Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Дамба булыр, ә күлләр ничек чистартылыр

Мамадыш-Әкил авыл җирлеге сессиясендә мөһим мәсьәләләр каралды

Кышкы авыл тыныч һәм ничектер ыгы-зыгысыз була. Беркем беркая ашыкмый, тормыш үз җае белән бара кебек. Ап-ак кар сарган агач-куаклары, кар көртле урамнары белән дә үзенчәлекле инде ул. Шуларны күреп бер хозурлансаң, икенче бер күренеш чынбарлыкка кайтара. Авылга кергәндә үк ташландык корылмалар каршы ала. Кызганычка, моның ише җансыз биналар хәзер бөтен җирдә дә бар.

Мамадыш-Әкил авыл җирлеге сессиясе Татар Танаенда узды. Катнашучыларны биредә яшәүчеләр кул эшләнмәләреннән, үзләре җитештергән тәм-томнардан торган күргәзмә, концерт номерлары белән сәламләде. Мәдәният йорты да хәзер бик заманча һәм иркен. Шуңа күрә бу атмосферага килеп эләккәч, үзеңне шәһәрдәгечә тоясың. Бу авылларда тырыш кешеләр киләчәккә өмет белән карап яши, шәһәрдән дә калышмыйлар, заманнан да. Өйләренә керсәң, тиз генә чыгам димә. Табыннары мулдан, коймаклары пешкән, абзарлары тулы мал-туар. Димәк, сөте-мае, каймагы да бар. Тырышсаң, авылда да шулай яшәп була.


Җирлек башлыгы Фәнис Мирхәтуллинның хисап чыгышыннан аңлашылганча, мобилизация буенча биредән өч кеше алынган. Дүрт авыл кергән (Мамадыш-Әкил, Татар Танае, Панау, Рус Танае) җирлектә 919 кеше яши. Үзсалым акчасын Панауда – 500әр, башкалары 700әр сумнан җыйган. Нәтиҗәсе дә күз алдында: Татар Танаеның Вахитов урамында 300 метр юлга вак таш җәелгән, Мамадыш Әкилнең Тукай урамына – балалар мәйданчыгы сатып алганнар, ә Ленин урамында балалар мәйданчыгының нигезе төзелгән. Шулай ук үзсалым акчасына Татар Танаеның Ленин урамында да балалар мәйданчыгы урнаш­тырылган, ә Панау авылының Үзәк урамында 50 метр вак таш җәелгән юл салганнар.
2023 елда да үзсалым шул ук күләмдә җыелачак, дип сөйли җирлек башлыгы.
Мамадыш-Әкил авы­лында чишмәне төзекләндерергә җыенабыз. Татар Танаеның Вахитов урамында юлны салып бетерергә, Панауның Үзәк урамында вак таш җәелгән юл салырга кирәк. Җирлектә 402 шәхси ярдәмчел хуҗалык (ЛПХ) исәпләнеп, мөгезле эре терлекләр саны 378гә җитте. Халык умартачылык белән дә шөгыльләнә. 6-8әр сыер асраучы гаиләләр бар. Терлекчелек биналарын төзүгә субсидия суммасы быел артты: 5 баш мөгезле эре терлек асрасаң 400 мең сум бирелә ала, ә 8 башка – 600 мең сум.


Башлык 2023 ел планнары белән дә уртаклашты. Татар Танае авылы янында суүткәргеч дамба төзү буенча эш башланган. Дамба су басудан интеккән авылга бик кирәк. «Россия почтасы» бинасын төзүгә җир участогы бирелгән. ДПО гараж боксы төзелеше өчен җир участогына проект-смета документациясе әзерләнгән. Җирлек территориясендә инвестор яшелчә культуралары үстерү өчен җир пайлары алу буенча эш алып бара. Дәүләт программасы буенча Панау авылында чиркәүгә вак ташлы юл салу күздә тотыла.

Зур финанс чыгымнары таләп иткән проб­лемалы мәсьәләләр бар. Мамадыш-Әкилдә мәдәният йортына – ремонт, Мамадыш-Әкил һәм Тегеш (Чувашия республикасы) авыл җирлекләре арасында 1,5 чакрымлы юл кирәк. Аларны дәүләт программалары белән генә хәл итеп булачак.
Мөһим бурычларның берсе – халык тормышын яхшырту, диде җирлек башлыгы. –Әлбәттә, проблемалар күп һәм аларны берьюлы хәл итү мөмкин булмас. Әмма бергәләп без аларны җиңәчәкбез.


Халык сорауларына килгәндә, шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә акча бирелмәве билгеле булды. Район башлыгы урынбасары Николай Бызин бу хакта беренче ишетүе һәм аны ачыклаячагын белдерде.


Урамда тополь агачын кисүне сорап мөрәҗәгать итүчегә: «Акча бирелер, кисәрләр», – дип ышандырдылар.


Быел авыл тирәли дамба төзеләчәк, ә күлләр уртада кала. Аларны тирәнәйтергә, чис­тартырга кирәк. Моны да дәүләт программасына кертеп булмыймы?
– Дамба буенча безнең бик «кайнар» сөйләшүләр булган иде. Ә күл мәсьәләсендә белгечләргә мөрәҗәгать итәргә туры килер, диде Николай Бызин.
Авылга кергәндә үк җимереклек каршы ала. Бу иске гараж һәм АЗС биналарын сүтеп атарга кирәк. Бер авылда да мондый хәлне күрмисең, – дигән тәкъдимгә район башлыгы урынбасары: «Җимереп та­шлау җиңел, ә менә төзү катлаулы, – диде. – Мондый биналар Мулла Илендә дә, Норлатта да бар. Норлаттагысын шәхси эшмәкәр ферма ачарга алды һәм бернәрсә эшләмәде. Аларны хәзер инвесторлардан арзанга сатып алып, җирлекләргә тапшыру күздә тотыла. Эшлеклеләргә эш ачарга була. Шундый мисаллар бар. Әнә клубыгыз элек нинди иде, ә хәзер ничек «шикарно». Безнең дә авылларны матур итеп күрәсе килә».


Сорау бирергә кыймыйча торган Татар Танаеннан Рәшит Габдерәхимовка сүз бирделәр. Дамба төзеләчәге хәл ителгәч, ул бәлки иркен тын алып куйгандыр. Танайлыларның бу проблемасы...

Язманың дәвамын газетабызның 17 февраль санынан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев