Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Эх, җиләкле җәйләрнең оныта алмамын ямен

Ничек онытасың, ди?! Без бит мәктәптә, уку елы тәмамлануга, тизрәк авылыбыздагы «Норлат» совхозына эшкә йөри идек.

Иң тәмле сезон июнь ахырларында башлана иде. Безнең авылда, ул елларда җиләк җыймаган кыз булмагандыр. Әле туганнарына кунакка кайткан шәһәр кызлары да бик теләп йөриләр иде. Шулай булмый ни, бер уңайдан бушка туйганчы җиләк ашыйсың, җыеп тапшырган өчен акчасын аласың. Әй, шул рәхәт чакларга тагын бер кайтып киләсе иде, сагындыра! Совхозның бакча җиләге плантацияләре бик зур, җиләк җыю ае буена бара иде. Аның ул чакларда җәе дә җәй иде бит. Эшкә барасы бар диеп, тиз генә «форма» киеп аласың. Ул инде кыска итәкле күлмәкләр иде бит безнең чорда, аннары тезгә кадәр сыдырып куеп трико-ыштан кия идек. Бик җайлы, уңай иде җиләк җыярга. Иртән ашап торыш юк, урам кызлары белән җыйнаулашып китәбез. Җиләк салыр өчен агач латокларны, җыйганда изелмәсен өчен, кечерәк, иләк сыман савытларны әзерләп куялар бригадир абыйлар. Без тиз генә рәтләргә кереп җыя да башлыйбыз, иң беренче эреләрен, ничек шулкадәр булгандыр алар, авызга сыймаслыклары бар иде, ашказанына «озатабыз». Кичтән буадан су сиптергәч, әле рәт аралары юешрәк тә була иде, аның каравы, җиләкләр «чис та» юылган. Ашап туйгач, тиз-тиз җыябыз, план булмаса да сентябрьдә укырга барганда яңа киемнәр алырга акча да эшлисе килә бит. Үзең эшләп алган акчаны да аласы рәхәт бит ул! Әле менә, агроном Фидаил абый Шәйдуллин белән бакчачы Нурия апа Шаһидуллиналарның фотосын күргәч, шундый якын булып китте. әле нинди бит, җиләкле латоклар янында! Без менә шунда, агач күләгәсе янына, үлчәтергә җыела идек. Кем күпме җыйганы да шунда күренә, кайсы остарак җыя? Җиләктән соң, кара карлыган, кура җиләге, чия, көз көне исә алма җыярга мәктәптән дә чыгаралар иде. Менә шулай, барлык төр җиләк-җимеш үстергән, табигый витаминнар белән күпме халыкны тәэмин итә алырлык совхозның бетерелүе бик кызганыч. Кайтарасы иде кабат гөрләп үскән алмагач , җиләк бакчаларын, яшьлегебез елларын! Кызлар, сез дә сагынасызмы ул?
Тарихи фото өчен Наҗия Галиевага зур рәхмәт!
Розалия Ибраһимова.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев