Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Газ да, су да, юл да кирәк!

Өтәшкә авыл җирлеге хисап сессиясендә төп проблемалар күтәрелде

Бу көннәрдә эш графигыбыз бигрәк тыгыз, ра­йоныбыз авылларыннан кайтып кергән юк. Хәер, тәгәрмәчтәге тиен кебек бөтерелүләре ошый безгә. Күпме кеше белән аралашабыз, материал туплыйбыз, яңалык җыябыз.

Өтәшкә авыл җирлеге сессиясе узасы көн җиткәч тә, барабызмы соң дигән сораулы карашыбызга баш мөхәррир: «Әбизәтельно, газетабыз­ны бу җирлектә алдыралар, бу юлы укучыларбыз саны артты да әле!» дигәч, бик теләп юлга кузгалдык.


Гадәттәгечә, Албаба станциясе янынан борылгач ук, бер төркем этләр каршы алды безне, алар гел шунда һәм үзләрен хуҗаларча тоталар. Тирә-юньдәгеләргә зыян салмасыннар дип кенә телисе кала. Инде Өтәшкәгә кергәч тә, авыл уртасында биш-алты этнең йөрүен күрдек. Соңрак билгеле булганча, бу гадәти күренеш икән. Кышкы авыл урамнарын «выж» итеп кенә узып барганда, кар көртенә кереп батканыбызны сизми дә калдык. Авылның уңган егетләре минут эчендә тартып чыгарды үзебезне, рәхмәт яугырлары.

Элек мәктәп, балалар бакчасы булган бинаның икенче катындагы залда халык шыплап тулган иде. Вәт ничек бердәм булып килгәннәр, молодцылар дигән уй килде башка. Өтәшкә авыл җирлеге башлыгы Андрей Клопов үз чыгышын кыска тотты, әмма барлык өлкәләрне дә колачлады.

Әлеге җирлеккә Өтәшкә, Бузай, Өтәк, Кече Өтәк, Салатчы, Гөбенә станциясе керә. Барлыгы 231 хуҗалыкта 359 кеше яши. Узган ел 7 кеше үлгән, 2 бала туган.


Үзсалым программасы буенча җыелган акча җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә тотылды. Калган сумма быел үзләштереләчәк. Исегезгә төшерәм, акчаны 30 мартка кадәр түләргә кирәк. Җирлегебез 2021 елда откан 1,5 миллион сумлык грантка Кече Өтәк, Өтәшкә авылында урамга вак таш җәелде, Салатчы авылына керә торган юлны төзекләндерү өчен вак таш алынды,дип сөйли башлык. Әлбәттә, җирлекнең чишәсе проблемалары да юк түгел. Бузай, Кече Өтәк авылларында һәм Гөбенә станциясендә су белән тәэмин итү системасын ремонтлау һәм су башнясын алмаштыру мәсьәләсе бик кискен тора. Авыл халкыннан су сыйфаты буенча күпсанлы мөрәҗәгатьләр килә. Каты көнкүреш калдык­лары вакытында түгелсә дә, контейнерлар тузган. Шулай ук, газ кертү эше дәвам итә. Өтәшкәдә – алты, Кече Өтәктә – бер, ә Бузайда ике йорт биләмәсен газлаштырырга кирәк. Шулай ук Гөбенә тимер юл станциясендә дә газ кертелүне тилмереп көтүче гаиләләр бар.


Менә бу урында бөтенләй гаҗәпкә калдык, әле дә булса өйләрен утын ягып җылытучылар бар икән бит, җәмәгать! Моның буенча федераль прог­рамма ярдәмгә киләчәк, дип ышандырдылар.
Узган ел Салатчыда Яшел Үзән хакимияте финанс ярдәме белән эчәргә яраклы кое торгызылды. Район
җитәкчелегенә рәхмәтлебез. Безнең авыл халкына һәм барлык битараф булмаган гражданнарга зиратны тәртиптә тоту буенча өмәләрдә катнашучыларга рәхмәтемне җиткерәм. Җирлекне төзекләндерү буенча күп эш башкарылды, әмма юлларны тигезләү, урамнарны яктырту буенча эшлиселәр дә байтак, –
дип сүзен йомгаклады Андрей Клопов.


Өтәшкәлеләр активлыгы белән аерыла. Сораулар бер-бер артлы явып кына торды. Сессиядә ра­йон башлыгы урынбасары Николай Бызин, Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Рөстәм Асадуллин катнашуыннан файдаланып, үз гозерләрен әйтеп дөрес эшләделәр.

Кайвакыт кат-кат чәйнәп торсаң да, чак кына була әле ул.
Гөбенә станциясеннән килгән ханымның хәле бигрәк мөшкел. Бу гаилә йортлары янгач, биредә өй сатып ала. Өч балалары Татар Танаена мәктәпкә барыр өчен Татар Әҗәленә кыр аша биш чакрымнан артык юлны җәяү үтә. Юл дисәң хәтере калыр, монда ул...

Язманың дәвамын, газетабызның 10 февраль саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев