«Эткә сан бар, кешегә юк!»
Олы Карагуҗа җирлегендә сукбай этләр мәсьәләсе күптәнге һәм башка авыллар белән чагыштырганда кискенрәк
Әйе, хөрмәтле райондашлар, авыл җирлекләрендә узган хисап сессияләреннән язмаларыбызны дәвам итәбез. Аларны бастыру шушы көнгә кадәр сузылуына күпләр инде борчылуын белдереп, «безне оныттыгыз ахры», «бер безнең җыенны язмадыгыз» дип, редакциябезгә дә шалтыратты. Юк, онытмадык та, бастырмыйча калдырмыйбыз да – бездә барыгыз да бертигез, бары тик бу араларда бәйрәм котлаулары булганлыктан, шулай килеп чыкты.
Олы Карагуҗа җирлегенә килгәндә, монда халык иң күп мәсьәлә күтәргән җыен булгандыр, мөгаен. Биредә яшәүчеләрнең битараф булмаулары бик яхшы. Инде әйткәнемчә, этләрнең куркыныч тудыруы – көн кадагында. Җитәкчеләрнең, аларны бит хәзер атарга, юк итәргә ярамый, закон шундый, диюләре бер дә тынычландырмый, әлбәттә. Бу закон аларның да кулын бәйли, зыян күрүче авыл кешеләренең дә. Бөтенебезнең ачуын да китерә.
– Эткә сан бар, кешегә юк икән! Урамга чыгарга куркып торабыз бит инде, балаларга көпә-көндез ташланалар! Берәр фаҗига булмыйча селкенмиләр шул бездә! Авыл тулы эт! Марат Шакиров җитәкчелек иткән заманнан калган этләр бит инде алар, хәзер тагын өстәлделәр, берәр нәрсә эшләтегез инде шуларны! – дип, җан авазы белән диярлек җитәкчеләргә ишеттерергә тырышты Фирдисә ханым Шәфигуллина. – Урам да беткән – юл юк. «Глемпинг»ка китеп барамы бөтен акча? Ул безгә кирәкме? Бер авыл кешесе барып ял итәме шунда? Ник безнең район, социаль яклау бүлеге гомер буе эшләгән кешеләргә путевка бирми? Җитәкчеләр бераз гына халык турында кайгыртса, бик шат булыр идек.
Эт проблемасы буенча Шәфигуллина да авылдашларына мөрәҗәгать итте: «Бер көнне контейнерлар янына калдыкларны ташларга мендем, бер кулымда мусор, икенчесендә – этләрдән сакланырга баллон. Бер көтү эт шунда нишлиләр дисәм, кемдер үлгән бозавын чыгарып аткан! Кем аткан аны? Нишлисез сез? Үзегез ул этләргә шартлар тудырасыз. Бөтен җирдә эт-мәчеләрне ашатасыз. Нигә китсеннәр алар моннан тамакларын туйдырып торгач?!»
Әлбәттә, ник китсеннәр инде алар рәхәт урыннан?! Шундый бозау түшкәсе белән сыйлаган җирдән мин дә кусалар да китмәс идем.
Яз җитте, Олы Карагуҗа җыенында яңгыраган тагын бер мәсьәлә кабыргасы белән килеп басачак – ташу белән күпер китәчәк. Бу күренешнең инде аяныч хәлгә китергәне булган, Аллаһ сакласын. Аннары, йорт алларында канау казу тәртибе бетү дә язын су басуларга китерә икән, аларны буып куючы хуҗалыкларга штраф билгеләргә тәкъдим иттеләр.
Су башнясы турында да сүз булды: ул аммиак мичкәләреннән ясалган һәм яраксызга әйләнеп бара икән. Шуны берәр программага кертеп, яңартасы иде, дигән үтенеч белән чыктылар. Күлбаш авылы халкы үз көче белән ясаган юлларын зур машиналар йөреп ватып бетергән, хәзер аны караучы булмас, шулай калыр инде, диеп борчылалар. Район башлыгы урынбасары Николай Бызин аларны тынычландырды, калган вак таш бар, башта грейдер тракторы белән тигезләп, юлга шул җәелер диде. Су башнясы һәм күпер буенча сорауларга ачыклык кертеп, мөмкин кадәр тиз арада хәл итү юлын эзләү районның төзелеш һәм инфраструктурасын үстерү буенча департамент җитәкчесе урынбасары Әхмәд Садыйковка йөкләнде.
Олы Карагуҗада мәдәният йорты соңгы елда гөрләп эшли, нинди генә чаралар, концертлар куелмый, бинасы да яңа, шәп. Ә менә җырга-моңга оста күлбашлылар ул яктан мәхрүм. «Репетициядә дә биемичә генә кайтабыз, башыбызга ишелер дип куркабыз», – диләр. «Авылым җәүһәрләре» иҗат коллективының матур киемнәре инде бар, читекләр белән авылга яңа клуб кына кирәк.
– 100 урынлык клуб булырга тиеш иде, әмма билгеләнгән җиренә сыймый, үләксә базына эләгә. Шуңа күрә хәзер 50 урынлык проект эшләнә. 2024 елда планга керер диеп уйлыйбыз, – диде Николай Бызин.
Кышын авыл урамнарындагы карны эттерү дә җиренә җиткереп һәм үз вакытында башкарылмаудан зарландылар һәм җитәкчелеккә, үзебезнең җирлек өчен бер трактор алып булмасмы икән, дигән үтенечләрен җиткерделәр. «Юллар чистартылмау һәм эттерелгән очракта да бик тар булуы аркасында күп эшләр тоткарлана, батып ятабыз», –диделәр.
– Куыгыз ул Гәрәевне, аның белән килешүне өзегез, ул үзенә әллә ничә авыл алган да, өлгерә алмый. Акчасын түлибез, әгәр ул эшен башкара алмый икән, башканы табарга кирәк, – диде район вәкиле катгый итеп.
Күлбашта урнаштырылган балалар мәйданчыгы җиренә җиткерелмәгән, шуып уйнаган балаларның башлары бәрелмәсен өчен ком кирәк. Башка җирлекләрдәге кебек үк, лейкозлы сыерлар һәм ветеринар проблемасы биредә дә бар. Терлекләр өчен кирәкле даруларга Дөбьязга йөриләр һәм табибын да шуннан алып киләләр икән. Моңа каршы район ветеринария хезмәте вәкиле түбәндәге мәгълүматны бирде:
– Олы Карагуҗа участогы Васильевога кагыла һәм безнең хезмәткәр Зур Ключида утыра. Андагы пунктта кирәкле медикаментлар да бар һәм чакыру буенча без тәүлекнең теләсә кайсы вакытында киләбез. Белмәгән булсагыз, безнең контакт телефоннары 6-68-21 һәм 6-68-22.
Һәм тагын бер яңгыраган мәсьәләне язмыйча булмый, аны Әлфия Сәлахова күтәрде: «Бездән бер автобусны алдылар, ул Биектау районы һәм безгә хезмәт күрсәтә иде. Нигә киметәләр аны, бик җайлы иде? Аннары, безнең авылдан Ключига кадәр 55 сум түләргә кирәк. Каян килгән ул тариф? Шәһәрдә 35 сум, ә бездә икеләтә диярлек. Авылдан төп юлга чыкканчы котың оча, кап-караңгы, ул арага фонарьлар куярга кирәк», – диде ул.
Әлбәттә, чишелмәслек проблемалар түгел, хәзер бит инде үзсалым акчасына һәм төрле программаларга өмет итәргә була. Олы Карагуҗа җирлеге башлыгы Раилә Хөснетдинованың хисап докладына караганда, үзсалым ...
Дәвамын газетабызның 10 март санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев