Фәндияр Гыйльманов: «Яшел Үзән» гомерлек юлдаш булды»
Югары Урысбагада гомер итүче Фәндияр абый Гыйльманов һөнәре буенча укытучы да, язучы да түгел. Гомере буе колхозда эшләгән тырыш якташыбыз ул. Шулай булса да, район газетасыннан аерылганы юк аның.
Гел язды, фикерен-уйларын ак кәгазьгә төшереп, конвертка салып җибәрде. Авыл, сәясәт, кеше язмышлары, туган як тарихы һәм башкалар... Әле дә, сирәк булса да, яза. Редакциягә хат килүгә ничек шатланганыбызны белсәгез икән
Урысбага җирлегенә чыккач, штаттан тыш хәбәрчебезнең хәлен белеп чыктык. Соңгы арада телефоннан гына аралаша идек.
– Хәлләрем Аллаһка шөкер дияргә була, кызлар. Әле йөри дә алмый идем бит, коляскада гына хәрәкәтләндем. Хәзер култык таяклары белән булса да, чыгам, – дип шатланып каршы алды ул безне. – Соңгы елларда сәламәтлегем какшады, хастаханә юлларын күп таптарга туры килде. Бүген шөкер итеп яшим. «Яшел Үзән» безнең өчен яшәү чыганагы, алдан ук язмасам да, егерме еллап иҗат итәм. Әле дә язарга теләгем бар. Барлык мәкаләләрегез дә ошый.
Газетада нәрсә кирәк, шул бар. Укучылар белән киңәшләшеп эшлисез. Уку залы да бик әйбәт. Гаеп эзләсәм дә, таба алмыйм. Ирек Сафинның китабы чыккан икән, аның өчен дә сөендем. Рәйхана апа Зәйнуллина белән дә аралашып торабыз. Аның язмаларын укып, үзем дә иҗат белән кызыксына башлаган кеше бит инде мин. Газетада басылган мәкаләләрнең һәрберсен җыеп бардым. Менә бу үзе бер тарих, истәлек, – ди Фәндияр абый калын папкасын күрсәтеп.

Язмам герое Югары Урысбага авылында туып үсә. Икенче класстан ук ат көтүе көтә башлый, аннан бозаулар. Шулай итеп, балачактан эш белән чыныгып үсә ул. Урысбагада 8нче классны бетергәч, бер ел Төрләмәдә укый. 9дан соң иптәшләре киткәч, укуын Олы Ачасырда дәвам итә. Алсу Сөбханкулова классында 10ны тәмамлый.
– Ачасыр мәктәбеннән күңелдә бары уңай хисләр генә калды. Монда килгәч Хәким абый математикадан дәрес саен бер айлар сорагандыр, ә ул минем белемне тикшергән икән. Укып бетергәч, Яшел Үзәнгә эшкә ташчы ярдәмчесе булып кердем. Аннан ике ел армиядә, кайткач, Горький заводында фрезеровщик булып урнаштым. Ике елдан авылга кайтырга туры килде, чөнки әти-әни олыгайды. Колхозның төрле эшләрендә үземне сынадым, тик сынатмадым.
Рәфкать абый бер елны «автовеса»га ашлыкны үлчәп, язып торырга куйды. Икенче елны болынга печән чабарга җибәрделәр. Бервакыт «Волга» машинасында Рәфкать абый килеп туктады. «Җыен, кайтабыз. «Автовеса»га тәртип салырга кирәк», – ди. Алып кайтып китте. Утырам шулай эштә, урамнан бер кыз үтеп китте. Таныш түгел, күз төшеп калды бит. Әтнәдән практикага килгән булган икән. Үзе Айдарныкы. Ике ел йөрешкәннән соң, өйләнештек, – дип тормыш йомгагын сүтә Фәндияр абый.
Әйе, сөйләвеннән күренеп тора, әңгәмәдәшем яшьтән үк бик тырыш, тынгысыз булган. Әлфинур апа белән 50 елдан артык бик матур гомер кичерәләр. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Олысы Альбина – Түбән Камада, уртанчысы Фәрит – Юдинода, Зилә Казанда гомер кичерә, гаиләлеләр. Оныклар әби-бабай дип өзелеп тора. Тулы бәхет өчен, шөкер, бар да бар, сәламәтлек кенә нык булсын. Ә без Фәндияр абыйны күрүебезгә чиксез шат идек. Киләчәктә дә газета аша аралашып яшәргә, иҗат итәргә насыйп булсын. Хатларыгызны көтеп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев