Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Дога белән башланган эшнең нәтиҗәсе гел уңай булыр

Бишнә авылы мәчетендә ремонт эшләре дә тиз арада төгәлләнеп куелды.

Биредә авыл халкының  ярдәме белән яңа түшәмнәр куелды, стеналар буялды, мәчетне "ялт итеп" юып та куйдылар.  Ремонт эшләре төгәлләнгәч, мәчетебездә Мәүлид ашы уздырылды. Коръән ашыбызны  Нургали хәзрәт башлап җибәрде. Ул барлык булышучыларга, авыл халкына рәхмәтләрен җиткерде, - дип сөйли Илфат Сабиров. -

Коръән ашына Яшел Үзәннән Гәбделхәмит хәзрәт тә килде. Ул Коръәннән сүрәләр укып, вәгазьләр сөйләде.  Җәмәгать намазы укылгач, догалар кылып, барча җыелганнар чәй табыны артына узды. Биредә кызлар әзерләгән ризыклардан өстәлләр "сыгылып" тора иде. Киләчәктә дөньялар тыныч, өстәлләребез бүгенгедәй мул булсын дип догалар кылдылар

Афәрин бишнәлеләр, авыл халкы бердәм булганда бар да була.

#яшелүзәнрайонытуганавылым

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев