Гаилә – ул шатлык: җылылык, яктылык
11 июль көнне Норлат авылы мәдәният йорты каршында «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көненә багышланган «Зур гаилә бәйрәме» дип исемләнгән иҗади фестиваль булып узды.
Әлеге чара быел икенче тапкыр оештырылды һәм бәйрәм Идел аръягы үзәкләштерелгән клублар системасы җитәкчесе Рамил Гобәйдуллинның котлау сүзләре белән башланып китте. Ул, катнашкан һәр гаиләгә уңышлар, парлы, тигез гомерләр теләп, «сәламәтлек зур байлык» дигән төшенчәләргә басым ясап, ихлас сүзләрен җиткерде. Җитәкчебез Рамил Ринат улының сүзләрен җөпләп, бәйрәм кунагы, Норлат авылы жирлеге башлыгы Илдус Саттаров гаиләләргә аяз күк йөзе, тыныч дөньяларда бәхетле тормыш теләде.

Аннары 12 авылдан килгән гаиләләрне жюри белән таныштырып, бәйрәмнең төп өлеше башланды. Жюриларга килгәндә, безнең белән көн дәвамында Норлат балалар йорты җитәкчесе, 21 баланы үз канаты астына алып тәрбияләүче олы йөрәкле ханым – Рәисә Миңнуллина, Норлат авылы китапханәчесе Лилия Габделбариева, Рамил Гобәйдуллин булды һәм гаиләләргә гадел билге бирде. Гаиләләр 32 градус кызу челләдә көч сынашты дисәк тә, ялгыш булмас.
Фестиваль үз эченә 4 этапны сыйдырды:
- Авыл тарихы, гаилә белән таныштыру;
- Аш-суга осталыкларын күрсәтү, татар халкыбызның милли ризыкларын тәкъдим итү;
- Милли уеннарыбызны, гореф-гадәтләрне чагылдырган чыгышлар;
- Җыр-моңга осталык бәяләнде.

Гаиләләрнең катнашу тәртибе җибәрелгән нигезләмәләрдән билгеләнде. Чарабызның төп максаты – гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту, дустанә атмосфера булдыру, гаилә ялы өчен мөмкинлекләр тудыру иде.
Бер очрашу – үзе бер гомер дип,
Бабайлар бит юкка әйтмәгән.
Бер очрашып, серләр бүлешү –
Бу гадәтләр әле бетмәгән.
Менә шулай итеп, гаилә серләре белән бүлешүне Акъегет авылыннан Рәшидә һәм Илнур Борһановлар башлап җибәрде. Үзләренә генә хас булган гаилә серләре белән уртаклашып, авылның тарихын сөйләп, җыр-моңга осталыкларын күрсәтеп, «ир затының мәхәббәтен яулау ашказаны аркылы» дигән гыйбарәне исбатлап, тел йотарлык баллы вак бәлешләр пешереп килгән иде алар.

Икенче булып Күгеш авылыннан Хәсәновлар чыгыш ясады. Сабантуй дисеңме, авыл бәйрәме – берсен дә Гомәр абыйның җигүле атыннан башка күз алдына китереп булмый иде. Бу бәйрәмдә дә алар Руфия апа белән татар халык биюен башкарып, үзенең җигүле аты кебек, халыкны таң калдырды. Әле алай гынамы соң! Кыр чәчәкләре җыеп, Руфия апага сюрприз ясады. Ә Руфия апа, уз чиратында, күчтәнәчкә дип телне йотарлык «кош теле» пешереп алып килгән иде.
Өченче итеп Норлат авылыннан Ярхәмовлар гаиләсе игълан ителде. Илшат, тормыш иптәше эштә булу сәбәпле, кызы Ралинә белән катнашты. Кечкенә кызчык гаиләсе белән горурлануын, әнисе белән бергәләшеп тәмле ризыклар пешерүләрен таң калдырып сөйләде. Илшатның туган якка мәхәббәте, туганнарына, гаиләсенә карата булган хөрмәте «Авылым» дип исемләнгән җырында чагылды.
Шулай итеп, чират Бакырчы авылыннан Шәйхетдиновлар гаиләсенә житте. Гомәр абый белән Ләйсән апа 4 кыз тәрбияләп үстерә. Кызларның толымлап үрелгән чәчләре, кулларына чәк-чәк тотып, шул татлы ризык исемендәге биюне башкарулары, әти-әниләренә багышлап башкарган жырлары беркемне дә битараф калдырмады. Ә бәйрәм күчтәнәче, аңлагансыздыр инде, табын күрке булган милли ризыгыбыз чәк-чәк иде.
Безгә гаилә бәйрәмендә театральләштерелгән тамаша да күрсәттеләр. Кемнәр дисезме? Әлбәттә, авылдашларым – Күгәй авылыннан килгән Заһидуллиннар гаиләсе. Рәис абый белән Рәмзия апаның оныкчыклары курчак биюе белән таң калдырды. Киленнәре Айгөл баскан җиреннән ут чыгарып, татар халык биюен башкарды. Дөньяга яңа гына аваз салган, әле бер ай да булмаган нәни сабыйларының да бәйрәмдә катнашуы Ранис белән Айгөлдә горурлану хисен уятмый калмагандыр. Күп тапкырлар Сабантуй батыры булган кече уллары Рәмзиснең лезгинка биюе, Рәмзия апаның алып килгән тутырылган тавыгы һәм тормыш иптәшенә багышлаган шигъри юллар барыбызны да шаккатырды.
Бәйрәм кызганнан кыза барды һәм тагын бер катнашучыларыбыз – Олы Ачасырдан өч бертуган кыз Гөлнур, Гөлия, Гөлшат Абзалиналар – гаилә шәҗәрәсе белән таныштырды. Бүгенгесе көндә 8 буынга кадәр нәсел-нәсәбеңне белү зур горурлык...
(Кыскартып бирелде)
Хөршидә Гайнуллина.
Норлат мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе
Язманың дәвамын газетабызның №28 (18 июль, 2025 ел) санында укырга мөмкин.
Фото: авторның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев