Фатежда – туганнар каберлегендә
Хәтирәләр гел яңарып тора, чөнки сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә, бер генә кеше язмышы да юк.
Бөек Ватан сугышында катнашып, Җиңү яулап туган илебезгә әйләнеп кайтучылар турында матбугатта күп языла. Хәбәрсез югалган солдатларыбыз күпме?! Күпме гаилә бөтенләй кара мөһер сугылган кәгазь дә алмаган.
Мулла Илендә яшәүче Минһаҗ Абдуллин ике улын да сугышка озата. Кечесе Кәрим исән-сау әйләнеп кайта. Сугыштан соң Кәрим абый төрле эшләрдә эшли: клуб мөдире, авыл Советы рәисе дә, колхозда счетовод та була.
Күршедә яшәүче ирен һәм улын сугышта югалткан әбием Нәфисә гаиләсенә ихластан булыша: бәрәңгесен утыртырга, сызарга, малларга печән җыешырга. Сугыштан соңгы елларда авыл клубында яшьләр концертлар, театрлар оештырганнар. Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» спектаклендә Кәрим Абдуллин төп рольне уйный. «Мин исән, мин үлмәм, бетмәс көч алам мин туган илемнән», – дип җырлый. Ул бу җырны шулкадәр итеп җырлаган, аның турында легенда итеп сөйләгәннәре хәтеремдә. Кәрим дә, Барый да гармунда уйнап, җырларга яратканнар. Кәрим абый ның дүрт улы да хромка гармунда өздереп уйныйлар. «Безнең урамнан гына – «Аерма култыгыннан» сугышка 50ләп ир-ат китте. Чупаковларның дүрт гаиләсеннән 8әү китеп, 6сы әйләнеп кайт мады. Бертуган Бә кировлар бишәү китте, өчесе үлеп калды. 20 яшьлек игезәк егетләр – Кәлим һәм Сәлим Гыймадиевлар яуда һәлак булды. Сугышка алынган урам егетләренең яртысы кайтмады», – дип сөйләгән иде Зәйнәп апа Минһаҗетдинова.
Күпме гаилә сугыш ның бар михнәтен, ачысын күргән. Ләкин алар яшәргә көч тапкан, кол хоз эшенә җигелеп тагылган, балалар үстергән.
Сугышка киткәндә Абдуллин булган Барый, Хәтер китабында «Мингазов Бари Мингазович, 1920 елда туган, 122нче укчылар полкы, кызылармияче, сугыш яраларыннан 20.03.1943елда вафат, Курск өлкәсе, Фатеж шәһәрендә күмелгән», – диелгән.
Кәрим абыйның Мурманск шәһәрендә яшәүче улы Дильяр күңелендә йөрткән уен быел тормышка ашырды. Туган нигезенең туфрагын янчыкка салып, Курск өлкәсенә юл тотты. Фатеж шәһәренә барып бу туфракны абыйсының җәсәде күмелгән туганнар каберлегенә салды. Исем, фамилиясе язылган һәйкәл янында фотога төште.
Авылыбыз егетләре Бөек Ватан сугышында фа шист илбасарларына каршы батырларча көрәшә. Барый Абдуллин күп кенә орден-ме дальләргә лаек була. Даны туган якка әй ләнеп кайтты. Батырларыбыз белән горурланабыз.
Дөньялар тыныч, күгебез аяз булсын!
Гөлфинә Канакова.
Мулла Иле-Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев