Чүпләмәгән җирдә генә чиста була
Район җирлекләрендә урнаштырылган чүп контейнерларына бары каты- көнкүреш калдыкларын гына ташларга ярый дип газетабыз битләрендә еш кына язып, социаль челтәрләребездә сөйләп торсак та, кайберәүләрнең үз туксаны туксан.
Нәрсә генә ташламыйлар: иске йорт җиһазлары, бакчадан чыккан чүп-чар, кипкән яфрак, агач ботаклары...
Кыскасы, контейнерлар урнашкан территория нәкъ менә шундый чүп-чар белән тирә-юньне ямьсезли дә инде. Көздән бәрәңге сабаклары тутырган булсалар, язын тагын шул тәртипсезлек кабатлана. Халыкның бу гамәлен башкача атап та булмый.
Менә шулай, ваемсызлар түгә, башкалар интегә һәм әлеге дә баягы бу күренешкә кем гаепле? Җитәкчеләр кая карый, дигән канәгатьсезлек сүзләрен дә ишетергә туры килә. Ә тәртипне һәр җирдә үзебездән башларга өйрәнергә кирәк.
– Без инде халык арасында чүп түгү мәсьәләсенә кагылышлы күпме генә аңлату эшләре алып барсак та, контейнерлар тирәсендә ни генә юк. Каты-көнкүреш калдыкларыннан тыш башкаларны региональ оператор алып китми. Татар Әҗәлендә, мәсәлән, менә шундый чүп өеме ярты еллап яткандыр, кышын без аны берничек тә чыгара алмадык. Норлат торак-коммуналь хуҗалыгыннан, өстәмә түләү юлы белән, трактор чакырттык. Рәхмәт, күршедә генә яшәүче Зөфәр абый булышты, икәүләшеп чистартып куйдык. Әйе, кайберәүләр акчасын түлибез бит әле, дип уйлый да, тиешлесен дә, ярамаганын да ташлый. Авыл халкыннан бигрәк, бездә йортларны сатып алып яшәүче кешеләр, шәһәрдән ялга кайтучылар шулай кылана. Алга таба мондый хәл кабатланмасын иде. Авыл җирлегенең дә өстәмә трактор ялларга мөмкинлеге юк бит. Чисталык бары үзебездән тора, – дип сөйли Рус Әҗәле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина.
Чүпләмәгән җирдә генә чиста була, диюләре дөрес инде ул, җәмәгать. Матурлыкта яшәүләргә ни җитә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев