Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов эш визиты белән Яшел Үзән районында булды

Илдар Ирек улы Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләрне Халыклар бердәмлеге көне белән котлады, балалар белән аралашты, бүләкләр, уеннар һәм курчак театры алып кайтты:

- Безнең илдә 193 милләт яши, 277 телдә һәм диалектта сөйләшәбез – бу бик зур байлык, моны исегездә тотыгыз. Сезгә сәламәтлек, иң мөһиме - авырмагыз. Без, үз чиратыбызда, киләчәктә сезнең тормышыгызда уку белән дә, эшкә һәм тору урынына урнашу белән дә ярдәм итәчәкбез, үзегезне уңайлы хис итү өчен барын да эшләрбез!

Шулай ук депутат Норлат авылыннан мобилизацияләнгән һәм күп балалы Миңнуллиннар гаиләсендә булды, аларга азык-төлек җыелмалары тапшырды һәм үзләрен борчыган сорауларны контрольгә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев