Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Даими язылучыбыз «Мөселман хатын-кызлары оешмасы» белән берлектә сәяхәттә булган

Әссәламәгаләйкүм, хөрмәтле редакция! Шушы көннәрдә бик күңелле очрашу – сәяхәттә булып кайттым әле.

Шөкер, дусларым күп минем. Кая нинди ярыш, конкурс була, шул турыда соңгы көнендә булса да, миңа хәбәр итеп өлгерәләр. Үзләре катнашмаса да, мин тырышам. Бу юлы да шулай булды. Казандагы дустым Резедә журналист Әлфия Самат оештырган «Мин ничек намазга бас­тым» конкурсын күреп, миңа да тәкъдим итте. Рамазан аеның соңгы көнендә шул бәйгегә эләгеп калдым. Нәтиҗәсен бу көннәрдә ясадылар.
Әлфия Самат «Мөселман хатын-кызлары оешмасы» белән берлектә, безне «Капитан Гусев» теплоходында өч сәгатьлек йөзү – сәяхәткә чакырды. Башта бармас­ка да уйлаган идем. «Сезгә приз да бар, аннан якыннарыгыз­ны да үзегез белән ала аласыз», – диюләре ошап китте, ахры. Ә барыр­га теләмәүнең сәбәбе – судан, тирәнлектән курку.
«Самолётта да очтың, инде суда йөзеп кара, бу Аллаһ бүләге бит сиңа», – дип уйлап, тәвәккәлләдем.
Янымда якыннарымның булачагы да көч өстәде. Олы кызым Гүзәлне, киленем Ләйсәнне дә үзем белән сәяхәткә чакырдым.

53 ел элек, педучилищеда укыганда, Уфага су юлы белән поход оештырган идек, шуннан бирле суга чыккан юк икән. Бик тәэсирле, бик матур истәлек булып калды бу очрашу. Көн дә матур иде, махсус кояш баешы вакытына туры китеребрәк йөзү бик уңышлы булды.
Кешеләр чит илгә йөри. Үзебездә дә Идел елгасы диңгез кебек тоелды.
Теплоходка утырганчы, кеше күплеген күреп, куркып та калган идем. 155 кеше берьюлы 5нче причалга кергәч, бик шүрләтте, дип әйтимме?!

Очрашу Коръән уку белән башланды. Аннан вәгазь сөйләнде, мөнәҗәтләр әйтелде. Кичке аш та бик ошады. Уеннар, бәйгеләр, йомгак ясау, бүләкләү, бергәләп намаз уку, Югары Ослан районында туктап, фотосессияләр ясау, Зөягә кадәр булган елга буйларының матурлыгы – безне әсир итте.
Палубага чыгып, кояш бае­шын күзәтү шулкадәр күңелгә көчле тәэсир итте: дөньялар тыныч булсын, кешеләр төрле экскурсияләргә шулай үзебезнең матур Татарстаныбызда да күп йөрсеннәр иде дигән теләктә булдык.

Бүләк-призларның иганәчесе Әлфия Самат үзе булып чыкты. Конкурста 87 кеше катнашкан икән. Елый-елый тикшерүләрен дә әйттеләр. Аннан безнең эшләрне «Сөембикә» журналында бастырыр­га, китап итеп чыгарырга да уйлыйлар. Арада балалар да бар, ә иң өлкән катнашучыга 83 яшь иде.
Әбиләр замана яшьләреннән артта калмый: сенсорлы телефон белән дә эш итә белә, Изге Коръәнне дә укый, башкаларга да өйрәтә. Бар нәрсәгә тырышлык, үҗәтлек кирәк. Миңа приз һәм «Үрнәк остаз» номинациясендә диплом бирелде. Балаларыма да бу сәяхәт бик ошады. Оештыручыларга Аллаһның рәхмәте яусын, дип таралыштык. Алда шундый бәйгеләр булып, катнашырга язсын.
 

Сөмбелә Абдуллина.
Бишнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев