Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Гармунчы Рәшит абый Шакиров – Яшел Үзән районы Күгәй авылының асыл егете

Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше үзе ясый. Бүгенге көндә Рәшит абый бәхетле ир, 3 бала атасы, 6 оныгына дәү әти. Янында аны бу дөньяга тудырган әнисе дә исән-сау. Бу зур бәхет! Аллаһ Тәгалә аңа баянда уйнау сәләтен биргән, үзлектән гармунда уйнарга өйрәнеп, әлегә кадәр дәртле көйләрен безгә – тамашачыларга бүләк итә.

Туган авыл... Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан туган авылы бар. Һәрберсенең үзенә генә хас кабатланмас урыннары – тугайлары, челтерәп аккан чишмә буйлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелгә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Әйе, бу юллар нәкъ безнең Күгәй авылы турында. Табигате белән генә түгел, күренекле кешеләре белән дә дан тота ул.

Күгәй авылында туып үскән, гомерен сәнгатькә багышлаган Рәшит абый Шакировның 75 яше тулу уңаеннан «Шушы яктан, шушы туфрактан без» дигән кичәгә җыелдык. Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше үзе ясый. Бүгенге көндә Рәшит абый бәхетле ир, 3 бала атасы, 6 оныгына дәү әти. Янында аны бу дөньяга тудырган әнисе дә исән-сау. Бу зур бәхет! Аллаһ Тәгалә аңа баянда уйнау сәләтен биргән, үзлектән гармунда уйнарга өйрәнеп, әлегә кадәр дәртле көйләрен безгә – тамашачыларга бүләк итә.

Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына яшим дип, дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Хәдичә апа Рәшит абыйга әни дә, әти дә булган, сабый чагыннан ук ялгызы үстерә. Тыл ветераны Хәдичә апа унҗиде яшеннән окоп казырга да, ат белән Мари урманнарыннан агач ташырга, кисәргә, тормыш корып җибәргәч тә толлык ачысын татырга, улы Рәшитне максатчан, чын ир-егетләргә хас үҗәт, үз сүзендә нык торучы егет итеп тәрбияләргә каян көч алды икән дип, сокланып куям. Аллаһ Тәгалә Хәдичә апага бәхетне олыгайган көнендә бүләк иткән. Бүген ул авылыбызның бердәнбер тыл ветераны, ак әби. Улы Рәшит, килене Мәгъфирүз тәрбиясендә яши. Әбиләр: «И, Хәдичәнең килене бигрәк әйбәт булды инде», – дип, ак көнләшү белән үзара әйтеп куялар иде. Әйе, Шакировлар гаиләсе һәр яктан үрнәк. Үтелгән юллар заяга узмаган. Гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергән. Гомумән, ир-ат бу чорда алдын-артын уйлап, акыл белән эш итә, җиде кат үлчәп, бер кат кисә.

Тальян моңы… Әби-бабалары­бызның яшьлек елларында ул бик кадерле булган. Татарларда элек-электән гармунсыз авыл булмаган. Яшьләрнең аулак өйләре, кич утырулары берсе дә уен-җырсыз үтмәгән. Безнең Күгәй мәдәният йортында бер чара да гармунсыз, Рәшит абыйсыз узмый. Ул мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып озак еллар эшләде, нинди генә бәйрәмнәр оештырылмады. Башкалар ял иткән вакытта күңел җылысын кызганмыйча, халыкка иҗатын бүләк итте.

Рәшит Шакировның иҗат ки­чәсендә гармун, тальян моңнары тынып тормады. Улы Рәсим гар­мунда уйнавы, оста биюе, онык­ларының, балаларының, килен, кияүләренең, кода-кодагыйларының, туганнарының авылдашларының музыкаль бүләге тамашачыларның күңелләренә хуш килде. Күп еллар бергә авылыбызның мәдәният йортында эшләгән Илсөя апа Гаффарованың, Гөлсу Гаффарованың, Алмаз Шәйхнуровның, Хөршидә Гайнуллинаның күңелле мизгелләрне искә төшерүләре, Илсөя апаның мари биюен бүләк итүе кичәгә тагын да ямь өстәде.

Җирлек башлыгы Фәния Хиса­метдинова Рәшит абый Шакировка Рәхмәт хаты тапшырып, чиксез рәхмәтен җиткерде. Алга таба да дәртләнеп, янып эшләргә, матур чаралар белән авылдашларыбызны сөендерергә язсын. Сезнең һәммәгезгә дә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яңа иҗади идеяләр, гаилә бәхете телибез. Авылыбызның мәдәният учагы һәрчак гөрләп торсын!
Язмамны авылдашыбыз Рәзинә Гафиятуллинаның Рәшит абыйга багышлап язган шигыре белән тәмамлыйм.

Рәмзия Заһидуллина,
Күгәй мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе


Айлы кичтә кемдер гармун уйный,
Еракларга моңы тарала.
Тынып калган авыл урамнары
Гармун моңнарына урала.

Өздереп лә гармун уйный берәү,
Җанга якын татар көйләре.
Җәйге кичтә ачык тәрәзләрдән
Моңга күмеп авыл өйләрен.

Гармун, гармун... Аның телләрендә
Белмим, нинди сихри сер ята?
Күңел хисләренә канат куя,
Моңландыра, кайчак елата.

Кем икән ул авылым гармунчысы,
Баянында уйный сыздырып?
Һөнәренә тугры калган егет –
Рәшит абый бит ул, Шакиров!

Тумышыннан ул бит гармунчы дип,
Әйтәләр нәкъ аның турында.
Сәнгать җитәкчесе һөнәрен ул,
Юлдаш итте хезмәт юлында.

Мәктәп, бакчадагы бер чара да
Аннан башка гына үтмәде.
Ничә еллар буе һәр кичәгә,
Һәр бәйрәмгә ямен өстәде.

Гомеренең күп өлеше үтте
Авыл сәнгатенә хезмәттә.
Гармуныннан аермасын еллар,
Яшәү дәрте булсын йөрәктә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев