Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Добродело» хәйрия фонды Норлат авылына килде

Максатлары изге – махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына, алар тугызау, мәктәпкә бару өчен матур букчалар һәм барлык кирәкле канцтоварлар бүләк итү.

-Безне Норлат урта гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында бик матур каршы алдылар. Мәктәп директоры Рамил Зиннәтуллин җылы сүзләр белән Рәхмәт хаты бүләк итте. Тантаналы өлештән соң һәр балага 1 сентябрьгә канцелярия товарлары салынган рюкзак бүләк иттек. Балалар һәм ата-аналар бик бәхетле һәм рәхмәтле иде. Бу көнне без бик күп рәхмәт сүзләрен ишеттек. Биш яшьлек кечкенә кыз Мөхәммәтова Алинәгә дә бүләк алып килдек, чөнки ул аягына операция кичерде. Аны да сөендерергә һәм аңа ярдәм итәргә теләдек, без аның тизрәк савыгуын телибез. Норлат авыл җирлеге ветераннар советы рәисе, югары категорияле укытучы Роза Ягудинага безне каршы алганы өчен рәхмәт белдерәсебез килә. Без кешеләргә яхшылык эшли алуыбызга бик шат, шуңа күрә аны тагын да күбрәк кыласы иде, - ди фонд вәкилләре. - Балаларга чын күңелдән яңа уку елында уңышлар телибез, йөзләреннән шатлыклы елмаю китмәсен, кызыклы дәресләр, яхшы билгеләр, нык сәламәтлек телибез. Ата-аналарга сабырлык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев