Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Чәчәкләрне ир-атлар да үстерә

Чәчәкләр үстерү хатын-кызлар эше дип уйлаучылар ялгыша булыр. Авылдашыбыз Гомәр Насыйбуллинның чәчәкләр үстереп, тирә-юнен, бакчасын, өй алдын, тыкрык буйларын гөлбакчага күмү инде хоббиена әйләнгән.

Бу эш белән үсмер чагыннан, әле башлы-күзле булганчы ук шөгыльләнә башлый ул. «Велосипедта йөри башлагач, урманнан төрле чәчәкләр, куаклар алып кайтып, йортыбыз каршына утыр та идем», – ди ул. Аннан инде өйләнеп (тормыш иптәше Наҗия ханым берничә ел элек вафат булды), аерым йорт салып чыгып яши башлагач та, чәчәкләр үстерергә керешә. Әле чәчәкләр генәме, бакча уртасына зур, алтыга-җиде метрлы күл ясап, балыклар үрчетеп, шунда балык тотарга да өлгерә тиктормас Гомәр. Хәзер күл урынында аллы-гөлле, нинди генә чәчәкләр үстерми, барысын саный китсәң, исемнәре йөздән арта булыр. Ел саен диярлек, өч меңгә якын акчасы орлык лар алуга китә икән. Шулай булмый ни, бакчасында үсүче егерме төрле петуниянең бәясе генә дә алтмышар сум тора бит.

Әйе, Гомәрнең хуҗалыгына керсәң, чыгасың килми. Әйтерсең лә, җәннәт бакчасында йөрисең, шаккатып. Әле бит ул күбесен үзе орлыктан үстерә, шул ук петунияләрне, яран гөлләрен. Яраннарның да нинди төслеләре юк, күз явын алырлык. Хатын-кызлардан да булмый бит бу кадәр чәчәк үстерү, әле җитмәсә яңгырсыз коры җәйдә. Алар турында сөйли башласа, Гомәрнең күзләре ут яна, шулкадәр кызыксынып сөйли алар турында, белмәгән кеше аның хакында әллә чәчәкләр буенча белгечме, дип уйлар иде. Юк, Гомәр чын ир-атлар эшли торган һөнәр иясе – «Сельхозхимия» берләшмәсендә утыз ике ел тракторчы-механизатор була, хәзер лаеклы ялда.

– Мин җир эшен бервакытта да хатыныма да, кызыма да ышанып тапшырмадым, үзем утырттым, үзем чәчтем. Күңел биреп эшлим, әле исәнлек барында, аяк-куллар йөргәндә түзеп торып булмый, – ди матурлык тудыручы Гомәр Насыйбуллин!

Шәһәрдән ялга кайткан чакта гына кызы Гөлнур бакчада әтисенә ярдәмче. Башка вакыт уңган хуҗа барысын да үзе эшли һәм һәр шөгыленнән тәм таба. Тормышын гүзәл чәчәкләргә күмеп яшәүче авылдашыма сокланмый мөмкин түгел!

Розалия Ибраһимова. Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев