Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Данның төбе – хөрмәт, хөрмәтнең төбе – хезмәт

Алар гомер буе янәшәдәгеләргә ярдәм кулы суза. Хәтта лаеклы ялга чыккач та, үзләре өчен генә яшәп, үз казаннарында гына кайнамыйлар. Чөнки берсе – мал табибы, икенчесе – шәфкать туташы: авыл җирлегендә иң кирәкле, дәрәҗәле һөнәр ияләре.

Сүзем Олы Ачасыр авылында яшәүче Галия һәм Илдар Гыймадетдиновлар гаиләсе турында.
Саба районының Сатыш авылы кызы Яшел Үзән медицина училищесында белем ала һәм Олы Ачасырга дус кызының туена кайткач, Илдар исемле егет белән таныша. Бер-берсен сынап, очрашып йөргәннән соң, 1978 елда яшьләр гаилә кора. Яшь белгеч Галия хезмәт юлын нәкъ менә Олы Ачасырда, коллегалары Динә Гобәйдуллина һәм Роза Мәгъсүмова белән кулга-кул тотынып башлый. Җиде ел авылдагы хастаханәдә өлкән шәфкать туташы була. Инде дәваханә ябылгач, фельдшер-акушерлык пунктында хезмәт куя. 40 елга якын эшләү дәверендә күпне күрергә туры килә.

– Авыл зур, ул чакта халкы да күп бит инде. Безнең эш сәгате юк, көнен дә, төнен дә чакырган җиргә бардык. Бала таптырырга да, төрле имгәнүчеләргә, авырып китүчеләргә дә медицина ярдәмен күрсәттек. Баштан кичергәннәрне бүген уйлап куям да, батыр йөрәкле булганмын дим. Яшьлек белән сизелмәгән генә, һәр кеше язмышы йөрәк аша узган. Авыру белән бергә борчыласың да, кайгырасың да. Битарафлык безнең һөнәр ияләренә хас сыйфат түгел. Әле бит ул чакта авыруларны дәваханәгә алып барырга транспортка да кытлык иде, – дип искә ала төрле вакыйгаларга бай хезмәт юлын Галия апа.

Авыл фельдшерының эш сәгате юк дисәк тә, башка бюджет оешмасы хезмәткәрләре кебек, алар да авылның иҗтимагый, күмәк эшләрендә актив катнаша. Колхоз кырында бәрәңге, чөгендер үстерү, ындыр табагында икмәк чистарту, юл буйларын чүп үләннәреннән арындыру... Хәтта Бишбатман авылына кадәр үлән чабып йөргән чакларны бүген күпләр хәтерли торгандыр әле. Бу минем эш түгел, дигән сүзләр юк иде шул элек. Мәктәп укучылары да кечкенәдән эшләп, ныгып үсте. Ә балалар бакчасы, мәктәп бала-чага тавышыннан шау килеп торды. Авылның гөрләп яшәгән чакларын Галия апа белән күз алдыннан кичердек, хатирәләрне яңарттык. «Иске балалар бакчасында ике төркем иде. Балалар белән күп эшләргә туры килде. Ул еллар бик сагындыра. Лаеклы ялга чыккач та, күңелдә бушлык, нидер җитми кебек иде, хәзер инде өйрәндек», – ди ул.

Татарстан Республикасының ат казанган ветеринария табибы, Яшел Үзән район ветеринария берләшмәсе ветераны Илдар Гыймадетдинов үз һөнәре буенча 42 ел хезмәт куя. Әле сәламәтлеге какшамаган булса, бүген дә эшләр иде, чөнки кешене, нинди генә авыр булса да, файдалы һәм кирәкле хезмәте бәхетле итә. Олы Ачасыр ветеринария участогы алты торак пунктны берләштерә. Бер авыл белән икенчесенә күпме юл үтәсен Илдар абый бер үзе генә белә. Арып-талып өйгә кайтып кергәч тә, икенче чакыру килеп ирешергә мөмкин. Кышын чаңгыда йөргән чаклары да күп була. 15 ел ветеринария берләшмәсендә участок мөдире булып, шушындый тыгыз график белән эшләргә туры килә. Ә инде аңа кадәр 1976-2003 елларда Ачасыр колхозының ветеринар табибы була.

Хуҗалык зур, 1980 елларда мөгезле эре терлек саны ике фермага 4000 башка җитә иде. Моннан тыш тавык, ат фермасы да булды. Хезмәт юлымның иң күңелле чоры шушы елларга туры килде. Эшем авыр булса да, нәтиҗәсе үзе бер рәхәтлек бирде. Минем ярдәмнең файдасын күреп, рәхмәт әйтүчеләрнең күп булуы канатландыра иде. Малларның зарларын сөйләргә теле юк, барысы да тәҗрибә белән килә. Яшь чакта төпле киңәшчем Гумәр абый Вәкилов булды, аңа рәхмәтем зур, – дип сөйли Илдар абый.

Колхоздан Казан ветеринария институтына укырга юллама белән җибәргәндә үк җитәкчеләр яшь егетнең җаваплы булуын белгән диярсең. Ә студент егет тырыша, ул ТР Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булган Марат Әхмәтов белән бер төркемдә укый, тулай торакның бер бүлмәсендә яши. Һәм алган һөнәренә тугры калуы, туган авылына кайтып, әти-әни нигезен саклавы белән горурлана.

Гыймадетдиновлар Олы Ача сыр ның үрнәк гаиләсе дисәм, авыл дашларым каршы килмәс. Ма тур, сирәк очрый торган исемле балалары – Ләззәт, Сәяр, Ания дә акыллылар, булдыклылар, өчесе дә югары белемле. Ләззәт Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары. Сәяр – милли китапханәдә реставрацияләү бүлеге мөдире, ә Ания лицейда укытучы, әлегә икенче кызы белән декрет ялында. Әби белән бабасына дүрт оныклары яшәү яме бирә. Бәйрәм һәм ял саен диярлек төп нигез аларның күңелле тавышына күмелә. Төпчек онык ка әле берничә ай гына. Әби-бабай ны үзенә каратып, биетеп кенә тора.

Гомумән, Галия апа белән Илдар абый, эшлисен эшләдек инде, җитәр дип, кул кушырып утыра торганнардан түгел. Тынгысыз җаннар тик утыра аламыни соң?! Көчебез җитә әле дип, сыер асрыйлар, бозау үстерәләр. Элеккеге кебек чалгы тотып болында печән чабасы юк дип, терлек азыгын сатып кына алалар. Мал-туарны Илдар абый аеруча яратып тәрбияли. Ә Галия апа исә балаларын да, оныкларын да тәмле сөт ризыклары белән сөендерә.

Менә шулай, барына шөкер кылып, 44 ел иңне-иңгә куеп, тыныч кына гомер кичерә авылдашларым. Лаеклы ялда булсалар да, бүген дә ярдәм кирәк чакта бервакытта да «юк» дип әйтмиләр. Кемнеңдер сыеры, йә бозавы авырып киткәнме, кемгәдер укол салырга кирәкме, хәлләреннән килгәнчә булышалар. Шуңа да авыл халкы аларга бик тә рәхмәтле. Әле киләчәктә дә шулай рәхмәтләр генә ишетеп, тигезлектә, балаларыгызның уңышларына сөенеп, исәнлектә яшәргә насыйп итсен. Тормышыгыз бүгенгедәй түгәрәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодецлар,бик матур куплэргэ урнэк гомер кичердегез! Этиегез белэн эниегезне хормэт итеп яшэдегез.Алар да сезгэ ризалыкларын биреп кучкяннэрдер бу доньядан.Авыл халкына хезмэт итеп ,оч бала устердегез,яхшы тэрбия бирдегез.Топ нигез диеп барыбызда сезгэ кайтабыз,ачык чырай белэн каршы аласыз.Зур рэхмэт сезгэ,Тигез гомер итегез,исян-сау булыгыз.Норлат районы Октябрино авылыннан Эмхиля.Илдарнын туганнан туган сенелесе.