Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Дуслык күпере нык булсын

Кеше гомерендә кызыклы, истә калырлык вакыйгалар бик күп була.

Күптән түгел Мулла Илендә узган очрашуны мин нәкъ тә шундый онытылмаслык чара булды дияр идем.

Мулла Иле авылы җирлеге Арча районыннан зур кунаклар кабул итте. «Тукай эзләре буйлап» дип аталган «Тукай күпере – дуслык күпере» проекты кысаларында Арча белән Мулла Иле арасына дуслык күпере салынды. Бу проектның авторы Яшел Үзән муниципаль районы милли-мәдәни үзәге һәм Тукай фонды филиа лы җитәкчесе Клара Филиппова.
Кунаклар авылыбызның тарихи урыннарында, изге зиратыбызда, борынгы мәчетебездә булды, Тукай йөргән урам буйлап сәяхәт кылды. Авылыбыз тарихы белән җирлек башлыгы Илдар Сәлахиев һәм авылдашыбыз, Яшел Үзәннең 16нчы татар мәктәбе директоры Рөстәм Сәйфетдинов таныштырды. Әлбәттә, мәдәният йортыбызга кермичә буламы соң?! Йоласына туры китереп, ипи тоз белән каршы алдык, фойе да оештырылган күргәзмәне тәкъдим иттек. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Алтын хәзинә» фольклор ансамбле катнашында «Аулак өй» күренешен күрсәттек.
Очрашуны тәмамлап, кунак ашы кара-каршы дигәндәй, сүзне кунакларның үзләренә бирдек. Арчалыларның талантлы икәнен күреп тә, ишетеп тә беләбез. Алып баручы, Арча халык театры җитәкчесе Рамил Мөхетдинов үз эшенең остасы. Җырчылар Алия Ногманова, Диләрә Хәйдәрҗанова, Алмаз Хаҗиев чыгышларын халык яратып кабул итте. Ә «Арча егетләре» халык вокаль ансамбле егетләре, вәт ичмасам, җырлап та карады! Афәрин диясе генә килә.
– Бүгенге очрашу кичәсе үзара тәҗрибә алмашу, дуслык күперен ныгыту һәм күңелле ял итү чарасы булды. Дуслык күперебез киләчәктә тагы да нык, кунакка йөрешүләр дәвамлы булсын һәм матур традиция гә әйләнсен иде», – дип Арча районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов сүзен тәмамлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Телебезне, күркәм йолаларыбызны саклау, үстерү эшчәнлегендә бай тәҗрибә туплау, милләттәшләребез белән аралашу, дуслык күперләрен ныгыту уңаеннан үткәрелгән мондый чарада катнашу мөмкинлеге бүләк итүчеләрнең, чараны оештыручыларның һәммәсенә дә чиксез рәхмәтлебез.
Рәзинә Сәйфетдинова.
Мулла Иле мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев