Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Эштә дә, укуда да тырышлар

Норлат мәктәбе тулы һәм кызыклы тормыш белән яши.

Анда көн саен нинди дә булса мавыктыргыч һәм файдалы чара оештырыла. Узган ике-өч көндә генә дә никадәр эш майтарганнар.
Башлангыч сыйныфлылар өчен юл йөрү кагыйдәләрен үтәп, имин йөрү буенча ачык дәрес узган.


– Бүгенге көндә юлда йөрүче һәркем кагыйдәләрне тапкырлау таблицасы кебек белергә тиеш, – ди алар.
Дәрес ахырында беренче сыйныфлыларны яшь җәяү леләргә багышлау булган һәм алар Юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә, юлны бары тик тиешле урында, светофорның яшел утында гына чыгарга сүз биргән.


Хәзерге автомобильләр чиксез күп һәм зур тизлек яраткан заманда мондый дәресләр бик тә актуаль, хәтта зурлар өчен дә.
5А сыйныфының Җиңү волонтерлары, Светлана Әбзалова җитәкче легендә Норлат авылының һәйкәл тирәсен җыештырып, тәртипкә китергән: кипкән үләннәрдән һәм яфраклардан арындырган, территорияне себергән. Истәлекле урыннарны тәртиптә тоту – «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтенең өстенлекле эше. Активистлар ел саен һәйкәлләрне, мемориаль плитәләрне һәм билгеләрне тузаннан һәм пычрактан, чүп-чардан чистарта. Молодцы димичә, ни диярсең мондый егет-кызларга!


Ә 6Б сыйныф укучылары В.П.Эн гель гард исемендәге обсерва ториягә сәяхәт кылган. Белгәнегезчә, бу – үткәннәр, бүгенге һәм киләчәкне бәйләп торучы фәнни-мәгариф һәм мәдәни агарту астрономия үзәге.
– Обсерваториядә йолдызларның, галактиканың ничек тууын һәм сүнүен белергә, берничә телес коп аша карарга була. Аларның берсе – Россиядә гамәлдәге иң көчле визуаль телескоп һәм аңа инде 100 ел, – дип алган мәгълүматлары, эмо цияләре белән уртаклаша укучылар. – Энгельгардт обсерватория се – аерым бер атмосфералы искиткеч урын. Анда әле үткәннәргә чумасың, бо рынгы биналарның архитектурасына, табигатькә сокланасың, әле яңача җиһазландырылган планетарийның йолдызлар залына эләгәсең. Хәзерге вакытта КФУның астрономия обсерва торияләре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемле генә дә кертелгән.
Күп күргән, күп йөргән һәм күп укыган – күп белгән, дип юкка гына әйтмиләр. Норлат укучыларының алга таба да шулай актив тормышта кайнап гыйлем туплауларын, яхшы һәм игелекле гамәлләрен дә вам итүләренә ышанып, уңыш лар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев