Гаиләбез башлыгы – горурлыгыбыз!
Бу хатны күңелдән күп тапкыр язсам да, утыргач, уйга калдым. Әфган сугышы... Ничек итеп анда булган сугыш мизгелләрен яңартып: «Син кайда, кайчан яраландың, аннан соң нәрсә булды?» – дип сорарга кирәк соң? Хатны язганда, аның сөйләгәндә күзләрендә яшь булса, минем яшьләр ак кәгазь битенә тама иде, тама шул күз яшьләре хәзер дә. Ул чакта борчу-кайгылардан тамса, ә хәзер искә төшкән хатирәләрдән...
Күгештән әфганчы Рамил Низамиев (фото гаилә архивыннан) һәм аны үлемнән саклап калган документлар. / Чулпан Гыйсмәтуллина фотосы, «ЯҮ».
Башладык... 1979 елның 25 декабреннән алып, 1989 елның 15 февраленә кадәр барган Әфган сугышы ул вакытта күпме гаиләләргә күз яше һәм кара табутлар китерде. Күпме аналар, балам исән-сау кайтса иде, дип, ә инде сөлектәй егетләрнең гомерләре яшьли тау башларында өзелеп, күзләрен мәңгелеккә йомганнарның урыннары оҗмахта булсын дип, дога кылды. Әйе, Әфган сугышы безнең гаиләне дә читләп үтми. Хатның герое – тормыш иптәшем Рамил Шамил улы Низамиев.
Яз көне 18 яше тулса да, ул язгы чакырылышка эләкми кала. Әйтерсең лә табигатьнең кара көзе, аның киләчәген алдан ук сизгән кебек, Әфганстан белән бәйли. Шулай итеп, егет армиягә китә, ә ул вакытта әле үзенең Ватан алдында интернациональ бурычын үтәргә дип баруын, таулы-ташлы Әфган җирендә ярасыннан кан тамып калачагын башына да китерми.
Казан хәрби комиссариатында озак торырга туры килми аңа. Гөнаһ шомлыгына каршы, Әфганстанга җибәрелергә тиешле солдатлар кача. Менә шулар урынына Осиново егете белән икесен билгеләп тә куялар. Төнге вокзалдан Волгоград поезды солдатлар белән кузгалып та китә.
Әтисе белән әнисе улларын күреп калырга дип, иртән комиссариат янына килеп баскач, аның инде шактый юл алганын белә. Шунда кемдер, Рамилне Әфганстанга җибәрделәр, дигәч, аларның аяк астында җир убылгандай була. Үзләре белделәр дә, менә авылга кайтып, өйдәге олы кешегә, Рамил өчен җан атып торган әбисенә бу хәбәрне ничек әйтергә дип, кайгыга төшәләр. Әби бик дини карчык була, бу хәбәрне алгач, көндезләрен ураза тотып, намаз укып, оныгының исән-сау кайтуын теләп, догалар кыла. Хәтта, ул кайтса, нәзер корбаны ниятләп куя.
Аллаһ Тәгалә шатлыклы күрешүләр насыйп итә аларга. Әле озак еллар оныгын тәмле ашлары, мич кабартмалары белән сыйлый, чөнки ул аны үзеннән дә артык яраткан була.
...Ә ананың, улы өчен кайгырып, йокысыз төннәре башлана. Моңарчы ишетеп кенә белгән Әфган җиреннән кайгылы хәбәрләр, йөрәкне телердәй ачы хәсрәт аңа да килер кебек тоела. «Менә капка ачылыр да кара табут күтәреп керерләр төсле тоела», – дип сөйли иде каенана-әни. Монда ана йокламаса, тегендә солдат армия хезмәтен башлый. Бер атна дигәндә билгеләнгән частькә килеп җитә алар. Бергә барган якташы белән аерылырга туры килә Рамилгә. Егетләрнең икесен ике частькә билгелиләр. Шуннан соң күрешмиләр. Ашхабад шәһәрендә өч ай укып, сержант званиесе белән Әфган җиренә кертәләр егетне. Иң беренче Кабул, аннары Баграмга. Инде аннан китеп, Пакистан чигендә урнашкан Руха дигән кышлакка урнаштыралар солдатларны. Аларның частьләре бер яктан Нава, икенче яктан Пьян дигән таулар арасында була. Егетләргә күп вакытларын тауларга менеп, махсус операция үткәрергә туры килә, чөнки дошман һәрчак һөҗүм итеп тора.
Бу сугыш, чын сугыш... Монда бар да чын: пулялар да, автоматлар да уенчык түгел. Шул автоматны төнлә дә кочып, кулдан ычкындырмый йокларга да кирәк бит әле. 1985 елның 14 июнендә бәрелеш вакытында Рамил, кулы һәм аягы яраланып, госпитальгә эләгә. Аны вертолет белән Төрекмәнстанның Кызыл-Арбат шәһәренә китереп, дәваланырга салалар. Яралары төзәлеп, янә үз частенә хезмәткә кайта. Шул вакыт эчендә бик күпне күрергә туры килә. Күпме яяралы солдатларны госпитальгә, ә инде мәңгелеккә күзләрен йомганнарны кара табут белән туган якларына озаталар. Бу хәлләр күз алдында бара, болар барысы да авыр тойгылар калдырып, йөрәк түренә кереп урнаша.
Бервакыт, солдатларын ияртеп дежурствога чыкканда, Рамил бер таныш кешене күреп ала. Һәм шакката: ул Әрә-Тугай авылы егете, классташы Шамил булып чыга. Егетләр аз гына сөйләшеп ала да, саубуллаша. Шуннан соң ул аны монда башка күрми. Ә очрашу җанда рәхәт тойгылар калдыра, чит илләрдә якташың белән очраш әле син! Юллары аерыла егетләрнең, һәркемнең үз хезмәте бит. Ә алда Рамил үзенә төбәлгән пулядан яраланып, кан эчендә ятачагын уена да китерми ул чакта... Язмыш аңа тагын бер сынау әзерләп куя.
1986 ел, 19 гыйнвар – бу юлы дошман пулясы Рамилнең бавырына үтеп керә. Бәхеткә, кесә тулы документлар папкасы (ул вакытта аңа «Кызыл Йолыз» ордены бирелгән була) гомерен саклап кала. Каты тышлы бу папка булмаса, ахыры ничек тәмамлануын уйларга да куркыныч. Яралы солдат белән вертолет Баграмга оча. Пуляны алып, дәвалану узгач, аны Ташкент госпиталенә күчерәләр. Өйдәгеләргә, әлбәттә инде, яралануы турында язмый. Бары тик «салкын тидердем» дип кенә әйтә. Ләкин әти-әни йөрәге түзми, билет алып, улларын күрергә Ташкентка оча. Берничә көн сизелми үтеп тә китә, сөйләшеп тә туймыйлар. Инде Рамилнең исән булуына сөенеп, кире Казанга юл тоталар…
(Кыскартып бирелде)
Язманың дәвамын газетабызның №29 (25 июль, 2025 ел) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев