Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ел гаиләсе безнең районда яши

Норлат авылыннан Миң нуллиннар «Ел гаиләсе – 2021» Бөтенроссия конкурсында җиңүче дипломы белән бүләкләнде.

Казанда ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең йомгаклау коллегиясе узды, анда Дәүләт Советы рәисе Фә рит Мөхәммәтшин катнаш ты. Киңәйтелгән утырышта респуб ликаның ЗАГС хезмәткәрләре узган елда гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве эшләренә йомгак ясады һәм 2022 елга планнар буенча фикер алышты.

Кунаклар арасында – Яшел Үзән районының Норлат авылыннан Миңнуллина-Ла тый повларның күп балалы гаиләсе дә бар иде, алар «Ел гаи ләсе – 2021» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды! Бәхетле әти-әниләргә диплом, шулай ук Россия Гаилә елының мактаулы китабын тапшырдылар, анда аерым битләр Рәисә һәм Наил тарихына багышланган.

Безне күрүләренә, билгеләп үтүләренә һәм онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итүләренә без бик шат! Конкурс бер сулышта үтте, ә җиңүчеләр исеме көтелмәгән бүләк булды! Ра йон башлыгы Михаил Афанасьевка аерым рәхмәтебезне җиткерәсебез килә, барлык башлангычларда ярдәм, җылылык һәм кайгыртучанлык күрсәтте, – ди үзен «зур әни» дип йөрткән Рәисә Миңнуллина.

Ире Наил Латыйпов белән алар 15 бала тәрбияли. Ә без якташларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев