Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Эх, шушы су кыйссасы...

Хәл ителә алмыйча, елдан елга «сөйрәлеп» килүче проблемалар һәр җирдә дә бар инде ул, анысы.

Тик шулай да үзеңнеке үзәктә бит әле, болай да башны авырттыр­ган шул мәсьәләне, җелеккә үтеп, кабат-кабат җыеннарда күтәрәләр. Әйтерсең, мөмкинлек (ягъни, финанслау) булса, аны бер кул селтәнүе белән генә башкарып куймаслар иде! Куярлар иде, әлбәттә, кайсы җирлек башлыгының ел саен хисап сессиясендә шул бер черек балык башын чәйнисе килсен?! Кемнең гел халык зарын тыңлыйсы килсен? Күңелле түгел бит ул, инде чарасызлыктан хәтта акланасы да килми башлыйдыр.


Олы Шырдан авыл җирлегендә дә бар андый «чуан». Биредә аның иң тулышканы башнядан су агып тору һәм ташу вакытларында кайбер хуҗалыкларны су басу белән бәйле. Инде без, кырыйдан күзәтүчеләргә дә кызганыч бу проблемадан иза чигүчеләр белән ничә елдан бирле шуларның очына чыгу җаен таба алмаган җитәкчеләр. Менә алга таба ничек булыр, быелгы хисап сессия­сендә катнашкан район башлыгы урынбасары Николай Бызиннан ярыйсы гына «эләкте» бу су кыйссасы бик озакка сузылган өчен. Тик, бу эш, әлбәттә, кыш көне берничек тә хәл ителә торганнардан түгел, көннәр җылынып, бозлар эреп бетүен көтәргә туры киләчәк. Аннары да, аны башкару өчен финанс чаралары язгы яңгыр белән һавадан яуса гына инде.


366 кеше яшәүче Олы Шырдан җирлеге башлыгы Рәис Кәримов хисап чыгышында әйткәнчә, җирлек бюджеты турыдан-туры халыктан җыелган салым белән бәйле. Һәм дә инде, әлбәттә, үзсалым акчасы да яхшы гына ярдәм булып тора – аңа су торбалары алыштырылган, юлларга вак таш җәелгән һ.б. төрле эшләргә тотылган.

Узган елда отылган 1,5 миллион сумлык грант өстәмә керем булып тора. Ул Олы Шырданда скважина бораулау чыгымнарын күтәрү һәм эшне тиз тоту өчен бик ярап куйган, инде сентябрь ахырында авыл аннан тоташтырылган суны куллана башлаган.


Шулай ук, 2022 елда Инвестицияләр үзәге аркылы, Кече Шырданда плотина төзелешенә тагын бер грант оттык. Ул барлык чыгымнарның 49%ын тәшкил итте. Ә калган 51%ын «Акведук» ААҖ директоры Асия ханым Гобәйдуллина финанслады. Аның туган авылы Кече Шырданны торгызуга керткән бәяләп бетергесез хезмәте өчен барлык якташлары рәхмәтле, – диде Рәис Кәримов. Асия ханымнан кала, җирлектә уздырыла торган төрле чараларда ярдәм күрсәткән иганәчеләребез Александр Голяшов, мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнованы, Олы Шырдан зиратына зур өч капка куйган Ислам Закировны атап үтми мөмкин түгел. Җирлегебездән 4 егет Украинадагы махсус операциягә китте, аларга исән-сау килеш туган йортларына кайтуларын телибез! Мобилизацияләнүчеләргә җирлек халкы бик оешкан төстә 120 мең сум акча җыйды, зур рәхмәт сезгә! Шундый вакытта бердәмлек күрсәткән авылдашлар өмәләрдә дә үзләренең битараф булмауларын исбатлар дип ышанам. Чөнки җирлекнең иң мөһим бурычларыннан берсе халыкны су белән тәэмин итү һәм чүп-чардан арындыру. Су торбалары еш кына сафтан чыгып тора һәм ул иң озагы тәүлек дәвамында төзекләндерелә. Эшенә җаваплы караучы Норлат ТКХ җитәкчесе Равил Бәхтияровка, шулай ук, бик рәхмәтлебез. Без аңа башка мәсьәләләр белән дә мөрәҗәгать итәбез һәм беркайчан да «юк, булмый» дип, кире бормый. Безнең 2024 елга кадәр эш планы төзелгән, аны бергәләшеп тормышка ашырачакбыз, Аллаһ боерса. Бу юнәлештә халык ягыннан бик зур ярдәм булып үзсалым акчасын үзвакытында тапшыру тора, аңлыйсыз­дыр. Авыл тормышында актив катнашучы, проблемаларыбызга битараф булмаган авылдашларга рәхмәт, алга таба да шулай дус булып, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик!


Җыен шуңа күрә дә халыкныкы дип атала торгандыр инде, биредә кешеләрнең күңелләрен борчыган мәсьәләләрне районнан килгән вәкил алдында җиткерү мөмкинлеге һәм алар тизрәк хәл ителер дигән өмет бар. Гөлнур апа Сираҗиеваны үзе яши торган Нәриманов урамында ун өй янына юл салынып бетмәве борчый. Комачаулый торган агачны да кисеп бирүче юк икән, инде аны үзе менеп кисәр дәрәҗәгә җиткән. Урамнарны яктырту проблемасы да бар.

Ясалырга тиешле юлларның конкрет озынлыгын язып заявка бирәбез, әмма 640 метр урынына 340 метр ясалды. Кыйбатланды дип, кисәләр. Киров урамы да шулай калды. Бу бездән тормый,дип аңлатты җирлек башлыгы Рәис Кәримов. – Әутларга килгәндә, быел урамнарда фонарьлар алыштырылачак.

Элекке кибетнең куркыныч тудырып торуы турында да сүз булды. Аның хуҗасы бар, әмма ...

Дәвамын газетабызның 10 февраль саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев