Гөбенә буе, эх ямьле, гөрли «Авыл бәйрәме»
Узган ялларда искиткеч табигатьле, янында гына Гөбенә елгасы агып торган киң мәйданда танайлылар «Авыл бәйрәме»н гөрләтте.
Туганнар кайткан сагынып,
Ерактан дуслар килгән.
Иң зур бәйрәм шулай безне
Чакыра бөтен җирдән...
Бәйрәм, борынгыдан килгән матур йола, ат чабышы белән башланып китте. Эх, шушы мизгелдә, хәтерләрендә генә булса да, кемнәр генә балачакка, яшь вакытларына кайтып килмәде икән?! Ат өстендә утырып, иң беренчеләрдән булып чабып килү турында хыялланмаган малай юктыр ул. Әйе шул, хыялланырга гына калды, чөнки атлар районыбызда бары ике авылда гына – Күгеш һәм Татар Танаенда гына чапты. Моңсу да булып куя. Менә шул хатирәләргә бирелеп алган мизгелдә, Лордгранд кушаматлы ат беренчеләрдән булып финишка килеп тә җитте. Иң җитез ат өстендә Танай егете Динар Габсаттаров иде. Беренче аттан әзгә гына калышып, шулай ук Танай егете Рушан Гадиев, аннан соң күрше Кошман авылыннан Динар Хәмидуллин, соңыннан Танай егете Булат Мөхетдинов килде. Беренче килгән егетебез белән тиз генә сөйләшеп алырга да өлгердек.
– Атны чабышка яз көне әзерли башлаган идем, сынатмады, чын дустым сыман, – дип сөйләде Динар Габсаттаров. – Хәлебездән килгән кадәр әзерләдек дүрт аяклы дустымны.
Шуны да әйтергә кирәк, Динар заманында Яшел Үзән, күрше район Сабантуйларында ат чабышында гел беренчелекне яулаган егет. Андыйларга «ат җене» кагылган диләр әле.
Атларны азга гына онытып торып, мәйданга юнәләбез, ә ул умарта оясын хәтерләтә, мыжлап тора.
Бәйрәмне тантаналы рәвештә Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин башлап җибәрде.
Хөрмәтле авылдашлар, кайткан кунаклар, сезне барыгызны да «Авыл бәйрәме»ндә күрүемә чиксез шатмын. Бүгенге көннең хәтерләрегездә матур бер хатирә булып истә калуын телим, бәйрәм белән, дуслар! – дип, матур сүзләрен җиткерде авыл башлыгы.
Бер генә бәйрәм дә фатихасыз башланмый, килгән халыкны тәбрикләү өчен сүз Татар Танае авылы имам хатыйбы Наил хәзрәт Садриевка бирелде.
Мәйдан гөрли, балалар бер якта, өлкәннәр икенче якта төрле уеннарда катнаша. Ул көянтә-чиләк белән чабышу дисеңме, гер күтәрү, аркан тарту, капчык киеп, кашыкка йомырка куеп йөгерүләр... Әле шунысы да гаҗәп, герне Мулла Иле авылы егете Рамил Садыйков теш белән күтәрде. СөбеһанАллаһ, менә бит Аллаһ Тәгалә кемгә нык тешләр биргән!
Көне дә, Тукай шигырендәге сыман, җиле дә вакытында исеп, кояш та вакытында чыкты – нәкъ менә бәйрәм өчен заказ биргән сыман. Кояш астында кемдер җырлап, биеп утыра, кемдер яшьлекләрен искә алып, акрын гына күз яшьләрен сөртә, кемдер күптән күрешмәгән дуслары белән аралаша. Күңелгә бик тә якын күренеш. Якында гына мәйданны уратып сәүдә нокталары эшли, балалар өчен шуннан да рәхәте бармы соң... Җирдәге җәннәт инде!
Бәйрәм булгач җыр-моң, биюләрсез булмый. Танайлыларны котларга Казаннан да артистлар кайткан. Үзенең моңлы тавышы белән якташларны Татарстанның атказанган артисты Энҗе Шәймурзина сәламләде. Бәйрәмне юмор остасы Фәрит Галиев алып барды.
Үзебезнең егетләр дә читтә калырлык түгел, бәйрәмне шулай ук, алып барып, ахыргача алып кайтучы – ул Рәмис Уразов. Әзерләүчеләр турында да онытырга ярамый: Дамир белән Илнур Гыйбадуллиннар, Фәнил Уразов, Алмаз Камалиев, төп спонсор Рафаэль Хәсәнов, шулай ук ел да «Авыл көне»нә бүләкләрен алып кайтучы Мамадыш-Әкил егете Фәнис Низамиев, Рәнис Закиров һәм авылның күп кенә егетләре шушы бәйрәмне оештырды да инде. Аларга зур рәхмәтләребезне җиткерәсе килә. Афәрин, егетләр!
Бәйрәм – бәйрәм белән, тик илгә килгән афәт – махсус хәрби операция дә һәркемнең исендә, анда бүгенгесе көндә егетләребез нәкъ менә шулай күңел ачу мөмкинлеге бүләк итеп, безнең тынычлыгыбызны саклап көрәшә. Мамадыш-Әкил җирлегеннән әлегесе вакытта яу кырында ике егетебез катнаша. Шушы бәйрәмгә Мамадыш-Әкил егете Илнар Әхмәтшинга кайтырга насыйп булды. Дөньялар тыныч булып, егетләр исән-имин генә туган йортларына әйләнеп кайтсын иде!
Ярар, сүз башым бит шүрәле дигәндәй, янә «Авыл бәйрәме»нә күчик.
Танайлылар быел аңа яңа, искиткеч традицияләр керткән – авылдагы иң өлкән парларны котладылар. Аларының кемнәр булуын атап китсәк дөрес булыр:
Рәминә – Фәрит Гәбдрәхимовлар, Сания – Фидаил Сираҗиевлар, Фәния – Шәүкәт Уразовлар, Фирая – Зәки Закировлар. Әлеге һәм барлык парларга бер генә теләк: Ходай тигезлектән аермасын!
Шулай ук яңа туган сабыйларны да котладылар әлеге бәйрәмдә. Алар безнең киләчәгебез, ләкин ул заманнарда бүгенгедәй бәйрәмнәр булырмы икән? Уйландыра азрак...
Чыннан да уйландыра торган көн булды әле бүген. Бер хатирә искә төште. Беренче сыйныфта укыган вакыт булгандыр инде, Сабантуйга яңа күлмәк киеп чыгыш иде бит ул заманнарда. Әти-әни эштә, чүп, бакча вакыты булыпмы, күлмәксез калдым. Ничек инде шундый зур бәйрәмгә яңа киемсез чыгасың?! Дәү әни белән (мәрхүмә инде, урыны җәннәттә булсын) иртәдән торып күлмәк алырга киттек. Эх, шул чакта сөенгәннәремне белсәгез! Хәзер искә төшә дә, күздән яшьләр тәгәри. Заманында шул бер күлмәк тә безне бәхетле итә алган бит...
Хәтерлисезме икән, элек әтәчләрне колга башына менеп алу бар иде. Хәзер куркыныч булу сәбәплеме, әллә инде башка сәбәпләр бармы, әтәчне очырып җибәреп кенә тоту ярышы модага керде. Ни өчен мода дим, чөнки заманадан артта калышмаска тырышабыз.
Бәйрәм күрше авыллардан килгән җырчылар белән дә җанланып торды. Ачасыр егете, күпләрегезгә ТНВ каналы төшергән татар фильмы аша таныш егет Илфат Гыйбадуллин үзенең матур җырларын танайлыларга бүләк итте. Шулай ук Норлат егете Айнур Нурмиев һәм авылыбыз үзешчәннәре мәйданны кыздырды.
Бәйрәм кызганннан кыза гына бара. Халык йотлыгып иң борынгыдан килгән милли йола – көрәшне көтә. Менә келәмгә берсеннән-берсе батыр егетләр чыга. Егетләр артыннан күз иярми, бары көрәшчеләр билендә сөлгеләр уйный.
Егетләрнең берсе дә сыната торганнардан түгел, шулай булмый ни, алар горурланып, «без егетләр» дип әйтерлекләр бит! Көрәш үз көченә, ә җиңүчеләрне шул ук моментта бүләкләү үз көенә бара. Бүләкләргә килгәндә, аларга тел-теш тидерерлек түгел. Спонсорларны да атап үтми булмас, яшь батырга Норлат торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Ленар Садриев исеменнән бүләк тапшырылды. Бәйрәмнең яшь катнашучыларын да онытмадылар, һәрбер кечкенә малай башына түбәтәй киертелде.
Көрәш булган җирдә – батырлар да була бит инде, аларның исем-фамилияләрен атап үтмәсәк, язмам тулы булмас. Менә алар.
Авыр үлчәмдә, кайткан кунаклар арасында:
- 1) Рүзәл Багиров (Россия чемпионы) – Казан
- 2) Айдар Әхмәтов (Яшел Үзән батыры – 2023) Яшел Үзән
- 3) Ранил Галиев (Россия чемпионы) Яшел Үзән
Җиңел үлчәмдә:
- 1) Рәмзис Заһидуллин
- 2) Илназ Хәмидуллин
- 3) Булат Ганиев
Шулай ук, авыр үлчәмдә авыллар арасында:
- 1) Рөстәм Җәләлов
- 2) Айрат Әхмәтҗанов
- 3) Илназ Минһаҗев
Җиңел үлчәмдә:
- 1) Ранил Вафин
- 2) Илмир Гыйбадуллин
- 3)Илнур Гыйбадуллин
Шулай ук 30 кг авырлыкта:
- 1) Илфат Гыйльманов
- 2) Тимур Низамов
- 3) Нияз Низамов
45кг авырлыкта:
- 1) Камил Гыйльманов
- 2) Кәрим Шәйхуллин
- 3) Илмир Сөнәгатов
45 кг авырырак яшьләр арасында
- 1) Илмир Гыйбадуллин
- 2) Айзат Шәймәрданов
- 3) Айлан Нурмиев
Татар Танае «Авыл бәйрәме»нең төп батыры исеменә шушы авыл кияве Рөстәм Җәләлов лаек булды, батыр асты – Танай егете Ранил Вафин калды. Егетләрнең берсен генә дә аерып сөйләү мөмкин түгел, алар көчләреннән килгән кадәр тырышты, чын, гадел көрәш булды биредә. Тәкә иңнәрдә, бүләк кулларда, бәйрәмне тәмамлар вакыт та килеп җитте.
Чын мәгънәсендә югары дәрәҗәдә оештырылган бәйрәм булды бу, күңелгә якын, балачактагы сыман рәхәт бәйрәм. Көн-төн чапкан егетләргә, мәдәният йорты хезмәткәрләренә, җирлек башлыгына «афәрин»нән башка сүз юк.
Эх, шушындый күңелгә рәхәт бәйрәмнәр еш оештырылса иде, аяз күк йөзебез астында, тыныч дөньяларда киләсе бәйрәмнәрне дә каршыларга насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев