Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Чирек гасырлык юлыбыз

Әти-әни, туган нигез, мәктәп – кеше тормышында иң изге сүзләр. Үзен белә башлаганнан алып, һәрберебезнең дөньяга күзен ачкан, яшәү мәгънәсен бирүче газиз төшенчәләр алар.

Шуларның мөһимлеген баланың аңына кече-кече дән сеңдереп үстерү мәктәп бусагасыннан башлана. Шәһәребездәге руслашкан мохиттә бу мөһим бурычны үтәү милли укыту-тәрбия алып барыла торган мәктәпләр җилкәсенә аеруча төшә. Сүзем балаларны һәрьяклы иҗади шәхес итеп тәрбияләүдә һәм аның тормышта үзбилгеләнүендә мөмкинлекләр булдырылган белем йорты – 16нчы мәктәп турында.

Татар мохитен булдыру, туган телебез һәм әдәбия тыбызның фәнни яктан югары дәрәҗәдә укытылышын тәэмин итү ягыннан өстенлекле булган мәктәбебез 10 декабрь көнне үзенең чирек гасырлык – 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. 25 еллык вакыт аралыгын кеше гомере белән чагыштырсаң, бу яшьне иң асыл чак, актив эшчәнлек алып бару чоры дип әйтеп була. Ә инде тарихи яктан күз салсаң, чирек гасырлык үткән юлында үз йөзен таныткан, үз традицияләре һәм казанышлары булган, бүгенге заман таләпләренә җавап бирүче белем учагы, дип әйтергә тулы хакым бар. Мәктәбебез Илшат Сафин, Нәкыя Чибинова, Альмира Газеева һәм Рөстәм Сәйфетдинов җитәкчелегендә алгарышлы, һәр баланы иҗа ди шәхес итеп тәрбияләүгә йөз тотып эш йөртә. Шуңа да ул үзенең юбилеен лаеклы казанышларын, үсешен барлаган хәлдә каршы алды.

Тантаналы чарада Бөтен дөнья Татар конгрессы ның Яшел Үзән бүлекчәсе җи тәкчесе Әлфия Мирхәй дәрова, районның имам-мөх тәсибе Габделхәмит хәз рәт Зиннәтуллин, Мәга риф идарәсенең территориаль профсоюз оешмасы житәкчесе Наилә Копвиллем, мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча баш белгече Роза Сәлахова, озак еллар буена мәктәбебезне җитәкләгән директор Нәкыя Чибинова, шулай ук директорлык вазифаларын башкаручы һәм бик күп еллар укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән Альмира Газиева катнашты. Мәктәпнең ачылышыннан ук хезмәт куйган, бүгенге көндә лаеклы ялда булган укытучыларыбыз: тәрбия эшләре буенча директор урынбасары һәм инглиз теле укытучысы Алия Шәвәлиева, ветеран педагоглар Рузалия Шәмсиева, Сания Хәмидуллина, Шамил Алиев. юбилейда ямь өстенә ямь бирде.

Мәктәпнең алтын фонды – балаларны яңача фикерләргә өйрәтүче, киләчәк заман сулышын тоемлап белем, тәр бия бирүче һәм башкалар дан күп адымнар алда баручы укы тучылары. Бу чарада мәк тәп ачылуның тәүге көн нә реннән алып бүгенге көн дә дә эшләүче һәм яшь бел гечләргә – хезмәтләре югары бәяләнгән барлык укытучыларга – Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы һәм Мә гариф идарәсе җитәкчесе тарафыннан бирелгән грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Туган мәктәпләрен чыгарылыш укучыларының күпләп сагынып килүләре – аларның белем алган уку йортларына булган җылы, ихлас хисләрен дәлилләүче мөһим бер фактор. Алар мәктәп һәм укытучылар коллективына эчкерсез теләкләрен җиткерде, сыйныф җитәкчеләрен тәбрикләде. Укытучы кешегә яшәүнең мәгънәсе менә нәрсәдә! Мөгаллим өчен моннан да зур бәхет бармы икән?!

Бәйрәмнең музыкаль би зә леше һәм куелышы да нигездә мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучыларыбыз чыгышларыннан гыйбарәт булды. Марат Низамов җитәкчелегендәге уен кораллары ансамбле чыгышы бәйрәмне зәвыклы итүдә аерым мактауга лаек. Айнур Гайсин үзенең профессио наль көчле тавышы белән тамашачыларның күңелләрен әсир итте. Бәйрәмнең алып баручылары да безнең чыгарылыш укучылары Алия Шакирова һәм Әдилә Абдуллина үзләрен затлы нәфис сүз осталары буларак танытты.

Бәйрәм тантанасында Рөстәм Сәйфетдинов кунак ларны һәм әти-әниләрне мәктәпнең эш стиле һәм казанышлары белән таныштырды. Без – «Сәламәтлекне саклау буенча Алтын дә рәҗәдәге мәктәп; «Социаль милли проектларны тормышка ашыру» республика бәйгесе җиңүчесе; «Сәләт – Яшел Үзән» клубы – Сәмрух исемле республикакүләм с әләтле балалар һәм талантлы яшьләр» конкурсы, «Әйдә, ШаяРТ» республикакүләм татар лигасының Гран-при иясе; «Креатив Интернет контент булдыру» бәйгесе җиңүчесе; сәламәтлекләре чикле булган балалар белән эшләү үзәге; Республика һәм Бөтенроссия Юнармия КВН лигасының җиңүчесе. Эшчәнлегебезнең төп максаты – укучыга белем һәм күнекмәләр суммасын җиткерү генә түгел, ә аның үзен мөстәкыйль рәвештә белем алырга һәм бу белемнәрне тормышта иҗади кулланырга өйрәтү, укучының иҗади потециалын үстерү өчен шартлар тудыру.

Балаларны милләтебез вә киле итеп тәрбияләп, татар җәмгыятендә милли үзаң формалаштыру ягыннан мәк тәбебезне әйдәп баручы белем учагы икәнен ассызыклыйсым килә. Милли гыйлем алу аңны тәрбияләү нәтиҗәсендә генә үсә ала. Әлеге уңайдан мәктәбебез Укытучы – Бала – Әти-Әни хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә зур уңышларга ирешеп килә.

Бүгенге замана балалары гуманлы педагогикага мохтаҗ. Мәктәбебез Р.Фәх ретдин, К.Насыйри, Ш.Амонаш ви ли ларның гуман лы педагогика нигез ләренә корылган шәхси-ориентлаштырылган укыту системасы буенча эш итә. Һәр укучының күңелен үстереп, укуга теләк уяту зарур. Белем утын сүндермичә, телебезне, гореф-гадәтләребезне сак лап, милләтебезгә хезмәт итү юлыннан тайпылмыйча алга барсак иде!

Суфия Гайсина,
югары категорияле туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев