Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Чын халык җырчысы

Ренат Шаһидуллин исеме яшел үзәнлеләр өчен яхшы таныш.

Матур җырлары аша бик күп тамашачыларның күңелен яулаган кеше ул.
Ренат Шаһидуллин Апас районында туа, балачагы һәм яшьлеге районыбызның Норлат авылында уза. Ул җыр-моңны яраткан гаиләдә туып үсә. Әтисе Сәлимулла куп еллар суд приставы булып эшли, ә әнисе Гафия Норлат больницасында шәфкать туташы була. Һөнәрләре буенча мәдәнияттән ерак торсалар да, алар клуб сәхнәсеннән төшми, гел икәү дуэт башкара. Сәлим абый авылның танылган гармунчысы, Гафия апа бик матур тавышлы җырчы була. Шаһидуллиннар гаиләсендә өч бала тәрбияләнә. Ренатның абыйсы Наил, сеңлесе Галия дә бик матур итеп җырлый. Ренат әтисеннән гармунда уйнарга өйрәнә. Авылдашлары сүзләренә караганда, ул балалар бакчасында йөргәндә үк бик матур итеп җырлый. Аны тәрбиячеләр табуреткага бас тырып ата-аналар, балалар алдында җырлата. Мәктәптә дә Ренат үзешчән сәнгатьне бик ярата, концертларда, җыр бәйгеләрендә бик теләп катнаша.
Сәнгатькә гашыйк булса да, аның мәктәптә музыкаль белем алу мөмкинлеге булмый. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Ренат Яшел Үзәндәге Суднолар төзелеше техникумына укырга керә. Анда да ул «Атлант» исемле музыкаль ансамбльдә җырлый, барабанда уйнарга өйрәнә. Укуны тәмамлагач, ике ел армиядә хезмәт итә. Монда да музыканы ташламый, вокаль ансамбльдә солист була, гитараны үз итә.
Хәрби бурычын үтәп кайткач, 1979 елда ул Казан инженер-төзелеш институтында белем алуын дәвам итә. Ренат институтның үзешчән сәнгатендә, төзелеш отрядында бик актив катнашып, мактау грамоталары белән бүләкләнә. Инженер дипломын алгач, Ренат алты ел Яшел Үзән, Юдино шәһәрләрендә төзелештә прораб булып эшли. Ләкин аны сәхнә барыбер үзенә тарта. Кайда гына йөрсә дә, нинди генә эштә булса да, Ренатның күңеле һәрчак җырлый.
Якташыбызның беренче альбомы 1998 елда дөнья күрә. 1999 елда Саранск шәһәрендә үткәрелгән Бөтенроссия сәяси җырлар конкурсында дипломант, 2000 елда Башкортстанда үткәрелгән Бөтенроссия фестивалендә автор-башкаручы буларак катнашып, лауреат исеменә лаек була. Махсус музыкаль белеме булмаганга, Ренат аны үзлектән өйрәнә, танылган вокалистлардан вокал дәресләре ала.
Аның улы Танир да музыка мәктәбен тәмамлый, фортепьянода уйный, «Ай-хай» группасында җырлый, Кызы Гөлназ да җыр га битараф түгел.
Ренат Шаһидуллин бүген Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә танылган җырчы. Ул үзе музыка яза, үзе җырлый. Унбиш ел елек җырчы Гүзәл Арсланова белән дуэт оештыргыннар иде. Аларның чыгышларын тамашачы бик яратып кабул итте.
Хәзерге көндә Ренат Яшел Үзәндә яши. «Тургай» исемле балалар музыкаль теат ры җитәкчесе. Норлат мәктәбендә еш була, концертлары белән авылдашларын, укучыларны шатландыра. Якташыбыз 2012 елда «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Халыкчан җырлары белән шатландыручы якташыбыз шушы көннәрдә күркәм юбилеен билгеләп үтте. Хөрмәтле якташыбызга сәламәтлек, иҗади уңышлар, гаилә иминлеге теләп калабыз. Матур җырларыгыз белән тамашачыгызны сөендереп яшәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев