Дулкын-дулкын чәчләреңне ике толым үр әле
Хатын-кызларның кыска чәчле булуларына биик күптән исебез китми инде.
Хәзерге заманда пеләш башлыларга караганда, озын чәчле гүзәл затларга шаккатыбырак карыйбыз. Һәм, әлбәттә, сокланып. Чөнки, алар бу көндә сирәк күренеш. Ә чынлыкта, гомер-гомергә озын толымлы кызлар игътибар үзәгендә булган. Татар кызларының билләреннән түбән чулпыларының атлаган саен чыңлавы егетләрне әсир иткән... Бусы инде үткәннәрдән хатирә. Бүгенге тизлек заманында кызларының чәчләрен үстерергә түземлекләре җиткән аналарга һәм чәчләрен җыярга озак вакыт кирәк булганлыктан, балалар бакчасына, мәктәпкә барырга кыска чәчле дусларына караганда йокысыннан ярты сәгатькә алданрак торырга мәҗбүр булган балаларга – афәрин! Менә ничек итеп аерып күрсәтәсе килмәсен шундый кызларны?! Шуңа күрә «озын толым» белән бәйле чаралар оештырыла да инде. Әле берсе – «Озын толымлы гүзәл» дигән бәйге күптән түгел генә Бакырчыда булды.
Чынлап та, озын толымлы кызларның горурланырлыклары бар! Күзләр генә тимәсен үзегезгә! Газета укучыларыбыздан да сорыйсым килә, күзәткәнегез бармы икән, булмаса, игътибар итегез әле: чәчләрен озын итеп үстергән кызлар тыйнак, сабыр, түзем, гомумән, ничектер тәрбиялерәк диимме соң. Бу бәлки миңа гына шулай тоеладыр? Фикерегезне «Күңелемдәгесен әйтәм»гә шалтыратып әйтерсез әле, яме.
– Бер көнне кәгазьләр актарып утырганда 20 ел элек уздырган «Озын толым» сценарие килеп чыкты. Анда катнашкан кызларның инде хәзер үзләренең берничәшәр балалары бар. Ә нигә кабат үткәрмәскә соң әле мондый бәйгене, дип уйлап куйдым. Авылыбыз дагы озын чәчле кызлар һәм аларның әниләре белән сөйләштем, күтәреп алдылар, рәхмәт аларга, – дип сөйли Бакырчы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева. – Кызлар барысы да тыйнаклар, активлар. Бер гаиләдән генә дә өч бала катнашты! Бәйгенең һәр өлешенә дә кызлар бик иҗади итеп әзерләнде. Ясап килгән исемле прическалары гына да ни тора: «Җәйге рәхәтлек», «Башак», «Чәчәкле алан», «Татар кызы», «Җәйге фантазия». Ә инде пешереп алып килгән ризыклары телне йотарлык тәмле дә, күркәм дә иде. Үзләрен тамашачыларга бик оста итеп тәкъдим итеп, берсен-берсе уздырып җырладылар, биеделәр. Зирәклек, җитезлек, аш-суга осталык бәйгеләрендә дә сынатмадылар. Җюри бик гадел нәтиҗә чыгарып, кызларга «иң зирәк», «иң сөйкемле», «иң иҗади», «иң моңлы», «тамашачы мәхәббәтен яулаган кыз» дигән дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Ә инде «Озын толымлы кыз» исеменә бәйгенең җиңүчесе Гөлсәрвәр Шәйхетдинова лаек булды. Кичәдә катнашкан кызларга, аларны әзерләргә булышкан әниләренә олы рәхмәтләремне җиткерәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев