Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Добрый дом» ярдәмгә килде

Норлат «Өмет» («Надежда») волонтерлык оешмасының Норлат штабына Норлат балалар йорты хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре ярдәмгә килде һәм күмәкләшеп 2 антидрон челтәр белән 1 маскировка челтәре әзерләнде.

– Алгы сызыктагы хәрбиләр өчен файдалы нәрсә эшләү теләге безне волонтерлар штабына китерде. Без – балалар һәм олылар – көрәшчеләребезгә алга таба да ярдәм итәргә сүз куештык. Хәтта бер генә плащ яки бер генә челтәр дә кеше гомерен саклап кала ала бит! – дип сөйли Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина.

Роза Ягудина да үз чиратында балалар йорты хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләренә рәхмәтләрен җиткерә:

– Әлеге эштә катнашучыларның барысына да Аллаhның рәхмәтләре булсын! Бигрәк тә Норлат балалар йорты тәрбиячеләренә һәм балаларга. Шул кадәр тырышып эшләделәр! Аллаһ Тәгалә әҗер-саваплар насыйп итсен сезгә! Бәхетле булыгыз! Ин шәә Аллаһ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев