Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Гипноз кебек үзенә тарта

Бу ялда балыкчылар көне билгеләп үтелде

Бер елда 365 көн булса, аның һәр көне ниндидер бер темага яки һөнәри бәйрәмнәргә багышланган. Иртән торып күзне ачуга, телефонга төрле көннәр белән котлап, кәртинкәләр килеп кенә тора. Кайдан гына уйлап табалар икән дип, гаҗәпкә каласың. Менә бу ялда балыкчылар бәйрәме. Ул традицион рәвештә июльнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Кызык кеше дә инде ул балыкчылар. Кайберәүләр өеннән чыгарга куркып торган чатнама суык көннәрдә дә, елгага барып, сәгатьләр буе утырырга мөмкиннәр. Инде язын боз өстенә су чык­кач та, уртага ук кереп, гомерләрен куркыныч астына куялар. Иртә таңнан йокының иң тәмле чагын бүлдереп, җәен черки ашатырга дип, кабат су буена ашыгалар. Менә шулай нужарып йөрүчеләрне сәер дими, кем дип әйтәсең инде тагын, җә?!

Узган җомга кичендә авылда күршем Марат абый Фәйзуллин кайтты. Кәефе шәп, балыкка барам дип, кармагын да алган, кичтән иртәрәк ятып, таң белән елга буена китте. Без йокыдан торганчы, 10-15ләп балык тотып та кайтан иде инде. Безне дә сыйлады. Алай интегеп йөрмичә, сатып кына алыр­га да мөмкинлеге бар инде аның, юк бит, балык җене кагылган кешегә нәкъ менә эш барышы кызык.

«Балыкны ашарга да, тотарга да яратам. Шулай да, икенчесе күңелемә күбрәк якын. Аның рәхәтлекләрен сүз белән генә аңлатырлык түгел,» – ди ул.


Олы Яке авылыннан Дамир абый Сафиуллин (фотода) балачактан балык тотарга ярата. Атнасына бер тапкыр булса да су буена барып кайт­маса, күңеле булмый икән.

– Идел, Кама, Зөя, Мишә елгаларын, тирә-юньдәге күл буйларын калдырмыйбыз инде. Балык тоту, чын мәгънәсендә, минем хобби. Эштән бушаган вакытым булуга табигать кочагына ашыгам. Җәен иртә таңда кошлар сайрый, тынычлык. Балык белән икәүдән-икәү генә тарткалашып утырасың, эләктергәч, күңелләр күтәрелеп китә. Җаныңа ләззәт алып кайтасың, табигать үзенә күрә бер могҗиза бит ул. Андагы рәхәтлекне, хозурлыкны сүз белән генә аңлатып булмый. Кышын исә, эшем азрак кими, шуңа да атнасына 4 тапкырдан да кимрәк барганым юк. Иң зур балык 12 кило ярымлы сазан иде. Ашаудан бигрәк, учакта уха, шашлык пешерергә яратам, ыслыйм да, киптерәм дә. Әлбәттә, түземле, сабыр кешеләр генә балыкчы була аладыр дип уйлыйм. Ә инде тәҗрибә вакыт белән килә. Бер тапкыр уңышсыз барып кына кул селтәргә кирәкми. Һәр эшкә өйрәнергә мөмкин, теләк кенә булсын. Аннан, беренче тапкыр балыкка баручыларга кармактан тыш, балыкны алдау өчен, сыйфатлы җим алырга киңәш итәр идем. Әйтик, суалчан, кукуруз, борчак яки сатудагы берәр төрле җим, – дип сөйли Дамир абый.


Әңгәмәдәшемнең бу шөгылен ихластан яратуы аның бу хакта рәхәтләнеп, тәмләп сөйләвеннән үк күренеп тора. Өстәвенә балыктан төрледән-төрле ризыклар әзерләп, якыннарын сыйларга ярата.
 

Барлык балыкчыларны бәйрәм белән котлыйбыз. Балык яхшы чиртсен, хәвеф-хәтәрсез генә йөрегез!

Дамир Сафиуллиннан балык шашлыгы рецепты:
 

– Шашлык өчен сазан яисә карп балыгын алабыз. 3 килолы балык булса бигрәк тә шәп. 3-4 сантиметрлы кисәкләргә турыйбыз. Аннан урталай бүләбез. 3 зур суганны ярым боҗралап турыйбыз да, балык өстенә изеп салабыз. Тоз, кара борыч сибәбез. Бер лимонны урталай бүлеп, балык өстенә сыгабыз. 0.5 томат согы салып бергә болгатабыз. Ике сәгатьләп маринадлана. Мангал ягабыз. Балыкны сырт ягыннан шампурга кидертәбез. Кызулыгы әйбәт булырга тиеш. Әйләндерә-әйләндерә 7-8 минут чамасы пешерәбез. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев