Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Гаилә тормыш нигезе, ә балалар – көзгесе

Һәрбер авылда үрнәк һәм ихтирамга лаек гаиләләр бар. Андыйлар турында телгә алганда да, ихтиярсыздан, бары тик хөрмәт белән генә сөйлисең. Һәм, гадәттә, нәселгә өлкән буын яулаган шул яхшы атка балалары, оныклары да тап төшермәскә тырыша. Болар барысы да, әлбәттә, тәрбиядән, гаиләдәге «һава торышыннан» килә.

Безнең белән очрашканда Мәдинә апаның, кадер-хөрмәттә тәрбияләнеп, 90 яшен тутырып бакыйлыкка күчкән әнисен җирләгәннән соң йөрәгендәге хәсрәте әле таралмаган, кайгылы көннәре иде. Шуңа да карамастан, ачык йөз белән каршылап, аралашырга үзендә көч тапты ул.
Мәдинә апа белән Шәүкәт абый Нәбиуллиннар Мамадыш-Әкилдә хөрмәтле гаиләләрнең берсе. Икесе дә шушы авылда туып үскән, өстәвенә сабакташлар да әле.

Сигез классны тәмамлагач, Мәдинә апа шәһәргә юл тота. Яшел Үзәнгә барып, Серго заводына эшкә урнаша, кичке мәктәптә укый һәм 25нче училищеда һөнәр үзләштерә. Токарь, аннары контролер булып эшли. Шулай итеп, ун ел узып та китә.

Шәүкәт абый туган нигезен ташлап, читкә китеп йөрми. Кулыннан эш килгән егет балта остасы һөнәрен үз ләштерә, үзенә өр-яңа йорт та җиткерә. Әмма 1975 елның яз башында әнисе үлеп китә, өй дә хуҗабикәсез кала. Ләкин озакка түгел. Инде бер еллап очрашып-сөйләшеп йөргән Мәдинә апа ике дә уйлап тормыйча, шәһәрне ташлап, 8 мартта үз авылына килен булып төшә. Матур гаилә корып яши алар. Бер кыз, ике ул тәрбияләп үстерәләр.

– Тормыш алып барырга тырыштык инде. Кырчылыкта да эшләдем, фермада бозаулар да карадым. Суган кырында иртәдән кичкә кадәр тир түктек, кырдан кайтканда мотоцикл фарасын кабыза идек. Җәй көне караңгы соң төшә, әле өйдә дә хезмәт көтеп тора бит. Шулай да колхозда пенсиягә яхшы акча белән чыгарлык булмаган хезмәт хакыбыз, Сергода эшләгән еллар белән чыктым, – дип искә ала Мәдинә апа. – Шәүкәт башта осталар бригадиры, аннары колхозда бригадир булды. Шабашкада да эшләде, булдырыр га кирәк бит, ит тә суеп саттык, терлек күп асрадык. Сыер-үгезләр, атыбыз да бар иде. Менә хәзер киметтек инде, Шәүкәт абыегыз өч ел элек инсульт кичерде, шулай да тыштагы эшләргә мине чыгармый, өч үгезебез бар – аларны үзе карый. Авырса да, тик тора белми.

Күршедә генә яшәүче улыбыз Ленар гаиләсе дә, асрамагыз бернәрсә дә, бездә сөт тә, катык та бар, барыбызга да җитәрлек, диләр. Әле хәлдән килгәндә ишегалдын бөтенләй буш итәсе килми бит.

Әйе, Ленар белән Әлфия читкә китми, авылда төпләнеп калган. Өч бала тәрбияләп үстерәләр, ике кызлары инде зурлар, теләгән һөнәрләрен сайлап, үз юлларын тапкан, берсе медицинада эшли, икенчесе юрист белеме ала, Казанда яшиләр. Төпчек уллары бишенче сыйныфка бара. 10 ел әти-әни ләре нигезендә яшәгәннән соң, бер йорт аркылы гына өй салып, башка чыгалар. Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин әйткәндәй, бүгенге көндә «конкретный ЛПХ булдырып яшиләр, бик актив гаилә, авыл иҗтимагый тормышыннан беркайчан да читтә калмыйлар». Күпләп эре терлек, кош-корт асрыйлар.

Матурлыкка гашыйклар, өйләре чәчәкләргә төренеп утыра, әмма нигәдер безнең газетабыз оештырган «Чәчәкле ишегалды» бәйгесендә катнашмыйлар (үз кулларыгыз белән булдырган шул гүзәллекне фотога төшереп, безгә юллагыз, фотолар инде килә башлады, бу искәртү Нәбиуллиннарга гына түгел, капка төпләрендә, урам яктагы өй алларында кеше сокланырлык матурлык тудырган һәр газета алдыручыга кагыла). Вакыт тимиме, тыйнак лыкмы – белмәссең... Мәдинә апа киленнәрен мактап туймый, алар минем кызларым, ди. «Әйбәт кияү-киленнәр насыйп итте безгә Ходай, шөкер. Әлфия белән 22 ел ике йортны бер итеп яшибез, беркайчан да сүзгә килгәнебез юк. Барысына да әйтәм, бер-берегезгә ни дә булса эчегездә булганда да, әйтмәгез, дәшми калыгыз, дим. Вакыт узгач онытыла ул. Дуслыкны, аралардагы җылылыкны сакларга кирәк», – ди зирәк ана.

Яшел Үзәндә яшәп, ике кыз үстерүче уллары Илнар белән киленнәре Руфия дә авылга бик еш кайтып йөри. Абыйлы-энеле ике бертуган үзләренең йөк машиналары белән вак таш ташып, авыл юлларына җәйгән. Ярдәмчел балалар үстергәннәр Мәдинә апа белән Шәүкәт абый, үзләре кебек, үрәк булырлык. Кызлары Лилия белән кияүләре Илсур Казанда яши, ул һәм кыз үстерәләр. Аларның киң күңелләренә кеше балалары да сыйган. 2011 елда Мәдинә апаның энекәше дөнья куя, ике елдан соң хатыны да вафат була. Аларның ятим калган ике баласын (берсе авыру) Лилия опекунлыкка ала. Кызның инде бүгенге көндә үзенең гаиләсе бар, ә малай әлегә авылда, Шәүкәт абый белән Мәдинә апа карамагында, чөнки Лилиядә ике кечкенә бала.

– Әгәр дә ирең әйбәт булмаса, шулай кеше балаларын сый дырып буламы? Әни тугыз ел тирәсе бездә торды, Шәүкәт бер сүз әйтмәде, рәхмәт аңа, Аллаһы Тәгалә саулыклар бирсен, – ди Мәдинә апа.

Ул кайчандыр шәһәрне таш лап, авыл тормышын һәм Шәүкәт абыйны сайлавна беркайчан да үкенми. Иңне иңгә куеп, лаеклы тормыш итә алар, әйбәт балалар тәрбияләп үстерәләр. Хәзер җиде оныкларына үрнәк һәм яраткан дәү әни белән дәү әти. Бәхетле дәү әти-дәү әни. Тигезлекләреннән аермасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев