Гайнуллиннар: «Илле ел илле көн кебек узды»
Яшь чакта тормыш юлы иге-чиге күренмәгән диңгезне хәтерләтә.
Бер уңайга йөзәрсең дә, йөзәрсең төсле.
Ә чынлыкта, гомер дигәннәре бәхетле, шул ук вакытта борчулы сәгатьләре белән бер мизгелдәй уза да китә икән ул, сизми дә каласың. Бүген үзләренең Алтын туйларын билгеләп үтүче Гайнуллиннар гаиләсе дә: «Илле ел илле көн кебек
узды», – диләр.
Күгәй авылының бар яктан үрнәк, биш бала тәрбияләп үстергән Илсөяр һәм Вәрис Гайнуллиннар гаиләсе 27 гыйнвар көнне, нәкъ менә 50 ел элек Норлат авылында никахларын законлы төстә рәсмиләштерә. Алар ЗАГСка килделәр, әмма бу юлы алар Яшел Үзәннең иң матур залларының берсендә хөрмәтле юбиляр пар буларак чакырулы кунак. Янәшәдә мәхәббәт җимешләре, күз нурлары – балалары, оныклары. Менә бит ул бәхет кайда!
Вәрис абый Гайнуллин җиде балалы гаиләдә иң олысы булып туа һәм ул әби-бабасы белән тәрбияләнә. Бәлки шуңададыр, яшь чактан ук төпле, һәрнәрсәне алдан уйлап эш итә торган егет була. Хәтта булачак хатынының да нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген дә үзенә киртләп куя.
– Мин уйлап йөри идем инде, Аллаһ Тәгалә миңа кер юа, токмач кисә белә торган, чәче ике толымлап үрелгән кыз насыйп итсә иде дип. Ходай мине ишетте, андый кызны очраттым! Өй салып ята торган чагым иде. Шул вакытта үземне дә мәктәп янындагы урамда барган өмәгә чакырдылар. Эшләп ятабыз шулай, күзем чишмәдән кер чайкап кайтучы бер кызга төште. Озын толымнары үрелгән, көянтәсен дә җилкәсенә ныклап салган кыз бик ерактагы чишмәдән кайтып килә. Беренче күрүем иде. Сораша торгач, авылыбызга килгән яшь белгеч – фельдшер булын белдем. Шул урамда фатирда бер әбидә яши икән. Күңелемә кереп оялады бит бу, кич җиткәнне көтәм шулай, ничек танышырга соң? Озак уйлап тормадым, кулыма яулык бәйләдем дә, киселде дип алдадым. Ярдәмгә атлыгып чыккан фельдшерга, сөйләшәсе бар иде, дим. Миңа ул чакта 23 яшь иде инде, өйләнергә кирәк. Фикеремне турыдан бәреп әйттем. Уйларга вакыт бирдем. Әгәр юк дисә, башка аның янына барып йөрми идем. Ул да минем хакта авылдашлардан сораган ахрысы, кире какмады. Шулай ярты елдан артык очрашып йөргәч, Илсөяр белән кавыштык, – дип, ярты гасыр элек булган вакыйгаларны бүгенгедәй хисләнеп, хәтирәләрен яңартып сөйли Вәрис абый.
Вәрис абыйны тыңлап, барысын да күз алдыма китереп, нинди романтик кинофильм төшерергә була дип уйланып утырдым әле. Үз фикерен курыкмыйча әйтә торган максатчан егет булган шул. Илсөяр апа да эчми, тартмый, эшкә уңган егетне тиз күреп ала. Авыл халкы да Күгәй колхозының алдынгы хезмәткәрен мактап кына сөйли. Җитмәсә, кичләрен киномеханик булып та эшли. Мулла Иле кызы Илсөяр, Яшел Үзән медицина училищесын тәмамлагач, юллама белән Норлат дәваханәсенә эшкә кайта. Аннан Күгәйгә җибәрәләр. Монда эшләүче Сәкинә апа лаеклы ялга китә.
Бервакыт, шулай очрашып йөргәндә, Вәрис абый сөйгәнен сынап карау йөзеннән: «Минем шәһәргә китәсе килә», – дип әйтеп карый. Кем белә бит, бәлки Илсөяре киләчәк тормышын калада күзаллый торгандыр. «Ә минем юк, авылда яшисем килә, шулай булмаса, укып бетергәч кайтмаган да булыр идем», – дип әйтеп куйгач, күңеленә җылы кереп китә.
2 гыйнварда зурлап никах туе уза, аннан Мулла Илендә гөрләтәләр, шулай итеп гаилә кору бәйрәме берничә атнага сузыла. 27 гыйнвар көнне исә, кәләш ак күлмәктән, колхоз рәисенең «УАЗ» машинасында Норлатка барып, балдаклар киеп, заманы өчен үзгә булган язылышу тантанасы уза.
Илсөяр апа килен булып төшкән йортта Вәрис абыйның әбисенә – 62, бабасына 72 яшь була. Озак еллар бергә гомер кичерә алар. Бер-ике бала белән генә тукталырбыз дип уйлаган Гайнуллиннар гаиләсендә бер- бер артлы биш бала – Рәмис, Фәния, Әлфия, Нияз, Булат туа. Ул чакта бит әле озаклап декрет ялында утырып торыш юк, 56 көннән эшкә чыгасы. Илсөяр апа авылның бердәнбер табибы. Әйе, ул авылның чын мәгънәсендә зур хәрефтән язарлык табибәсе була. Күпме сабыйны дөньяга тудырган кеше бит ул. Төгәл санын да әйтеп бирә алмый. Чөнки тирә-күрше авыллардан Норлат дәваханәсенә барып җитә алмый, Илсөяр ападан ярдәм сорап, Күгәйгә сугылучылар бихисап була. Гомумән, авыл фельдшерының көне дә, төне дә, ялы да юк. Балалар исә әби-бабай тәрбиясендә үсә. Һәрберсе югары белем ала, гаиләлеләр. Бүген инде тугыз оныклары бар, унынчысының тууын көтәләр. Ялларда өй күңелле шау-шу тавышына күмелә. Бергәләшеп эшлиләр дә, рәхәтләнеп ял да итә беләләр.
– Узган гомергә әйләнеп карасаң, илле ел илле көн кебек узган да киткән икән. Савыт-саба шалтырамый гына тормыш бармый, әмма безнең ачуланышып, үпкәләшеп йөргәнебез булмады. Һәр эшкә керешкәнче уртак фикергә килдек, киңәшләшеп яшәдек. Кайберәүләр кебек хатыныма, «җимешем», «матурым» дип дәшмәдем. Мулла кушкан исеме бар ич (көлә). Шулай да кайчакта Назлыгөл дип әйтәм, – ди Вәрис абый.
«Колхоз» дип җан атып йөргән, балалар үстергән тынгысыз чаклар артта калды. Бүген инде Илсөяр апа һәм Вәрис абый да хезмәт ветераннары, лаеклы ялда һәр көннәренә сөенеп, шөкер кылып яши. Алтын туйлары белән котлап, без дә Гайнуллиннар гаиләсенә тигез, күркәм тормыш телибез. Әле озак еллар чөкердәшеп, менә шулай бер-берегезнең күзенә генә карап, якыннарыгызның игелеген тоеп гомер кичерергә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев