Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

“Гөлсез өй - нурсыз өй”

Мулла Иле авылында ишегалдында, капка төпләрендә чәчәкләр үстерүче ханымнар бик күп.

Нәкъ менә шул чәчәкләрне үстерүчеләр тырышлыгы белән йорт яны территорияләре генә түгел, авылымның бөтен урамнары да матурлыкка күмелә. Бу эшне табыш алу өчен түгел, бары тик матурлык барлыкка китерү, күңел гүзәллекне теләве буенча үстерә алар. “Гөлсез өй - нурсыз өй” дип борынгылар юкка гына әйтмәгәндер.
Ә шундый гүзәллекне, чәчәкләр яратучы кешеләрнең берсе Фирдәүсә апа Хәйретдинова.

Эшкә бара торган юлым алар каршысыннан үтә. Урам ягы ачык ишекләреннән күз салам. Ишегалды - чәчәклр дөньясы. Кереп ишегалдындагы төрледән-төрле чәчкләргә исем китеп йөрим. Нинди генә төрле чәчәкләр юк анда. Алгы бакчасында кешедә булмаган, бик биек булып үсүче чәнечкеле гөлчәчәкләр. Ул үстергән чәчәкләргә күршеләре, якын-тирәдә яшәүчеләр, шулай ук узып баручылар да соклана торгандыр,- ди Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова.


Әйе, чәчәкләр тормыш бизәге, шатлык һәм матурлык чыганагы. Алар безнең тормышыбызны бизи, рухыбызны күтәрә, кешеләр арасында эчкерсез дуслык билгесе булып та хезмәт итә.

- Җир эшен бик яратам. Үзем орлыкларын ясыйм, утыртам, чәчәм. Бу эшне күңел биреп башкарам. Исәнлек барында, аяк-куллар йөргәндә тик ята алмыйм, эшсез торып булмый, — ди матурлык тудыручы авылдашым Фирдәүсә апа Хәйретдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев