Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Фәрит Фарисов: «Бәйләргә мин олы Ачасырда өйрәндем»

Ачасырлылар Авыл көнен гөрләтте.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Яңгыр Аллаһ бүләге

Шимбә иртәсеннән үк коеп яуган яңгыр гомер туктамас, көн һич кенә дә аязмас кебек иде. Авыл көненә ерак араларны якын итеп күпме кунак кайткан бит. Аллаһның кодрәте киң аның, нәкъ менә бәйрәм башлана дигәндә генә ялтырап кояш чыкты, шөкер!

Авыл көне югары дәрәҗәдә узсын, һәркем күңелендә бары уңай, онытылмаслык тәэсирләр калдырсын, дип, нык әзерләнгән иде оештыручылар. Елдагыча, күмәк көч белән, өмәләр ясап, күл буе тәртипкә китерелде, матурланды.

Кунакларны авыл башында, зират янында каршы алдылар. Биредә зур эш гамәлгә ашырылды – яңа койма тотылды, тирә-юне ныклап чистартылды. Җитәкчелек алга таба эш планнары хакында киңәшләшкәннән соң, төп мәйданга юл алды. Кунакларны чишмә буенда, күркәм традиция буенча, җыр моң, тәм-том белән каршы алдылар.

Сабан туеның төп асылы – гореф-гадәтләрдә

Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы, мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл уңганнары ярдәме белән әзерләнгән күргәзмә берәүне дә битараф калдырмады. Каюм бабай рецептлары буенча әзерләнгән чәй, балдан авыз итү, туку станогында эшләп карау, оекбаш бәйләү, чигү, алма төю, он тарту, хәтта каен себеркесе бәйләүне дә күрергә, үзеңне дә сынап карарга мөмкин иде.

Быелгы бәйрәмгә Төбәк иҗтимагый оешмасы – Мәскәүнең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Россия мөфтиләр советы рәисе урынбасары, юридик фәннәр кандидаты Фәрит Фарисов кайтты. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев каршы алды. Кунаклар бик рәхәтләнеп җирле осталарның тырышлыгын карады. Фәрит Фарисович тумышы белән Олы Ачасырдан. «Мин нәкъ менә монда оекбаш бәйләргә, шома чигәргә өйрәндем, валлаһи дип әйтәм. Татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен аеруча яратуым белән дә Олы Ачасырга рәхмәтлемен», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты һәм бер мизгелгә генә булса да балачагына кайтты.

Сабыр һәм тырыш кешеләр яши

Авыл көнен хәер-фатихасы белән имам Равил хәзрәт Кадыйров башлап җибәрде. Җирлек башлыгы Илнур Саттаров бәйрәмне оештыруда өлешен керткән һәркемгә рәхмәтен җиткерде. Район башлыгы Михаил Афанасьев олы ачасырлыларның бердәмлеген һәм тырышлыгын үз чыгышында тагын бер кат ассызыклады.

– Ачасырда һәр бәйрәм үзенчәлекле уза, чөнки монда рух күтәренкелеге хөкем сөрә. Аллаһ Тәгалә мәрхәмәтле: яңгырын да бирде, кояшлы көнен дә. Хезмәтегез өчен рәхмәт, биредә уңган, сабыр һәм патриот халык яши. Мәдәният йорты төзекләндерелде, мәктәпкә дә чират җитәчәк. Акрынлап алга куйган бурычларны үтиячәкбез, – дип сәламләде Михаил Афанасьев һәм авыл үсешенә өлеш кертүче асыл егетләребезгә Рәхмәт хатлары, районыбызның «Хезмәт батырлыгы шәһәре» медальләрен тапшырды.

Җырлап-биеп, күңел ачтык көн буе

 

Рәсми өлеш тәмам, димәк, уен-көлке, җыр-биюне башласак та була. Сәхнәдә эстрадабыз йолдызлары чыгышы бер-берсен алыштырып кына торды. Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Рәмилә һәм Рамил Хәйретдиновларның иҗат төркеме халыкны моң дөньясына күмде. Алып баручы артист егетебез Илфат Гыйбадуллин берәүгә дә моңаеп утырырга юл куймады. Рәхәтләнеп көлдерде, уйландырды, дәртле җырларын бүләк итте. Уеннарда катнашырга теләүчеләрнең күп булуы да сөендерде, балалар да, өлкәннәр дә читтә калмады. Йон да эрләделәр, утын да кистеләр һәм башка милли уеннарыбыз да актив барды. Ә батыр егетләребез дулкынланып көрәш башлануны көтте. Ерактан ук күренеп торган ике зур суыткыч күзләрне кызыктырды. Батыр икәү булачак дигән уем рас килде. Авыл яшьләре арасында төп батыр – Айдар Яриев, ә кайткан кунаклар көрәшендә Яшел Үзән егете Айдар Әхмәтов калды. Балаларга да, 2 һәм 3нче урынга лаек булучыларга да кыйммәтле бүләкләр бирелде.

Бәйрәм тәмам, тик ел буена җитәрлек хисләр күңелне озак җылытыр әле. Киләчәктә дә шулай бердәм булып, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап, яшь буынга җиткереп яшик. Кайда гына булсак та, туган як, туган җир барыбер үзенә тарта. Кайтып сыенырлык авылларыбыз яшәсен, гөр­лә­сен иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев