Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Динле авыл булганга Каратмән зиратындагы агачларга каргалар да ояламый

Без кырык еллар элек шушы җәннәт почмагын ташлап, читкә бәхет эзләргә чыгып киттек. Әмма туган авылның иң якын, изге урын булуын гомерләр узгач кына аңлыйбыз. Һәрберебезнең кайтып йөрер нигезе булсын, Каратмәнебез яшәсен, яшәрсен!

Авыл кырыендарак җәйрәп яткан күл тирәсенең якын килеп булмаслык чатырманлыкка һәм чүп-чар түгү урынына әйләнеп баруы, каратмәнлеләрнең күбесенең күңелен һәм күзен ничә еллар «тырнап» торгандыр. Аны чистарту, тирә-
юнен тәртипкә салу теләге белән януын Әхтәм хәзрәт Ибраһимов безгә авылның имамы итеп билгеләнгәч тә әйткән иде һәм менә әлеге ният тә тормышка ашкан: көч-хәл белән сулыш алучы күл бүген яңаруын бәйрәм итә.

– Өч ел дәвамында барган хезмәтебезнең күз алдыбыздагы нәтиҗәсе бездәге халыкның никадәр тырыш, бердәм булуы турында сөйли. Күп авылларда мондый күмәк эшләрне башкарып чыга алмыйлар. Ә бездә һәр йорттан катнаштыгыз. Балыклар да җибәрдек. Әле алда күл тирәсен матурландыру буенча эш-планнарыбыз бар, бергәләшеп аларын да җиңеп чыгарбыз, – дип сүз башлады Әхтәм хәзрәт. – Бу күлебез җәй айларында су коену, балык тоту урыны булса, кышын шугалак ясап, хоккейлар уйнарга язсын. Балаларыбыз­ны телефоннардан аерып, йөзәргә, тимераякта шуарга өйрәтеп, чыныктырсак иде. Ул бер көнлек кенә булмыйча, көнкүрешебездә, тормышыбызда файдага кулланылсын. Менә шушы матур урынны авылдашлар белән очрашу урыны итик. Иманлы авыл булып, Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтенә, ризалыгына ирешеп, башка авылларга үрнәк күрсәтеп яшәсәк иде. Авылдашлар, битараф булмаганыгыз, бердәмлегегез өчен сезнең алда башымны иеп, рәхмәт әйтәм, – дип сүзен йомгак­лады һәм мәчеттә оештырылган җәйге лагерьга йөреп, ислам нигезләрен өйрәнгән балалар арасыннан Сәмирулла Кахоровка микрофонны тапшырып, корбан итеннән әзерләнгән табын-мәҗлес алдыннан догалар укытты.

Каратмәндәге әлеге күл – тарихлы. Ул шушы авылда 1896-1928 елларда указлы мулла һәм Арча контонының имам-хатыйбы булып торган, бик гыйлемле, изге күңелле Әхмәтгәрәй хәзрәт булдырган сулык. Анда аның тегермәне торган, каз-үрдәкләр йөзгән.

Уздырылган чарага Әхмәтгәрәй мулланың оныгы, өч тапкыр хаҗия Рәшидә ханым Борһанова да кайткан иде. Ул, иң элек, бабасының күлен торгызуда катнашкан барлык карәтмәнлеләргә дәү әтисе исеменнән ихлас рәхмәтләрен белдерде, бәхет теләде.

– «Зөләйха күзләрен ача» фильмында минем дәү әтинең башыннан кичкәннәре тасвирланган диярсең. 1928 елда аны, Советка каршы эш алып барасың, дип, Себергә сөрәләр. Монда ике катлы өе була. Әйберләрен конфискацияләп, Мәмдәл базарына алып барып сатканнар, балаларын куып чыгарганнар. Йорты шушы авылда 70 ел мәктәп булып торды, ничә буын анда белем алды. Дәү әтием биш елдан соң сөргеннән Казанга кайта һәм Мәрҗәни мәчетендә эшләп, 1942 елда дөнья куя, – дип, тарихи шәхес язмышы белән кыс­кача таныштырып узды Рәшидә ханым. – Без бүген җыелган урын аның ындыры булган. Чынлап та, шушында очрашулар дәвамлы булсын. Әхтәм хәзрәт әйткәнчә, авылыбыз иманлы булсын. Һадия апа әйтә торган иде, динле авыл булганга Каратмән зиратындагы агачларга каргалар да ояламый, дип. Алга таба да шулай яшәргә насыйп булсын.

Оештыручы активист­ларның берсе, чараны алып баручы Гөлшат Зиннәтуллина әйтәсе килгән һәркемгә сүз бирде. 70 кеше сыярлык итеп ясалган һәм теләгендә булган һәркем алып килгән күчтәнәчләрдән мул итеп әзерләнгән табын артында җылы аралашу дәвам итте. Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводтан кайтып, берничә кешегә корбан итеп сыер чалган диндәшләр калдырган өлештән пешерелгән аштан авыз итте.
Ә, буе 300 метр, дамбасының киңлеге 18 метр тәшкил иткән, чишмә суларыннан җыелган чиста сулы Әхмәтгәрәй хәзрәт күлендә балалар рәхәтләнеп су коенды, кемдер тутырылган көймәдә йөрде. Теләүчеләр, мондый очрашудан алган хисләрдән күңелләрендә моң ташыганнар – җырлады, кунакка кайткан Роза Гарипова «Беренче мәхәббәт»не башкарганда олы яшьтәгеләр дә түзмәде, парлашып танцыга чыкты. Чынлап та, халык мондый чараларга сусаган, караңгы төшкәч тә, таралышасылары килмәде. Тагын кайчан күрешәсең әле болай итеп?

– Минем күңелемдә бүген шундый көчле эмоция­ләр өермәсе, әйтеп бетергесез! Шулай авылдашлар белән җыелышырга сәбәп­ләр булып торсын, – диде Резедә Зәйнуллина. – Эш башында әйдәп торучы Әхтәм хәзрәт кебек кешенең безнең авылда булуы бик зур бәхет. Бүгенге көнгә бөтен авыл бердәм булып әзерләнде: мәчеткә йөрүчеләр намаздан соң шушы урынны чабып, җыештырдылар, башкалар өстәл-эскәмияләр ясады. Авылыбыз бик матур! Без кырык еллар элек шушы җәннәт почмагын ташлап, читкә бәхет эзләргә чыгып киттек. Әмма туган авылның иң якын, изге урын булуын гомерләр узгач кына аңлыйбыз. Һәрберебезнең кайтып йөрер нигезе булсын, Каратмәнебез яшәсен, яшәрсен! Күлебезгә кабат яңа тормыш бирүгә өлеш керткән һәркемгә Аллаһ рәхмәте булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев