Эшсезләр бар, ә эшләргә теләүчеләр юкмы?
Быел бер җирлектә ике авыл бәйрәме: Өтәк – 590, Өтәшкә – 470 еллыгын билгели.
Бу якларга редакциядә эшли башлаганнан бирле беренче тапкыр бардым. Аңа кадәр дә беркайчан булганым юк иде. Быел Өтәшкә авыл җирлегенең хисап сессиясен газетабыз битләрендә яктыртырга карар кылдык. Чөнки биредә яшәүчеләр арасында «Яшел Үзән»ебезгә язылучылар арткан. Рәхмәт сезгә!
Татар Танаенда шәп итеп яңар тыл ган мәдәният йортында узган җыеннан соң ук барып кергәнгәме, Өтәшкәдә иң беренче булып биредәге бинаның да төзекләндерүгә мохтаҗ булуы күзгә ташланды. Сессия ахырында шул мәсьәләне клуб мөдире Светлана Глебова күтәрде.
– Менә шушы бинаны ремонтлыйсы иде. Халыкка хезмәт күрсәтү үзәге булып тора бит ул. Зинһар, ничек тә булса берәр программага кертеп булмасмы икән? – дип, район башлыгы урынбасары Николай Бызинга һәм җирлек башлыгы Андрей Клоповка мөрәҗәгать итеп. Җитәкчеләр, бу проблема буенча ничек тә ярдәм итәргә тырышырбыз, дип ышандырдылар. Һәм, әлбәттә инде, бүген-иртәгә түгел, мондый эшне еллар буе көтәргә кирәк.
Николай Бызин Өтәк белән Өтәш кәнең юбилей даталарын зур итеп билгеләргә тәкъдим итте. «Аны җәй көне халык бәйрәме рәвешендә оештырырга була. Әгәр дә ярдәм кирәк икән, мөрәҗәгать итәрсез, булышырбыз», – диде. Өстән шундый күрсәтмә яңгырагач, оештырмыйча да булмый инде, җәйгә бәйрәм көтегез, өтәшкәлеләр.
Алты авылны (Өтәшкә, Бузай, Өтәк, Кече Өтәк, Салатчы һәм Гөбенә станциясе) үз эченә алган җирлектә яшәүче барлык халыкның (380 кеше) 130ы татарлар. Биредә дә демографик хәл аяныч, узган елда бер генә яңа туган бала да юк, ә үлүчеләр 11әү. Үзсалым акчасын тапшыру буенча монда актив түгелләр кебек, узган ел нибары 44850 сум җыелган һәм, әлбәттә инде, башкарылган эшләр дә шуның кадәр генә. Бузайда янгын гидранты урнаштырылган, Өтәшкәдә юлларны һәм урам фонарьларын карауга тотылган. Агымдагы елда 500әр сумнан җыярга килешкәннәр. Сумма, шулай ук, җирлектәге мөһим мәсьәләләрне чишүгә тотылачак.
Монда да җирләрдә «Красный Восток-Агро» һәм «ВЗП Заволжье» бизнесын җәелдерә. Шәхси эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр дә бар.
– Фермерлык һәм шәхси хуҗалык булдыру өчен бөтен шартлар да бар, теләк кенә кирәк, – дип, хисап док ладын дәвам итте узган елның сентябрендә генә җирлек башлыгы итеп билгеләнгән Андрей Клопов. – Бездә барлыгы 73 баш эре терлек асрыйлар. Сөт тапшыруга бәяләрнең түбән булуы сыер асрауга теләүчеләр санын да киметә, кызганыч. Шәхси хуҗалыкта күп терлек тотучылар буенча өтәклеләр мактауга лаек. Андыйлар бу авылда алтау. Безнең җирлек умартачылык буенча Идел аръягы зонасында алдынгы урыннарның берсен алып тора. Барлыгы 405 умарта оясы санала.
(Язманы тулысынча газетабызның 9нчы санында укый аласыз)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев