Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Газетабызның 14нче санында «Әйтәм әле!» рубрикасы астында басылган, сарай башын кар ишеп төшерү һәм иминият оешмасыннан шуңа түләү алып булмау турындагы язмага «Ак Барс» иминиятләштерү җаваплылыгы чикле җәмгыятьтән рәсми җавап килде.

Кайтаваз

«АК БАРС СТРАХОВАНИЕ» ҖЧҖ клиентларның мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү юнәлешендә эшләүче компания булып тора һәм үз клиентларының мөрәҗәгатьләренә тиз арада җавап бирә.

«АК БАРС СТРАХОВАНИЕ» ҖЧҖдә барлык клиентларга түләү иминият кагыйдәләренә, шулай ук төзелгән иминият килешүләре шартларына ярашлы рәвештә башкарыла.
Шул ук вакытта, компаниянең кыска вакыт эчендә төзелгән иминият килешүләре кысаларында каралган барлык йөкләмәләрне үтәвен ассызыклыйбыз.

«Яшел Үзән» газетасындагы язмада тасвирланган бу хәл буенча тикшерүгә гариза кермәде. Яшел Үзән районы Норлат авылында урнашкан «АК БАРС СТРАХОВАНИЕ» ҖЧҖнең агентлары полислар рәсмиләштерү һәм иминият очраклары буенча өйләренә баралар һәм алар һәрвакыт клиентларга телефон аша җавап бирергә әзер.
Искәртеп узабыз, иминият очраклары буенча гаризаларны компания офис­ларында һәм сайтында бирергә мөмкин. Сораулар килеп чыкканда иминият агентына шәхсән яки кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8 800 100 90 30 (Россия буенча шалтырату бушлай).
 

Компания сайтында операцион һәм ярдәмче офис компанияләренең адреслары һәм телефоннары тәкъдим ителгән.
Хезмәтләр «АК БАРС СТРАХОВАНИЕ» ҖЧҖ тарафыннан РФ Үзәк банкының 06.06.2019 елгы 3867 номерлы һәм РФ Үзәк банкының 06.06.2019 елгы 3867 номерлы лицензияләре нигезендә күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев