Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Эх, гармунчы, уйна әле!

Ноябрь аенда гармунчылар да үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп узды.

Күңелнең иң нечкә кылларын да тибрәтү сәләтенә ия булган гармун моңын кем генә яратмый икән?!

Гармун җансыз, телле агач тарт ма гына булса да, йөрәк авазларын бармакларына күчереп, гармунчы берсеннән-берсе матур авазлар чыгара. Аңлагансыздыр, бүген Күгәй гармунчылары турында сүзем.

Әле без кечкенә чакта ук, сабантуйлар җиттеме, һәрбер урамда гармун, тальян тавышы кичкә кадәр тынмас иде, капка төпләрендә гармун уйнап, кайткан кунаклар белән күңел ачып, җырлашып утырырлар иде. Арьяктан Юныс җизнинең кыңгыраулы атлар җигеп, Гөлчирә апаны янәшә утыртып, ул вакытта бөтен тирә-күрше авыллардан да җыелып, иң матур күңел ачу урыны булган – Норлат сабан туена тальянда уйнап бару хәтердә бүгенгедәй балачак, үсмер елларның иң матур мизгеле булып сакланган.

Ул вакытларда гармун тавышына шулкадәр ияләшкән булганбыз икән, татар көйләрен тыңлап, ләззәт ала идек. Хәзер, нишләптер, гармунда уйнаганны ишетсәк, кайберәүләр нәтиҗә ясап куя: әә, фәлән салып алган да, гармунында уйный башлаган икән дияргә ашыга.

Әллә кечкенәдән тыңлап үскән гәме, гармун тавышын ишетүгә кичергән хисләремне әйтеп тә, язып та аңлатырлык түгел. Шатлыкларда сөенечне белдерүче, кайгыларда хәсрәтне таратучы да – гармун тавышы. Күгәйнең оста гармунчыларыннан: Вәрис Ихсанов, Тәслимә һәм Кәрим Хәйруллиннар, Марсель Кәримов, Госман Мифтахетдинов, Аръяктан Рәшит Мингалиев, Фәргать Хисаметдинов, Илдар Шәрәфиевларның арабызда булмавы күңелсез, әлбәттә (искә алуларым дога булып барсын). Ринат Бәширов, Равил Бәширов, Равил Лотфуллин, Дамир Лотфуллин, Фәргат Сафин, Гумәр Мөхәмәдиев, Галиәхмәт Миңнегалиев, Равил Зәйнуллин, Рафил Зәйнуллин, Азат Шәрәфиев, Шамил Гыйләҗев, Рәшит Миңнуллин, Рәшит Сәлахиев, Ринат Хәйруллин, Наил Мөхәммәтшин, Шәүкәт Гайнуллин – болар бөтенесе дә авылыбызда үзлегеннән уйнарга өйрәнеп остарган гармунчылар!

Аллаһка шөкер, авылыбызда һәрбер бәйрәмдә гармунсыз концерт узганы юк, гәрчә бөтенесе дә тасмага яздырылган көйгә җырларга тырышса да, тамашачы өчен, гармунга кушылып башкарганны тың лавы күңеллерәк шул.

Авылда, мәдәният йорты каршында эшләп килүче үзешчәннәребез өчен, картаюны белми, гел яшь йөрәкле булып калган гармунчыларыбыз, үз эшләренең осталары: Рәшит Шакиров һәм Марсель Гафаровның булуы бик куанычлы, һәммәбез өчен дә үзенә күрә бер горурлык дияр идем. Аллаһымның рәхмәтләре яусын сезгә, безнең куңелләргә моң таратучы гармунчыларыбыз! Бармакларыгыз армый, гармуннарыгыз ватылмый, гел шулай авылыбызны моңга күмеп, озын-озак яшәргә язсын сезгә. Бәйрәмегез белән сезне! Киләчәктә дә үткәннәрне хәтерләтеп, күңелләрне дәртләндереп сайратыгыз әле!

Зөлфия Хәйруллина. Күгәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев