Газетабызга язылучылар арасында уйнатылган бүләкләребезне өләшүне дәвам итәбез
Норлатта яшәүче Раушания Мингалиевага җирәбәдә чыккан вафельницаны хисап сессиясе вакытында тапшырдык.
-Мин үземнең бүләк отыуымны белгәч, шаклар каттым! «Яшел Үзән»гә гел язылам, квитанциямне икенче генә ел җибәрүем иде. Менә бит, бәхет елмайды! - дип шатлыгы белән уртаклашты Раушания ханым. - Рәхмәт сезгә безне шулай сөендергәнегез өчен! Исән-сау булыгыз, эшегездә зур уңышлар телим! Газетаны бик яратып укыйбыз, шулай чыгып торсын!
#яшелүзәнгазетасыннанбүләк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев