Җәен яумады, бар өмет көздә
Районыбыз кырларында бүген дә эшнең кызган чагы, урак тәмам дип, кырын ятып язны көтәр чак түгел. Авыл хуҗалыгында бер эш икенчесенә бәйләнгән.
Эссе, коры җәй быел аграрийларны аеруча сынады. Яңгыр көтә-көтә көтек булдык. Шуңа да уңыш әллә ни шатландырмады: ул үткән ел җыеп алынганның бары тик 40 процентын гына тәшкил итә.
Яшел Үзән районы кырларында 14109 гектарда бөртекле культуралар суктырылган, барлыгы 16656 тонна ашлык җыеп алынган. Уртача уңыш гектарыннан 11,8 центнер тәшкил итә. «Җиһаншина» крестьян-фермер хуҗалыгында гектарыннан – 21,9, «Тау Иле» хуҗалыгында – 19, ә «Абзалов» КФХда 17,7 центнер уңыш чыккан.
Хәзер исә, игенчеләр техник культураларны җыюга кереште. Алар безнең район кырларында 4298 гектарда чәчелгән. Кукуруз 2407 гектар мәйданны били. Шулай ук көнбагыш җыя башладылар, ул 3674 гектар мәйданны алып тора.
Көзге чәчү тәмам. Район ның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җир эшкәртү буенча консуль танты Шәүкәт Шәрипов бел дер гәнчә, көзге культуралар 9918 гектар мәйданда чәчелгән. Бодай – 8141, арыш – 1153, шепкән (рыжик) 624 гектарда. Көзге уҗымнар матур гына тишелгән, канәгатьләнерлек. Әлбәттә, дым азрак, яңгырлар көзен дә ялындырып кына ява шул. «Дым 160 мм булса әйбәт. Әлегә аз, яңгыр явар дип өметләнәбез», – ди белгеч. Көзге уҗымнар киләсе ел уңышының нигезе булып тора. Шуңа да, яңгырлар явып, кышны әйбәт чыгарлар дип өметләник.
Хәзерге көндә авыл хуҗа лыкларында 9855 гектар мәйданда туңга сөрү эшләре башкарылган һәм дәвам итә.
– Кырда эшләүчеләре безнең һәммәсе үз хезмәт ләрен намус белән башка ра. Республикада Яшел Үзән районы уңыш җыеп алу буенча ничәнче урында дип сорыйсыз. Без, һәрвакыт тагыча, алда! Артка карап, төшен келеккә бирелеп утырырга вакыт юк. Һәр көн исәптә, булган уңышны югалтуларсыз җыеп алу, киләсе елныкына нигез салу – төп бурыч, – ди Шәүкәт Шәрипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев