Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Гаделҗан абый кебекләргә ат җене кагылган диләр

Бакырчының мөхтәрәм аксакалы күркәм юбилеен билгеләде.

Шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен каршы алган Гаделҗан абый Хәсәнов безне шатланып каршы алды. Бакырчы авылының хөрмәтле аксакалы, «Яшел Үзән»нең тугры укучысы ул. Газетабызны һәр җомга зарыгып көтеп ала, күзлеген дә кимичә, башыннан ахырына кадәр укып чыга, сөбеһанАллаһ!

Өлкән буын белән аралашуы үзгә бер рәхәт. Алар бөтенләй башка, самими, бернинди ясалмалык та юк. Эчке дөньяларын сиңа ышанып ачып салалар да, күпне күргән һәм кичергән күзләре белән яратып багалар. Гәрчә минем язма геройлары гел шундый ачык күңелле, гади.

90 ел – аз гомер түгел, Аллаһ бүләге. Бу еллар эчендә Гаделҗан ага күпне күрә. Балачагы сугыш елларына туры килә. Шуңа да кечкенәдән эшләп, чыныгып үсә ул. 

– Мин авыл баласы. Гомерем буе туган җиремдә яшәвем белән бәхетлемен. Күзем авырту сәбәпле, хәрби хезмәткә бара алмадым. Шуңа да Бакырчыдан читкә чыккан кеше түгелмен. Басуда мин аяк басмаган җир калмагандыр. Җәен көтүдә, кышын фермада ат белән терлекләр карадык, ашаттык, тиресен түктек. Ул елларда ат техника ролен үтәде. Эш урыным гел чиста булды, фермага килгән җитәкчеләр дә шакката торган иде. Бозаулар карадым, терлек саны аз түгел, 100дән артык булгандыр. Шулай гомер фермада узды. Мин эшләгән биналар хәзер юк инде, ул якка күз ташласам, моңсу була. Иртә һәм кичен ферма тирәсе техника һәм халык тавышыннан гөж килеп тора иде бит. Бүген – тынлык. Сагындыра ла ул чаклар, – дип яшьлек елларын искә ала Гаделҗан абый.

Аты булганнар авылда гел «важный» кешеләр булды. Нинди генә эшкә тотынсаң да, ат кирәк. Гаделҗан абый да ярдәм сораган авылдашларына баш тартмый. Бәрәңге утыртырга дип килгән бер көнендә Фәүзел исемле кыз белән таныша. Сөйләшеп китәләр, аралары якыная, вакытны озакка сузмый гаилә коралар. Бер-бер артлы балалары туа, өченчесендә тормышларына ямь өстәп, игезәкләр дөньяга килә. Фирдинә, Галимҗан, Гөлсу, Алсу. Һәрберсен хезмәт белән, намуслы, тырыш булсыннар дип тәрбиялиләр. Фәүзел апа бик уңган, чиста-пөхтә була. 60 елга якын бер-берсенә терәк булып матур яшиләр. Бакыйлыкка күчкәненә 6 ел. «Сагынам, сагынмаган кая ул», – ди әңгәмәдәшем дә, пар канаты турында сүз чыккач. Шөкер, Гаделҗан абый бүген ялгыз түгел. Олы кызы тәрбиясендә ул.

– Балачак хатирәләре Бакырчыда әби-бабам нигезе белән бәйле. Җәйге каникулда һәм ял көннәрендә без шунда кайта идек. И, ул печәнгә йөрүләрнең рәхәтлекләре... Җәен таң беленә башлаган чакта – иртәнге икеләрдә арба җигеп, авыл башына чыгып китәбез. Ни өчен шулай иртәме? Җавабы гади – атларны кигәвеннәр тешләп тилмертмәсен өчен! Бабай аларны бик яратты. Аның кебекләр турында «ат җене кагылган» диләр. Мин аның малларга сукканын, авыр сүз әйтеп кычкырганын бөтенләй хәтерләмим. Мине дә аттан курыкмаска, җигәргә һәм тугарырга өйрәтте. Ат җене миңа да кагылды. Шәһәр фатирында яшәсәм дә, әле дә мин конюшняда ат тотам. Чөнки бу миңа балачакка алып кайта торган хатирәләр бүләк итә. Бабаем белән печәнгә бару минем өчен мавыктыргыч бер сәяхәт кебек иде. Йомшак булсын дип, ат арбасына җәймә җәеп куя да, мин шунда рәхәтләнеп ятып барам. Печән җиренә барып җиткәч, бабаем печән чабарга тотына. Мин ташыйм, чәчәк җыям. Эш беткәч, хуш исле йомшак печән өстендә өйгә кайтулары ни тора! Юл буе бабаем белән нидер сөйләшәбез, гапләшәбез... Эх, бүген дә келтер-келтер арба, ат тавышларын ишетсәм, балачакка кайтып килгәндәй булам! Бу якты хатирәләр йөрәк түрендә кадерләп саклана, күңелне җылытып, яшәргә көч биреп тора. Без, аларның 8 оныгы, әби-бабай назын, яратуын тоеп үстек. Алар гомерләре буе балалар өчен дип бакча тутырып бәрәңге утыртты, терлек асрады. Авылга кайткач, мал карашырга дип, бабайга ияреп мин дә чыга идем. Аның булыша торган оныгы нәкъ менә мин булдым. Олы йөрәкле, намуслы, бервакытта да уфтануны белми торган кеше ул безнең бабай. Беркемгә каты бәрелеп начар сүз әйтмәсә дә, без, оныклары, аның күз карашыннан ук шүрли: «Бабай ни әйтер?» – дип, куркып тора идек. Ул барыбыз өчен дә җаны белән борчылып, һәркайсыбызны барлап, яратып, кадерләп үстерде. Чиксез рәхмәтлебез, – дип сөйли оныгы Айгөл Юсупова.

Язманың дәвамын газетабызның 41нче санында (17 октябрь, 2025 ел) укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев