналык чагында операция кичердем, антибиотиклар кадаганнар иде, бәлки шул да ярамагандыр инде дип уйлыйм хәзер. Өч көнлек чагында Казанга алып китеп эчәклекләренә операция ясаганнар. Ул чакта да әле сабыйның сәламәтлеге чикле булуын белмәдем. Ә инде Айгөлебезгә 11 көнлек чакта, без әле хастаханәдә идек, гаиләбезгә башка сыймаслык хәсрәт килде – Зөлфәт үлгән. Менә шуннан безнең ачы тормыш башланды да инде. Сәбәбен белмәдем, әмма мин гаепле булдым. Йөрәгем ничекләр генә түзгәндер бу гаепләүләргә, кеше сүзләренә... Иремне соңгы юлга озатып хастаханәгә килгәч, кызымның күзләре күрмәгәнлеге турында хәбәр иттеләр. Бер-бер артлы килгән кайгыга чыдар әмәлем булмаса да, мин кызым өчен көрәшергә тиеш идем. Чөнки табиблар 30-40 процент булса да күзләре күрәчәк, дип ышандырды. Шулчак бөтен халык ярдәм кулын сузды. Петербургта гына да күпме операция кичердек. Өметләндек, Аллаһтан хәерлесен сорадык, дип сөйли күз яшьләре аша Гөлнара, тормышының иң авыр елларын кабат искә төшереп.


«Калдыр бу балаңны, ул сиңа өстәмә йөк булачак»


Күкрәк баласы белән тол калган анага кайдан көч табарга соң?! Өстәвенә бала авыру. Гөлнара моннан 16 ел элек аларның капкаларын ачып, ярдәм итәргә килгән һәркемгә рәхмәтле. Әйе, ул чакта Шакировларның өйләреннән халык өзелмәде. Тирә-юнь авыл халкы да, Айгөлнең язмышына битараф булмаган эшмәкәрләр дә, операциягә күбрәк акча җыю максатыннан сюжетлар, язмалар әзерләгән журналистлар да хәлдән килгән кадәр булышты.

Миңа менә шул башкаларның язмышымны читләтеп үтми, теләктәшлек белдерүләре дә алга атлау, кыя таудан өскә үрмәләү өчен көч биргәндер. Әйе, Айгөл тугач та: «Калдыр бу балаңны, ул сиңа өстәмә йөк булачак!» – диючеләр табылды. Ничек итеп, ничә ай буе йөрәк астында йөрткән бәгырь җимешеңнән баш тартыр га була ди?! Бу хакта уйларга да куркыныч. Айгөл минем яшәү мәгънәсе, аннан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Операция ясатуларыбызның гына файдасы тимәде, Айгөл тамчы да күрми. Тырышуларыбыз бушка булды, – ди ул.



Өметне өзмәдек

Җитлекмичә туган Айгөл өч яшьләргә кадәр йөрми һәм сөйләшми дә. Елына ничә тапкыр тернәкләндерү үзәкләренә йөрергә, хастаханә юлын таптарга туры килә. Нәтиҗәсе сөендерә: Аллаһка шөкер, бүген инде Айгөл йөри дә, азрак булса да сөйләшә. Әлбәттә, монда аның мәктәпкә керүе дә зур роль уйный. Гомумән, Гөлнара авыл җирлегендә сукыр баланы укытырга мөмкинлекләр юк дип, өендә генә бикләнеп утырмый, эзләнә, баласына тиешле белем һәм тәрбия бирү юлларын таба.


Узган ел Казаннан тернәкләндерү үзәгеннән кайтып барганда, күрше Норлат авылыннан Гүзәл исемле ханым, Казанда нәкъ менә күрмәүчеләр өчен махсус мәктәп барлыгын әйтте, телефон номерларын табып бирде. Шалтыраттым, барып сөйләштем. Алар атнасына ике тапкыр авылдан килеп, поезд белән йөриячәгебезне белгәч, гаҗәпкә калды. Айгөл дә бик яратып йөри, Казанга барасы көнне иртәнге биштә үк торып утыра, – дип сөйли Гөлнара.

 


– Айгөл сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 172нче Казан мәктәбенә беренче тапкыр килгәндә гел җырлап торучы, курчак шикелле киенгән, чәчләре матур итеп үрелгән үзенчәлекле кызчык иде. Таныштык. Сөйләшми, исәнләшми, кача, кулларыннан тоткач тартып ала иде. Җырлый да, җырлый, догалар, мөнәҗәтләрнең сүзләрен яттан белә. Акрын гына мәктәп белән таныштыра, сөйләштерә башладык, шигырьләр, әкиятләр, татарча мультфильмнар тыңлап яттан өйрәндек. Үткән ел Г.Тукайның шигырь бәйрәмендә «Су анасы» поэмасын сөйләп мәктәп, район күләмендә I урын алды. Безнең мәктәпкә икенче елын гына йөрсә дә, Айгөл ачыла башлады. Укытучыларын тавыштан таный, елмая, исемнәребезне әйтеп исәнләшә. Әлбәттә, Айгөлнең тырышлыгында әнисе Гөлнара ханымнын өлеше бик зур. Баласы өчен җанын, көчен биреп укытыр га, кызының сәләтен үстерергә тырыша. Алга таба тагын да зур уңышларга ирешергә, бердәм булып эшләргә һәм яшәргә язсын,дип сөйли укытучылары Фәнилә Гатауллина һәм Эльвира Закирҗанова.

Айгөл – сәхнә йолдызы



Күзләре күрмәсә дә, баласының аякка басып, чын кеше булуына Гөлнара бервакытта да өметен өзми. Бүгенге көнгә җиткәнче күпме тырышканлыгын бер Аллаһ Тәгалә һәм үзләре генә белә. Елына ике тапкыр Яшел Үзән, Казан, Түбән Кама тернәкләндерү үзәкләрендә дәваланалар. Арчаның «Өмет чаткысы» үзәгенә аеруча яратып баралар.


– Арчаның «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгенә без өйгә кайткан кебек киләбез. Монда кызым беренче тапкыр зур сәхнәгә чыкты. Кечкенәдән авылыбыз клубында йөрсәк тә, зур сәхнәгә беренче адымыбыз Арчада булды. Рәхмәт хаты бирделәр, канат куйдылар. Укытучы Ләйсән Илфатовна төрле бәйгеләргә җибәрә башлады. Берсеннән дә баш тартмадык, киресенчә, рухланып сәнгать дөньясына чумдык. Быел исә «Шаян-ТВ» телеканалына барып, «Сәйлән» музыкаль проектында чыгыш ясау бәхетенә ирештек. Моның өчен авылдашыбыз, телевидениедә эшләүче Венера Хәкимовага рәхмәтлебез.



Айгөл гади кыз түгел, ә бик моңлы җырчы. Тавышы күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтеп, йөрәккә барып керә. Гомумән, аны тыныч кына тыңлап булмый, үзеннән-үзе күздән яшь чыга. Ул беренче тапкыр мәдәният йортына 10 яшендә керде, шул вакыттан бирле безнең алыштыргысыз җырчыбыз. Ә Гөлнараның сабырлыгына таң калырлык. Тормышының көчле җилләре өтеп-өтеп алса да, ул егылмый. Киресенчә, башын югары күтәреп, ике кызына маяк булып, һаман алга атлый. Әйе, Гөлнара бүген бик бәхетле, аның ике канаты – ике кызы, терәге – бертуган абыйсы бар, – дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.

Ничекләр түзәргә барысына?



Югарыда әйтелгән сынаулар бер кечкенә генә гүзәл ханым җилкәсенә күп түгелме соң? Шушы авырлыкларны якыннары белән кичереп, аларның җылысын тоеп, бергә-бергә яшәргә генә бит инде. Юк шул, кайгы-хәсрәт моның белән генә бетмәгән икән әле.

Күзләре сукыраеп 2009 елда әтисе Илдус якты дөньядан китеп бара. 2018 елда яман шештән әнисе Мөслимә дә вафат була. Өч ел элек ныклы терәге булган, якын дусты, иң кадерлесе – бертуган апасы Илсөяр, шулай ук, өч хәрефле авырудан якыннарын ташлап, ике баласын ятим итеп, хәсрәт утына сала.
– Апам да китеп баргач, бөтенләй ялгыз калгандай булдым, гел бергә идек: бары – бергә, югы уртак булды. Аллаһ Тәгалә сынауларны яраткан кешесенә бирермен дигән. Рәхәт көннәрем алда булсын. Бүген әле дә ярый абыем бар дип, шатланып яшим, ди Гөлнара.

«Нихәл сез?» – дип сораулары да ни тора!

Гөлнара Шакирова язмышына үпкә сакламаса да, күңел түренә җыелган фикерләрен дә җиткерде.

Иремнең үлемендә мин гаепле булып калдым дигән идем бит. 10 ел вакыт узгач, әни (каенана) килеп гафу үтенде. Безнең алар белән аралашкан юк. Шул елга бер тапкыр килеп китәргә мөмкиннәр. Хәл белешү юк инде ул. Алай дисәң, мин бит аларның оныкларын тәрбиялим, чит баланы түгел. Айгөлнең ВК челтәрендә үз битен булдырдым, нинди уңышларга ирешкәннәрен, барысын да шунда язып барам. Менә анда кемнәр генә матур теләкләр, сүзләр язмый, хәтта бер белмәгән кешеләр дә: «Минем Айгөлем супер!», – диләр. Ник үзенекеләрдән бер сүз дә юк? Зөлфәтнең бертуганнары да бар бит. Алардан миңа ярдәм кирәкми дә, хет «Нихәл сез?» дип әйтүләре ни тора! Мин 16 ел гарип бала үстерәм. Әмма аны беркайчан да башка балалардан ким-хур күрмәдем. Айгөлем белән үзем дә үстем, тормыш чыныктырды. 16 ел элеккеге беркатлы, ышанучан Гөлнара белән бүгенгесен чагыштырып булмый инде. Элек кешегә күтәрелеп сүз дә әйтә алмый идем. Кемнең кем икәнлегенә күзем ачылды, дип сөйли язмам герое.


Инде язмамның шушы урынына җиткәнбез икән, Гөлнараның каенанасы, Айгөлнең әбисе Саимә Шакированың фикерен җиткермәсәм дөрес булмас иде.

- Айгөл минем өчен дә бик кадерле бала, улымның якты истәлеге. Уңышларын сөенеп карап барам, бигрәк моңлы кыз дип, сокланам. Үзем дә башымнан хәсрәтләрне күп кичердем. Улымны, иремне, әниемне, абыемны югалттым. Шуңа да тиешле игътибар биреп җиткермимдәдер. Ел да хәлләрен белергә бара идем. Теләгем шул: исән-сау гына булсыннар.
Бәхетем – балаларда


«Көчле булып арыдым инде, көчсез буласым килә», – дип җырларда гына җырланмый. Гөлнараның да кемнеңдер ныклы терәген тоеп, иркәләнәсе килгән чаклары буладыр бит. Ул да кеше, гүзәл хатын-кыз!


Бу хакта уйларга вакытым да юк. Минем өчен иң мөһиме балаларымның исән-сау булуы. Олы кызыма инде 23 яшь, 7нче хастаханәдә шәфкать туташы булып эшли. Күгәй егетенә кияүгә чыкты, зурлап туй уздырдык. Кодагыйлар да бик әйбәтләр. Ә тормыш кору турында уйлаганым юк, гәрчә кулымны сораучылар булды. Инвалид бала чит кешегә кирәкме инде? Тормыш бит туй белән генә бармый, киләчәк уйландыра. Аллаһ Тәгалә миңа шулай яшәргә язган, ә язмыштан узмыш юк, – ди Гөлнара Шакирова.

Бер сүз җитә


Айгөлгә инде бүген 16 яшь. Дөм сукыр, аның хәлен аңлау өчен берничә секундка гына булса да күзләрегезне йомып карагыз әле... Шулай, тизрәк ачасы килә, чөнки караңгылык бик куркыныч. Якты дөньяны күрмәсә дә, күңеле чиста, саф, якты аның. Артыгын сөйләшми, ачылып китеп аралашмый. Әйтәсе килгәнен җыр лары, моңы аша җиткерә. Һәм менә нәкъ шундый итеп тәрбияләгәне өчен, барлык сынауларны җиңеп баручы әнисе Гөлнарага рәхмәт сүзләреннән һәм соклану хисләреннән башканы әйтеп булмый.
Сүз дә юк, Зөлфәтнең якыннарына да җиңел түгел, һәркемгә авыр. Шуңа да бер-беребезнең йөрәген рәнҗетми, авыр сүзләр әйтми, өч көнлек дөньяның рәхәтен күреп яшәсәк иде. Кеше күңелен яралар һәм дәвалар өчен дә бары бер сүз җитә.

«Тормыш авыр» диеп зарланучыларга шушы тема уңаеннан социаль челтәрләребездә бирелгән видеоларны карарга тәкъдим итәм. Уйланырлык, үрнәк алырлык! Ә Шакировалар зарланмый да, уфтанмый да, чөнки алар өчен мөмкинлекләрнең чиге юк. Һәр туар көннең кадерен белеп, ямен татып яши белгәннәргә яшәүнең һәр мизгеле бәрәкәт. Тормыш юлыннан алга таба да шулай горур атла, Гөлнара! Уңышларыгыз турында ишетеп, сөенергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


🏡Мулла Илендә яшәүче Гөлнара Шакирова инде 16 ел дөм сукыр кызын тәрбияли

Оставляйте реакции

4

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://www.youtube.com/watch?v=COSU4vJTRaE