Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Егылып елыйсы килгән чакларда да сынмады

Хатын-кыз бәхете нәрсәдә, дигән сорауга, күп­ләр «балаларда» дип җавап бирер, мөгаен. Хатын-кыз тормышны гүзәллеккә күмәр, дөньяга ул, йә кыз бала тудырыр өчен яратылган. Ул гаилә учагын саклаучы да һәм аның бурычы сынмыйча-сыгылмыйча яшәү.

Әниебез Фәhимә Хөсәен кызы Гыйниятуллина Карашәм авылында бишенче бала булып дөньяга килә. Елның иң матур фасылында – язның уртасында, табигать уянып, яшеллеккә күмелгән чагында туа әниебез. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Ике яшендә теле ачылып, «әти-әни» сүзен әйтергә өйрәнгән чагында, сугыш әтисез калдыра. Әниебез барлык сугыш чоры балалары кебек үк, ачлыкны үзендә тоя.

Тормыш – ормыш дип, белми әйтмиләрдер. Аңа да тормыш арбасына бик иртә җигелергә туры килә. 14 яшеннән колхозда сыер савучы булып эшли башлый, бөтен гомерен шушы хезмәткә багышлый. 27 яшендә шул ук авылда туып-үскән әтиебез Хәлимне үзенә яр итеп, гаилә коралар. Ике каенана яшәгән йортка килен булып төшә. Алар белән әбиебезнең сеңлесе дәү апабыз да яши торган була. Бер-бер артлы без – биш кызлары дөньяга киләбез, ләкин өченчесенә яшәргә язмаган була. Шулай матур гына тормыш иткәндә, кинәт кенә парлы гомерләре киселә. 44 яшендә, барчабыз­ны кайгыга салып, әтиебез якты дөньядан китеп бара. Никадәр генә көчле рухлы булсаң да, пар канатыңны югалту кайгысы адәм баласын барыбер сындыра. Әле бит берсеннән-берсе бәләкәй 4 кызы да бар. Иң кечкенәсенә – миңа бер яшь ярым гына була. Алга таба ничек яшәргә? Авыл җирендә ирсез тормыш алып баруы аеруча авыр.

Бар дөньяның яме сүнгән төсле тоелган вакытларда, әнинең бөтен нәрсәгә кул селтисе, егылып елыйсы килгән чаклары да була. Әмма бер нәрсә «тотып» кала. Ул да булса без – балалары. Безнең хакка яшәргә тиешлеге, күз нурлары алдында үтисе бурычлары аны тормышка кайтара.

Авырлыкларга бирешмәскә туганнары да ярдәм итә. Төрле чаклар була, пар канатсыз гомер кичерсә дә, парлылардан бер дә калышмыйча яши әниебез. Әтиебезне җирләп, 4 ел вакыт узгач, бер-бер артлы каенанасы hәм үз әнисе дә гүр ияләре була. Аның кулында әле каенанасының сеңлесе дә бәхиллеген алып, рәхмәт әйтеп күзләрен йома.

Әниебез безне кеше арасында ким-хур итмичә, ялгызы яратып, сөеп үстерде. Сабыр, йомшак, шул ук вакытта кырыс әти ролендә дә булырга туры килде. Барлык авыл балалары кебек эшләп яшәргә өйрәтте. Әтиле балалар уйнап йөргән чагында, без әнигә бик күп эштә – печән чабу, утын салу, өй эше дисеңме, булыштык. Бигрәк тә ике олы апага эләкте мондый сынаулар. Алар үсә төшкәч әниебезгә дә бераз җиңеләя башлады. Нинди генә кыенлыклар килсә дә, ул безгә сиздермәде. Барыбызны да үстереп, укытып, олы тормыш юлына бастырды. Хәзер дә үткән елларны искә алып күз алдына китерсә, моңсуланып куя. Бүгенге көндә әниебез исән-сау, төп йортның утын сүндермичә, апабыз гаиләсе белән яши. Әнигә олыгайган көнендә терәк булганы өчен апабызга мең рәхмәтлебез. Тырыш, намуслы ана булганы өчен Аллаһ аны 4 кыз, 3 кияү, 8 онык, 3 оныкчык белән бүләкләде. Инде менә оныгының да армия сафларыннан хезмәт итеп кайтып, туйларын күрергә насыйп булды. Икенчесенең кайтуын түземсезлек белән, сагынып көтеп тора. Оныкчыкларының үсүенә сөенә.

Әниебез янына еш кайтып йөрибез, Аллаһка шөкер. Барыбыз бергә төп йортка җыелгач, бик күбәү булабыз, әнинең киңәшләрен тыңларга, тәмле ризыклары белән сыйланырга яратабыз. Аның белән чиксез горурланабыз. Чөнки ул безгә күп кенә тигез тормышта үскән балаларга караганда да төпле тәрбия бирде. Без аның алдында мәңге бурычлы. Ул безнең өчен үрнәк, ул безгә бик тә кирәк. Барысы өчен зур рәхмәтебезне белдереп, аның алдында башыбызны иябез. Шушы көннәрдә күркәм юбилеен билгеләп үткән әниебезгә нинди генә теләкләр әйтсәк тә, аз булыр сыман. Без – балаларың янәшәсендә шатлык­ларга төренеп, озак еллар яшәргә насыйп булсын әле, әни!
 

Ләйсән
Хәйбуллина.
Казан-Карашәм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев